– И, балакай… Ошадың әле син ни өчендер… Нык бул инде син, бирешмәскә тырыш, – тавышы да җылы, хәстәрлекле иде, – Ашап бетердеңме? Яхшы, хәзер фотографка барырбыз.
Кыз баш какты да җылы киемнәрен кияргә тотынды. Надяның сүзләренә, аннан бигрәк кыяфәтенә караганда, Тәнзиләне аяусыз тормыш көтәчәк иде. Коридорга чыгу белән ул моңа тагын бер кат ышанды. Бер бүлмәнең ачык калган ишеге аша үзе күрде. Бер ханым нәфрәтенә тончыгып ысылдый-ысылдый кечкенә малайны яңаклый иде:
– Сасыгын эт баласы, син монда беркемгә дә кирәкмисең!
Тегесе шыңшый, тавышын чыгармаска, башкаларга ишеттермәскә тырыша, ә ханым аның саен котыра, аны төйгечли…
Надя Тәнзилә күреп калсын дигәндәй беркадәр тукталып торды да кызның кулыннан тартты:
– Әйдә… – дип пышылдады ул. Һәм Галина Герасимовнаның бүлмәсеннән чыкканын күреп, җилтерәтеп алып китте. Фотограф бүлмәсенә керткәч:
– Менә, сезгә тагын бер эш, – дип кызны бүлмә уртасында калдырды да чыгып китте.
Фотограф бүлмәсендәге ханым аңа күз йөгертеп чыкты да каралып, пычранып беткән кечкенә келәмгә бастырды, муенына җепкә тагылган табличка элде. Һәм фотога төшерде. Бу бик сүзчән хатын түгел иде. Берничек тә кимсетмәде дә, юатмады да. Уңга, сулга борылырга кушты. Башын күтәрергә. Һәм сүгенеп куйды:
– Пленка беткән, шайтан алгыры, – Һәм кызга борылды, – Мин хәзер киләм. Шунда гына тор. Бер кая да китмә!
"Бер кая да китмә…" Бу сүзне ишетүгә, Тәнзиләнең күңелендә ашкынулы бер хис ялтлап куйды. Китмә… Китәргә кирәк, әлбәттә! Әнә ич, Надя нәрсәләр сөйләде. Ачык ишекле бүлмәдә ялгыз калу – мөмкинлек иде. Ычкынырга кирәк!
Тәнзилә ишеккә ташланды. Аны сак кына ачып коридорга күз салды. Кеше заты күренми иде. Ул коридорга чыгып аяк киемен салды да тавыш-тын чыгармаска тырышып ишеккә юнәлде. Йөрәге дөп-дөп типте, менә-менә кемдер килеп чыгар да аны эләктереп алыр кебек тоелды. Берничә адым гына кала… Шуны уза алсаң, ирек көтә. Артта кинәт ишек ачылып китте. Кыз коты алынып стенага сыланды.
– Надя! – дип кычкырды Галина Герасимовна, ишектән башын тыгып.
"Бу якка карама!" – дип ялварды кыз күңеленнән, һәм кайчандыр дәү әнисеннән ишеткән сүзләрне исенә төшерде, – "Дошман күзләрен сукыр ит…" Карамады. Ул арада коридорның теге очыннан Надя килгәне күренде. Тәнзилә тын алырга куркып стенага сарылып басып торды. Надя әйбәт, әлбәттә. Тик аның да күрмәве яхшырак иде. Хатын Галина Герасимовна бүлмәсенә җиткәч, Тәнзилә ягына бер тын карап торды да кереп югалды. Тәнзилә ишеккә ташланды. Ул арада коридорда тагын аяк тавышы ишетелде. Кыз җиңел сулап куйды. Хәзер ул коридорда йөрүчеләргә күренми иде инде. Тик шундук урамга чыга торган ишек янында утырган абзыйны шәйләп катып калды. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Хәзер ул торыр да Тәнзиләне сөйрәп алып китәр кебек тоелды. Ләкин абзый торырга уйламады да. Кыз моңа бераз гаҗәпләнде, әмма сәбәбенә тиз төшенде. Каравылчы абзый гырлый иде. Йоклый. Кыз тиз генә килеп ишекне этеп карады. Ачылмады. Тартты. Юк. Ишек бикле иде. Ул буынсыз булып ишек яңагына сөялде. Бетте! Барсы да бетте… Инде булды, котылдым дигәндә генә…
Шунда келәгә күзе төште һәм өмет чаткысы ялтлап китте. Кыз шунда үрелде, тик аяк очларына басып та буе җитәрлек түгел иде. Ул аяк киемен салып кулына тоттыда шуның белән келәне этәргә тотынды. Бераз тырышканнан соң келә ычкынды. Челтерәгән тавыш чыкты. Каравылчы кыймшанып алды. Уянып җитәлмәде. Зур бер кинәнеү белән Тәнзилә ишекне этеп җибәрде. Тик ул ачылмады.
Кыз авыр сулап куйды. Тынычланырга кирәк. Үзеңне кулга алырга. Ныклы булырга кирәк, көчле булырга. Кыз тагын бер кат ишеккә күз йөгертте. Аста да келә булган икән. Коридорда инде аяк тавышлары, кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелә, ыгы-зыгы купканлыгы сизелә иде. Тәнзилә каудырланып аскы келәне тартты. Монсы тиз ачылды. Әмма келә тавышына каравылчы уянды. Ул шундук аягына басып Тәнзиләгә ташланды. Кыз читкә тайчанып, ишекне этеп җибәрде. Һәм ачык ишектән ишегалдына ыргылды.
Тик баскыч турында ул оныткан иде. Бары тик җиргә тәгәрәп күзләреннән утлар күренгәч кенә ялгышуын аңлады. Нәрсәседер авыртты бугай. Әмма кыз игътибар итмәде. Тиз генә сикереп торды да урамга йөгерде. Каравылчы аның артыннан төште. Шәп йөгерә, каһәрең. Ләкин Тәнзилә дә төшеп калганнардан түгел, иптәшләренең берсе дә аны куып тота алмый.
Бәхеткә каршы, капка ачык иде. Кыз капкадан чыгып, кайсыдыр якка йөгерде. Каравылчы менә-менә куып тотам дигәндәй артыннан чапты-чапты да тыны бетеп акырынайды, соңыннан бөтенләй туктап калды. Ул күздән югалгач та Тәнзилә йөгерүдән туктамады. Бары тик авыл читенә чыгып җиткәч кенә хәлсезләнеп җиргә чүгәләде. Болай гына булмый иде. Ул аякларын сузып утырды, тирә-ягына каранып алды. Куркыныч юк шикелле иде. Һәм кулларын җәеп чалкан төшеп сузылып ятты.
Читать дальше