Ирек! Иректән дә татлы нәрсә юк шикелле иде.
7
Ирекле икәнеңне белү өчен, аның бөтен ләззәтләрен үзеңнең бөтен күзәнәкләреңдә тою өчен күзләреңне йомарга кирәк. Ул да күзләрен йомды. Күк йөзендә җемелдәшкән йолдызларны тойды. Әнә тегендә җидегән йолдыз балкый. Чүмечкә охшаган җиде нокта. Ә мондарак Зөһрә йолдыз. Монсы таң атканда да сүнми, сүрелми калачак. Әнисе сөйләгән әкиятләр аша җанына сеңеп калган йолдызлар. Шушы йолдызларны күрү өчен дә ирекле булу кирәк. Алар бары тик менә монда, авыл читендәге юл чатында гына күренәләр. Детприемник дип аталган төрмәдә аларны күреп булмый.
Тәнзилә күзләрен ачты. Күк йөзе ул күз алдына китергәнчә түгел иде. Бөтен дөньяны томан каплап алган. Һавада бер йолдыз эзе дә юк. Җидегән дә… Зөһрә дә… Аларның барсы да куе томан артында, болытлар артында.
"Һаваны бикләп куйганнар", – дип уйлады кыз. Күкләрнең шулай биктә булуы табигый кебек тоелды. Аны да бикләргә тырышканнар иде. Ул качты. Ачык һавага чыкты. Ләкин һава да ул теләгәнчә түгел иде. Һава бикле иде. Шушы бикле дөнья аның әтисен алып китте. Әнисен. Үзен… Ул качты. Тик бу дөньядан беркайда да качып котылу мөмкин түгел икән. Хәтта иреккә чыктым дип колачларыңны җәеп ятсаң да йолдызларны күрә алмыйсың. Йолдызсызлыктан арыган үләннәрнең сизелер-сизелмәс кенә итеп җилгә зарлануын гына ишетәсең.
Үләннәр зарын озак тыңларга туры килмәде. Юл буйлап якынлашкан машинаның яктылыгы күзләрен чагылдырып үтте. Тәнзилә үзе дә сизмәстән юл читенә тәгәрәде. Шундагы әрекмән ышыгына яшеренеп тынып калды. Машина аның дөньяда барлыгын белмичә узып китте. Бу эмка иде. Кинәт Тәнзиләнең арка үзәгенә салкын йөгерде. Бәлки мине эзләп чыкканнардыр, дип уйлады ул.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.