Марат Кәбиров - Кайту

Здесь есть возможность читать онлайн «Марат Кәбиров - Кайту» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Год выпуска: 2021, Жанр: Историческая проза, prose_military, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Кайту: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Кайту»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Аларның гаиләсенә совет власте дә тынгылык бирми. Әтисен "халык дошманы" дип төрмәгә алып китәләр, бераздан әнисен дә кулга алалар һәм кызны детприемникка алып китәләр. Тик Тәнзилә качып китә һәм эзәрлекләүдән куркып яшәргә мәҗбүр була. Сугыш башлануын ул әлеге хәлдән котылу мөмкинлеге дип кабул итә. Ләкин… Дошманнар камавында калган үсмер кыз язмышы. Нинди шигарьләр белән капланса да, максатлары нинди, катнашучылары кем булса да һәрбер сугыш балаларга каршы.

Кайту — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Кайту», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Марат Кәбиров

Кайту

1

Күрер күзгә Тәнзиләгә унөч яшь бирерлек тә түгел иде. Кечкенә буйлы, ябык кыз. Төсе уңа башлаган косынкасы астыннан икегә аерып тараган чөм кара чәчләре күренеп тора. Чәчләре әтисенекенә охшаган аның, әнисенекенә тартса салам төсендә булыр иде. Гадәттә, ул бөтерчек кебек, урынында гына тора белми. Шул тынгысызлыгы аркасында әнисеннән дә эләгештерә. Үзе шук булса да гадәттә аның күзләре уйчан, сагышлы, дөньяның ачысын-төчесен күргән олы хатыннарныкына тартым.

Тик бүген ул үзенә охшамаган иде. Күзләрендә очкын уйный, баскан урынында талпынып-талпынып куя, күңеле нәрсәдер көтә, кайдадыр ашкына… Әнисе, утыз биш яшьләр тирәсендәге ябык гәүдәле хатын, кулын аның иңенә салып, багана башындагы радио тәлинкәсенә төбәлгән. Кызын тыярга теләгәндәй әледән әле аның иңеннән кысып-кысып ала. Кайчагында Тәнзиләгә шелтәле караш та ташлап куя. Кыз гына бик илтифат итми, ул үз дөньясында – ашкынулы, дәртле, ярсу.

Кәнсәләр янындагы багана төбенә радио тыңларга җыелган кешеләрнең барсы да җитди. Кемдер кара көйгән, кемдер нәфрәтен тышка чыгармаска тырышып иреннәрен кыскан, кемдер кашларын җыерып йодрыгын йомарлаган, кемдер дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән тирә-ягын күзәтә, кемнәрнеңдер йөзендә астыртын тантана чалымнары уйный. Бер авыл кешеләре булсалар да радиодан ишетелгән хәбәрне төрлесе төрлечә кабул итә.

Смоленск өлкәсенең Белорусия чигеннән ерак түгел урнашкан Качкы авылына бу хәбәр нинди җилләр белән килеп җиткәндер, әмма кешеләр иртә таңнан ук үзара пышылдаша башлаган иде инде:

– Сугыш чыккан икән бит. Нимесләр басып кергән.

– И, ходаем, ниләр генә булып бетәр инде тагын.

– Безнекеләр себереп чыгарачак аларны.

– Бәлки, яхшыга юраргадыр, ә… Совет властенең дә рәхәт күрсәткән җире юк бит…

– Юктыр ла, гайбәт кенәдер. Германия белән безнекеләр килешү төзегән ди бит. Тату яшәргә дип.

Яңа хәбәр телдән-телгә күчеп йөрсә дә аның хаклыгына күпләр ышанып җитмәде. Моңа кадәр дә чик буйларында кораллы бәрелешләр турында сөйләгәннәре бар иде. Аларның берсе дә дөрес булып чыкмады, һәрхәлдә, рәсми мәгълумәтләр моны кире какты. Тик бу юлы сугыш чыгу турындагы хәбәр дөрес иде. Төш җитүгә үк "Радиодан сугыш турында сөйләячәкләр икән," – дигән сүзләр таралды. Ашыгыч эше булмаганнар алдан ук радио тәлинкәсе урнашкан багана төбенә барып җайлы урын алып куйды. Эше булганнар артык еракка китмәскә тырышып, радиога колак сала-сала хәрәкәт иттеләр.

Бераздан чит ил эшләре буенча халык комиссары Молотовның тавышы ишетелде. Аның "Граждане и гражданки Советского Союза!" – дигән сүзе бөтен авыл халкын мизгел эчендә шушы багана төбенә җыйды. Күпләр эшләп йөргән җирләреннән, сәнәк-тырмаларын да куярга онытып, килеп басты.

Качкы борынгы татар авылы булса да революциядән соң кемнәрне Себергә сөреп, кемнәрне атып үтереп халыкны сирәкләделәр дә төрле җирләрдән төрле милләт вәкилләре күченеп килде. Кешеләр элеке шикелле үк аралашып бармаса да ачыктан-ачык дошманлашучылар да юк, үзара сыешып яшиләр. Хәзер ул татарныкы булудан туктап күпмилләтле Совет кешеләре яши торган гадәти авыл иде.

Әнисе белән Тәнзилә дә авыл читендәге аланда печән әйләндереп йөриләр иде. Тавыш ишетелү белән алар да, башкалар кебек үк, йөгерә-йөгерә багана төбенә килделәр. Молотовның беренче сүзе үк кызык тоелды. "Гражданки" димәде ул, ничектер сәер итеп "граждынки" дип әйтте. Бу Тәнзиләгә генә сәер тоелмаган икән. Баган төбенә җитүгә аны ахирәте Наташа куып җитте:

– Эй, граждынкы, куда торопишься, – дип көлде ул Тәнзиләнең терсәгеннән алып.

Икесе дә челтерәтеп көлеп җибәрделәр. Ләкин Тәнзиләнең әнисе шундук шелтәләргә ашыкты:

– Җыегыз авызыгызны! – диде ул кызын Наташадан читкәрәк алып китеп, – Уен түгел бу. Сугыш чыккан.

Тәнзилә бүтән көлмәскә, эчендә кайнаган шатлык хисләрен күрсәтмәскә тырышты. Тик барыбер талпынып-талпынып куйды, радиодан ишетелгән сүзләрнең җитдилеген аңлаган саен иңнәренә канат үскәндәй тоелды.

– Эта война навязана нам не германским народом, не германскими рабочими, крестьянами и интеллигенцией, страдания которых мы хорошо понимаем, а кликой кровожадных фашистских правителей Германии, поработивших французов, чехов, поляков, сербов, Норвегию, Бельгию, Данию, Голландию, Грецию и другие народы, – дип дәвам итте Молотов.

"Кровожадный…" – дип иреннәрен кыйшайтты Тәнзилә моны ишеткәч. Әби-бабаларын кулаклыкта гаепләп Себергә сөргән, әтисен "халык дошманы" дип алып киткән, әнисен әледән-әле кәнсәләргә чакыртып сорау алган Совет власте. Менә кайда ул "кровожадные правители"! Ничә еллар буена үз халкын мәсхәрәләп, төрмәгә ябып, атып үтереп яшәгән хакимият. Үз гражданнарының каны, күз яше, җан әрнүләре белән тукланучы гарип җәмгыять. Менә кайда ул иң зур канэчкеч!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Кайту»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Кайту» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Кайту»

Обсуждение, отзывы о книге «Кайту» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x