– Баш… – Ир баш бармагын маңгаена куйды. – Башымның бер исән урыны да калмасын… Син аңладыңмы?
Хатын аңламады. Сирена тавышы хәзер колак төбендә генә ишетелә башлады. Бераздан ишек кыңгыравы шылтырады.
– Аларны мин чакырмадым, – диде хатын, акланырга теләп. – Мин чакырмадым…
– Беләм… – Ир елмайды. – Алар үзләре минем эзгә төшкән… Без туктаусыз күзәтү астында… Шуңа күрә баш турында онытма… Хәер… Бар, ишекне ач…
Инде ишекне нык итеп дөбердәтәләр иде.
– Бар, – дип кабатлады ир, – керсеннәр.
Хатын коридорга атлады. Тик шундук ниндидер шартлау ишетелде. Ишекне җимереп кергән тәртип сакчылары инде коридор буйлап йөгерешә иде.
– Бар, – дип ашыктырды ир, – каршы ал…
Аның тавышында кырыс таләпчәнлек бар иде, хатын тәртип сакчыларына каршы атлады. Ләкин шундук артында шартлау тавышы яңгырады. Ул кинәт борылды һәм үз күзләренә үзе ышана алмыйча катып калды. Иренең башы торган урында куе төтен генә иде. Бераздан төтен таралды һәм… Ирнең муенында, ике якка караган кушуч сыман, яңак сөякләре генә серәеп тора иде. Башы тулысы белән диярлек юкка чыккан. Куе кан, баш мие һәм тагын әллә нәрсәләр, бергә укмашып, тәрәзә пәрдәләренә, шкаф ишегенә, идәндә аунап яткан чүп-чар өсләренә чәчрәгән. Ирнең гәүдәсе беркадәр аягында баскан килеш торды да акрын гына чалкан ава башлады. Хатын, әлеге коточкыч күренештән качарга теләп, күзләрен йомды. Әмма шундук тамагына төер килеп тыгылды, һәм ул укшып идәнгә бөгелеп төште.
Тавышка йөгерешеп килеп җиткән тәртип сакчылары коралларын ирнең үле гәүдәсенә һәм хатынга төбәп тынып калдылар. Бераздан калын гәүдәле озын ир алгарак чыкты да хатынга иелде. Һәм, кабат күтәрелеп, иптәшләренә ымлады. Ике егет, хатынны күтәреп алып, бүлмәдән чыгып киттеләр.
– Нәрсә эзләргә кирәген беләсез, – диде баягы ир калганнарга, – ул шушы бүлмәдә булырга тиеш. Тапмыйча туктамагыз.
Һәм баягы ике егет артыннан иярде. Тегеләр, арттан начальниклары атлаганны күреп, бер мәлгә туктап калдылар.
– Тикшерүләр үзәгенә илтергә, – диде ир, алар янында адымын да акрынайтып тормастан, – яхшылап эшкәртергә һәм юк итәргә.
Һәм ишеккә юнәлде. Әмма җиде-сигез адым атлауга ук, артында ниндидер шартлау ишетеп борылырга мәҗбүр булды. Һәм сүгенеп куйды. Ике тәртип сакчысы да гаҗәпләнүнең чигенә җитеп катып калган иде. Алар битләренә, киемнәренә чәчрәгән канлы ит кисәкләрен дә сизмиләр, ахры. Ә галимнең хатыны идәнгә сузылып төшкән… Аның башы юк иде…
– Тегеләргә кушылыгыз! – дип боерды ир. – Аңлашыламы?!
Егетләр бераз аптырап тордылар да ашыгып бүлмәгә кереп киттеләр.
Ир урамга чыкты. Тирә-ягына каранып, бертын басып торды.
– Юдыртыгыз барысын да… – диде аннан соң.
Аның тирә-ягында берәү дә юк, кемгә эндәшкәнен дә аңларлык түгел иде.
2
Юк, моның чынбарлык икәненә ышанырлык түгел иде. Әгәр берничә көн элек кенә берәрсе шушы хакта сөйләсә, Ләйлә аны акылдан шашканга исәпләр, һичьюгы, бик оста ялганчы дип атар, теләсә нәрсә эшләр, әмма аның сүзләренә бер тамчы да ышанмас иде. Хәтта әле дә, барысын да үзе күреп, үзе кичергәндә дә, бу күренешнең төш кенә түгелме икәненә шикләнеп куйды.
Уянганда ук, Ләйлә ниндидер якты хисләр белән, үзен бик яхшы һәм көчле итеп тоеп уянды. Аягына басуга ук, иңенә назлы бәрхет халат ябылды, аякларына йомшак башмак киелде… Әле менә ваннада…
Ваннага килеп керү белән, бүлмә эче хуш исләр белән тулды, якты моң агыла башлады. Стеналар бер мизгелгә генә сыекланып алды да анда, сафтан-саф сулы елга хасил булды. Елга ярындагы талларда кошлар сайрый, яфракларны җиңелчә генә тибрәндереп, ягымлы җил исә. Сулар һавасы да саф, татлы – бөтен булмышыңа үтеп керә, күңелгә чиксез ләззәт бирә. Ләйлә су керү турында уйлауга ук, өстендәге киемнәре юкка чыкты, һәм ул, аяк астындагы кайнар комга басып, елгага атлады. Аяк йөзеннән суга кергәч, иелеп, учлары белән җылы дулкыннарны сөзде, битләрен чайкап алды, аннан соң муеннарын, кулбашларын сыпырды да бар күңелен биләп алган тилерткеч дәрт белән елга куенына ташланды. Төрле төстәге вак балыклар, аннан өркеп, читкә тайпылышты. Ләйлә аларга игътибар итеп тормады, колачын җәеп йөзәргә тотынды. Ул, ләззәткә бирелеп, елганың бер ярыннан икенчесенә йөзеп уйнады да, аз гына арыганлыгын тоеп, дулкыннар өстендә чалкан әйләнде. Шул халәтендә, кояшның назлы нурларыннан күзләрен кыса биреп, татлы елмайды, кулларын җәйде. Ул болай да су коенырга, су коенганда дулкыннар өстендә менә шулай чалкан ятарга ярата иде. Әмма бу юлы елганың дулкыннары гади түгел иде. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясадылар. Беркадәр шулай яткач, ул, рәхәтлеккә түзәлмичә, суга чумды. Башта гадәтенчә күзләрен йомса да, соңрак, үзенең кайда икәнлеген искә алып, тирә-ягына күз салды һәм сокланудан чак кычкырып җибәрмәде. Монда оҗмах хозурлыгы иде. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗәндәй ялтырап китүче эреле-ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…
Читать дальше