«Илдар белән бергә керергә кирәк булыр, – дип уйлап алды хатын, – монда шундый соклангыч икән…»
Ире исенә төшүгә, ул кабат дулкыннар өстенә чыкты да яр буена йөзеп китте. Суның муен тиңентен урынына җиткәч, басып калды. «Чистарынырга кирәк», – дип уйлады. Шул арада ниндидер күзгә күренмәс кул аны хуш ис бөркеп торган назлы мунчала белән юарга кереште. Бу кызык та, рәхәт тә иде. Бераздан юу тукталды, Ләйлә тагы бер кат суга чумып алды. Дулкыннар өстенә таралган күбекләр юкка чыкты…
Тагы бер мизгел үтүгә, ул ванна бүлмәсендә иде инде. Бүлмәдәге җылы дулкын аның тәнен киптерде, чәчләрен матурлап тарады. Бераздан хатынның өстендә алсу төстәге кыска халат, аякларында йомшак башмак пәйда булды. Ул, боларны күреп, канәгать елмаеп куйды һәм, ваннадан чыгып, кухняга юнәлде. Бөтен бүлмәгә тәмле аш исе таралган иде.
– Илдар! – дип дәште хатын. – Ашарга әзер…
Ире, канәгать елмаеп, ишектә пәйда булды. Ул да яңа гына ваннадан чыккан иде. Хатыны янына килеп, аның бит очыннан гына үбеп алды да табынга утырды. Өстәл буп-буш иде. Алар утыруга ук, алларында берешәр стакан алма суты пәйда булды. Аны эчеп куюга, буш стаканнар юкка чыкты да, тәлинкәләр барлыкка килде…
Ир белән хатын бер-берсенә карап елмаешып тордылар да кашыкка үрелделәр.
– О! Соклангыч! – диде ир пылауны тәмләп карау белән. – Мин синең нәкъ шундый итеп пешергәнеңне яратам.
Ләйлә кеткелдәп куйды.
– Әмма монысын мин пешермәдем, – диде ул, бераз сагая төшеп, – моны йорт пешерде.
– Әмма ул аны нәкъ синеңчә итеп, мин яратканча итеп пешергән. Менә үзең дә ашап кара әле.
Хатын бер кашык капты да иренә карады.
– Нәрсә?! – диде ир, аның кыяфәтеннән сагаеп. – Нәрсә булды?
Хатын елмайды.
– Әмма бу… Хәтереңдәме, син бермәлне, мин эштән кайтуга, пылау пешереп куйган идең? – диде хатын канәгать бер хыялыйлык белән. – Мин аны шултиклем нык яраткан идем… Бу – нәкъ шул пылау… Бу мин пешергәнчә түгел…
Ир тәлинкәгә үрелгән җиреннән туктап калды.
– Ләкин… – Һәм ул, елмаеп, хатынының тәлинкәсеннән бер кашык алып капты. – Чынлап та! Минекен дә тәмләп кара әле.
Хатын ирнең тәлинкәсенә үрелде дә шаркылдап көлеп җибәрде:
– Мин сиңа ышанам! Ышанам. Өй безгә үзебез яраткан ашны пешерә. Миңа мин теләгәнчә итеп, сиңа – син теләгәнчә. Менә могҗиза!
– Соклангыч!
Һәм алар сөенеч белән ашарга керештеләр.
Бу өйгә алар әле кичә генә күченеп килгәннәр иде. Бүген беренче көнне генә каршы алалар. Һәм һәр күренеш алар өчен зур яңалык, чиксез могҗиза булып тоела иде. Алар бәхетле иделәр. Бер-берсен өзелеп яраткан утыз биш яшьлек ир белән хатын өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр төсле иде.
Бераздан Ләйлә ирен озатырга ишек төбенә чыкты.
Икесеннән дә якты нур тарала иде. Өйдә бары тик алар гына тоя, алар гына ишетә алган татлы моң яңгырый.
– Мин мондый йорт турында хыяллана да алмаган идем… – Хатын, назланып, аның муеныннан кочаклады: – Рәхмәт сиңа, кадерлем!
Илдар канәгать елмайды. Хатынының чәчләреннән сыйпап, бит очыннан үбеп алды да аның кулын сак кына шудырып төшерде.
– Чынлап та шәп, әйеме? – диде ул, галстугын төзәтеп. – Кыйбат та түгел.
– Ә миңа, барысыннан да бигрәк, диван ошады, – дип, назлы елмайды хатын. – Эшеңнән тизрәк урап кайт, яме…
Илдар сәгатенә карап алды да, мут елмаеп, тагын галстугына үрелде.
– Әле вакыт бар. – Ул, галстугын салып, шкаф ягына ыргытты. – Күп түгел түгелен…
– Юк… – Ләйлә аның галстугын эләктереп алды да кабат иренең муенына кидерде. – Эштән кайткач, яме…
Илдар иренен бүлтәйтеп куйды. Һәм бик төксе кыяфәт белән галстугын төзәтергә тотынды.
– Эшеңә соңлавыңны теләмим, – дип акланды хатыны, – үзең беләсең бит инде, мин ашык-пошык кыланганны яратмыйм. Кайткач, яме… Иркенләп, рәхәтләнеп…
Илдар аны кинәт кочаклап алды да, күкрәгенә кысып, кая туры килә, шуннан үбәргә тотынды.
– Бердәнберем минем…
– Җаным…
Алар, үзләре дә сизмәстән, наз дөньясына чумдылар, һәм кайнар сулышлар моңы, хисләр яктылыгы бөтен өйгә таралгандай булды. Әлеге иркәләшү тиз генә тукталачак түгел иде. Әмма көтмәгәндә ягымлы тавыш ишетелде:
– Онытылып китмәгез! Илдар, эшеңә соңлыйсың.
Әлеге тавыштан икесе дә аптырап катып калдылар. Кемнедер күрергә теләгәндәй, ирексездән тирә-якка күз ташладылар. Һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, икесе дә берьюлы кычкырып көләргә тотындылар.
Читать дальше