Мин елмаерга тырыштым:
– Роберт яшь бит әле, ул да вакыты белән баерга мөмкин…
Гуля миңа сәер караш ташлады.
– Ну-у… Алай булырга да мөмкин… Ул вакытта Робертка күчәргә була. Ә хәзергә иң кулае – Артур. Ул иртәгә машина алып бирергә вәгъдә итте.
Мин, телевизорны сүндерәм дип, ялгыш икенче төймәгә бастым, һәм «Бәхетеңне сынап кара!» тапшыруы тагын килеп чыкты. Кызыл төймәгә басканчы, ДОГОРО сүзе ялтлап калды. Бәхеткә каршы, Гуля моңа игътибар итмәде.
– Гуля, – дип елмайдым мин, аның игътибарын читкә юнәлтергә теләп, – ә син мине яратасыңмы?
Аның күзләре назлы елтырап алды.
– Яратам, – ул, елмаеп, иренен ялап куйды.
Аның назлы «яратам» ына алданып, мин сизгерлегемне җуйганмын, күрәсең. Тик шундук елмаерга ашыктым. Бу минем дөнья түгел һәм «ярату» сүзе монда бер генә мәгънәне аңлата иде.
– Юк, ул мәгънәдә түгел… – дип үҗәтләндем мин. – Ну… Сиңа минем белән рәх… ну… син миңа тартыласыңмы?.. Юк, алай да түгел… Ну… Кеше төрле хисләр кичерә… Курка, кайгыра… Ә син… Син миңа карата берәр хис кичерәсеңме?
– Юк.
Ул моны сабыйларча эчкерсезлек белән әйтте, һәм мин кабатларга мәҗбүр булдым.
– Юк?
– Юк, бернинди хис тә кичермим. Курыкмыйм да, кайгырмыйм да.
– Юк, мин ул хакта түгел… Ник син минем белән яшисең?
Ул бер мизгелгә сискәнүле караш ташлады. Әлеге соравымның куу түгеллеген аңлагач, җиңел сулап куйды.
– Ну… Синең белән яшәү уңайлы.
Шайтан алгыры!
Минем, берничә дистә роман язган язучының, «ярату» төшенчәсен Гуляга аңлатырлык сүз запасым юк иде. Хет көл, хет ела.
– Ник син минем белән йоклыйсың? Ну…
Ул янә күз сирпеп алды.
– Ә кайда йоклыйм соң? Икенче дивандамы?
Мин кычкырып көлеп җибәрдем. Ул бертын сәерсенеп карап торды да кушылып көләргә тотынды.
– Шайтан алгыры! – дидем мин, көлүдән туктый алмыйча: – Ни өчен син миңа бирәсең. Аңлашыламы? Мин секс турында…
Гуля тагы да ныграк көләргә кереште.
– Чөнки син мине телисең, – диде аннан соң. – Әллә сиңа ошамыймы?
– Ошый. Ә кайчагында ник үзең башлап… Ну…
Гуля тагын көлде.
– Чөнки мин сине телим…
– Ә ник… Ник мине телисең? Ник…
– Сәер кеше син! Һәр нормаль хатын-кыз аны тели. Ә мин нормаль хатын. Ә син сәер кеше. Син балаларча беркатлы сораулар бирәсең. Син бөтенләй бүтән… Син чит планетадан төшкән шикелле. Әйе, кайчагында мин сине башка планета кешеседер дип уйлыйм. Һәм… Һәм мин сине тели башлыйм. Мин әле дә шулай уйлыйм. Һәм…
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Айдар Галимов – популяр җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.
Әнгам Атнабаев (1928–1999) – Башкортстанның халык шагыйре. Бик күп яшь талантларны зур әдәбият юлына чыгарган шәхес. «Хәлләр ничек?» – дигән сорауга ул гел шулай җавап бирә иде.
Рей Дуглас Брэдбери (1920–2011) – Америка язучысы.