– Ю-у-уггк…
– Җаным! – Хатынның тавышында шатлыклы өмет ишетелде: – Ач әле ишекне…
Әмма аның сүзләре кинәт өзелеп калды. Ишек артында ирнең акылдан шашып кычкырганы барысын да күмеп китте:
– Юк! Моның булуы мөмкин түгел! Мөмкин түгел…
Һәм ишеккә нәрсәдер килеп бәрелде. Бу өстәл өстендә утырган бәллүр ваза булды шикелле. Челпәрәмә килеп ватылды… Әмма аның артыннан ук тагы нәрсәдер очты. Ишекнең теге ягындагы әйберләр, әле яңгыравыклы, әле тонык саңгырау авазлар чыгарып, бер-бер артлы ишеккә, стеналарга килеп бәрелә торды. Ахыр чиктә ир кулына эләккән бөтен нәрсәне кырып җимерергә тотынды. Урындыклар ауды, аның артыннан өстәл… Хатын инде ирнең эш бүлмәсендәге коточкыч тәртипсезлекне күз алдына китерә ала иде бугай. Тик ул моның өчен артык борчылмады. Тәртип урнаштыру кыен булмас. Бары тик ире генә исән-сау булсын. Бер-бер җиренә зәгыйфьлек кенә килмәсен. Соңгы арада үз-үзен аямыйча, төн йокыларын онытып эшләргә тотынды. Ул элек тә тик ята торган адәм түгел иде. Әмма ул чакларда дөнья җиткерү, тормышны көйләү өчен тырышты. Ә хәзер… Хәзер дөньялары җиткән иде инде, бераз ял итеп алса да буласы. Әмма ир элеккедән дә үҗәтрәк бер дәрт белән эшкә тотынды. Ул галим иде. Үз эшләре турында бик җентекләп сөйләргә яратмаса да, хатын аның ниндидер борынгы бер табылдык белән мәш килүен белә иде. «Бу минем тормышымда иң зур ачыш булачак, – дигән иде ире бер мәлне. – Әлеге табылдыкның серләрен ачсам, без тормышны бөтенләй башка үлчәмдә күрә башлаячакбыз!»
Һәм менә…
Әлеге ачыш кешелек өчен нинди генә зур казаныш булмасын, хатын иренең акылдан шашуын теләми иде. Ул бер мәлгә көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. Аннан соң, тынычлана төшкәч, ишекне дөбердәтергә тотынды. Әмма моның бер файдасы да тимәячәген аңлап, кыңгырауга басты. Ягымлы тавыш ишетелде. Әмма ишекнең аръягындагы җәнҗал туктамады. Аның ире бу тавышны ишетми иде, ахры. Ишекне ачып кермичә, ирне тынычландырып булачак түгел иде. Хатын кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга уйлап куйды. Һәм шундук колагында ышанычлы тыныч тавыш яңгырады.
– Мин сезне тыңлыйм…
«Юк… Мин болай гына…» Кичекмәс ярдәм хезмәтен чакырырга ярамый иде. Ире үз эшенең яшерен булуы турында берничә кат искәрткәне бар. Ишек артында нинди хәлләр булуы билгесез. Шуңа да «кичекмәс ярдәм» дигәнең мәңгелек зыянга әйләнергә дә мөмкин. Аны чакырырга ярамый иде. Нишләргә соң?
Ишекне ватарга кирәк. Хатын ашыгып баскычка юнәлде. Ишекләр белән идарә итү пульты подвалда иде. Баскычтан берничә адым атлау белән баягы ишекнең келәсе шалтыраган тавыш ишетелде. Хатын туктап калды. Ишек тоткасы кыбырдап куйды. Һәм хатын җиңел сулап кире борылды. Ул баскычтан менеп җитүгә, ишек ачылып китте. Бернинди тавышсыз гына ачылса да, ул ничектер шомлы булып тоелды. Хатын ниндидер куркыныч көтеп туктап калды. Ишек шар ачылды, бүлмә идәнендә кырылып яткан нәрсәләр шәйләнде. Әмма беркем дә чыкмады.
– Җаным… – Хатынның тавышында өмет тә, наз да, курку да бар иде: – Кадерлем…
Бераздан башмаклар шуышканы ишетелде. Һәм ишектә чәч-башы тузып, күлмәкләре ертылып беткән йолкыш ир күренде. Кырык яшьләр тирәсендә генә булса да, хәлсезләнеп бөкрәеп калганлыктан һәм үпкә чирле кеше шикелле еш-еш сулаганлыктан, ул бабайга охшап тора иде. Тартышып, җыерчыкланып беткән йөзе ул бабайны үтә дә карт итеп күрсәтә. Әмма хатынны иң борчуга салганы – ирнең күзләре иде. Ул күзләрдәге якты нур юкка чыккан, анда бары тик өметсезлек, салкынлык һәм үз хәлен җиңеләйтә алмауга үкенү ачысы гына. Тәненең бер генә җирендә кан әсәре күренмәсә дә, бу яралы ерткыч иде. Хатын куркудан артка чигенеп куйды. Ләкин шундук үзен кулга алып, елмайгандай итте.
– Нәрсә булды сиңа, кадерлем…
Хатынның тавышында өмет һәм кайгыртучанлык иде. Аның тавышындагы бу тойгылар мәңгелек туңлыкны да эретер сыман иде. Ләкин ир илтифат итмәде. Ул туң карашы белән тирә-якны күздән үткәрде. Һәм үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй башын чайкап куйды.
– Юк… – дип пышылдады ул, – юк…
– Нәрсә булды, җаным?..
Ир шунда гына хатынга игътибар итте. Һәм дертләп китте. Бөтен йөзен тартыштырып, газап дулкыны үтте. Күзләре сагыш белән тулды.
– Якын килмә миңа! – дип җикерде ул кинәт кулларын алга сузып. – Якын киләсе булма!
Иренә таба бер адым атлаган хатын кинәт туктап калды.
Тынлык урнашты.
– Җаным…
– Дәшмә! – дип бүлдерде аны битараф тавыш. – Син чынбарлык түгел.
Читать дальше