3
Сәгать тугыз тулуга авыл ирләренең фронтка китәргә риза булганнары кәнсәләр янына җыелып беткән иде инде. Хатын-кызлар да ияргән, кемнең хатыны, кәләше, әнисе, туганнары – барсы да җыелган. Барсы да шом катыш моңсулык белән сабыр булырга тырышып басып торалар. Ара-тирә кешегә сиздермәскә тырышып сыктаган хатын-кыз тавышлары да чалынып кала. Ирләрнең: "Елама, озакка түгел бит… Куып җибәрәбез дә кайтабыз…" – дип пышылдаганы ишетелә.
Кәнсәләр авыл читендәге зур йортта урнашкан иде. Зур булса да иске йорт инде бу, бүрәнәләре бөрешеп, какланып беткән, тәрәзә капкачлары – коба, түбә такталары күгәреп зәңгәрсу-яшкелт төскә кергән. Аны ниндидер кулак йорты булган дип сөйлиләр. Үзен Себергә сөргәннәр дә йортын кәнсәләр иткәннәр. Әллә кайчан инде, ул вакытта Тәнзиләнең теле дә ачылмаган булган. Бу йортның утарында силсәүит атлары. Берничәү генә алар, әмма яхшы атлар, уйнаклап торалар. Аларны түрәләр менеп, я тарантаска җигеп йөри. Басу-кырга чыгармыйлар, бүтән эшкә җәлеп итмиләр. Йортның артына терәлеп диярлек янгын каланчасы тора. Анда бераз гына менеп карасаң, кәнсәләр эчендәге кешеләрнең нәрсә эшләгәне аерма-ачык күренә, бары тик тавышлары гына ишетелми. Тавышсыз да кызык чаклар була. Кызганычы да…
Бераздан район үзәгеннән килгән ике полуторка кәнсәләр ишегалды янына туктады. Берсенең әрҗәсеннән өч хәрби төште. Кабинада килгән офицер җыелган халык белән баш кагып кына исәнләште дә кәнсәләр баскычындагы трибуна шикелле җиргә менеп басты. Колхоз рәисе белән бригадир аны көтәләр иде инде. Колхоз рәисе килүче белән күрешеп, нәрсәдер киңәшләшеп алды да сүз башлады:
– Хөрмәтле иптәшләр, кадерле авылдашлар! Барыгыз да белеп торасыз, илебез куркыныч астында. Мондый чакта безнең барыбыздан да корычтай тәртип, оешканлык, бердәмлек таләп ителә. Бөек җиңү хакына, туган илебез хакына үзебезне аямыйча көрәшү таләп ителә…
Шунда төркемдәгеләрдән бер хатын кычкырып елап җибәрде, икенче яктан тагын берәү кушылды. Колхоз рәисе бер мәлгә тынып торды да сүзне озакка сузмаска булды:
– Без дөньяда иң көчле дәүләт. Без җиңәчәкбез! Ә бүген безнең авылдашларыбыз шушы шанлы җиңү юлын узарга чакырыла. Еламагыз. Кайгырышмагыз. Бу данлыклы юл. Авырлык килгәндә үз ватаныңа терәк була алу һәр кеше өчен горурлык ул.
Аны сыек кул чабулар белән озаттылар да сүзне район үзәгеннән килгән офицер алды. Ул да илдәге хәлләр белән беркадәр таныштырып үтте. Юатты. Дәрт өстәргә тырышып берничә сүз әйтте. һәм эшнең асылына күчте.
– Бүген без сезнең авылдашларны шанлы юлга, ватаныбызны илбасарлардан чистартырга чакырабыз. Хәзер мин исем-фамилиялар атармымын, исеме чыккан ир-егетләр менә бу якка сафка тезелерсез.
Халык тынып калды. Хәтта бая күз яшьләрен тыялмаган хатыннарның да тавышы басылды. Офицер кулындагы кәгазьгә карап фамилияләр укый башлады.
– Аркадий Аверченко.
Биштәр аскан таза гәүдәле ир офицер күрсәткән урынга килеп басты.
– Георги Абазадзе
Битен сакал баскан ир дә теге урынга юнәлде.
– Әхмәтгәрәй Әминев
Әхмәтгәрәй, егерме биш яшьләр тирәсендәге ир, янында басып торган хатынын кочаклап үбеп алды, аннан соң дүрт яшьләр тирәсендәге кызын күтәреп сөйде. Инде китәргә омтылгач, кире борылып хатынының эчен сыпырып алды. Хатыны авырлы иде. Шуннан соң күрсәтелгән урынга барып басты. Офицер инде ул арада тагын бер фамилияне әйтеп өлгергән иде. Бу юлы эндәшүче дә, хәрәкәтләнүче дә күренмәде. Кешеләр бер-берсенә карап чыш-пыш килгән арада, офицер түш кесәсеннән ручка алып кәгазьгә ниндидер билге куйды да чираттагы фамилияне атады.
Шул рәвешле офицер бик күп фамилияләрне барлап чыкты. Ул инде хәзер тизрәк укый иде. Биштәрлеләр дә ияләшә төште, исеме чыгу белән ялт итеп урыннарына барып бастылар. Ул тезелергә кушкан урында кеше бик күп җыелды, биштәр күтәреп килүче ир-егетләрнең барсы да диярлек шунда күчеп бетте. Шулай да ул атаган кешеләрнең монда булмаганнары да хәтсез генә иде. Офицер берни дә әйтмәде, кәгазенә билге куеп кына барды.
Исемлекне әйтеп чыккач, офицер авыл түрәләре ягына борылды. Нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Исемлеккә төрттә-төртә киңәшләштеләр. Аннан соң офицер тагын халыкка эндәште.
– Исем-фамилиясе әйтелми калган ир-егетләр бармы?
– Бар, бар! -диештеләр ирләр кулларын күтәреп, – Монда.
Шундыйларның берсе янында торган хатын иренең авызын учы белән каплады да нәзек кенә тавыш белән:
– Юк, юк! – дип кычкырды.
Моны күргәч Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да ирененә кыска вакытлы елмаю кунды.
Читать дальше