Кешеләр күзләрен тәлинкәгә төбәп, тын да алмыйча тыңлыйлар иде. Ә Молотов сөйли:
– Правительство Советского Союза выражает твёрдую уверенность в том, что всё население нашей страны, все рабочие, крестьяне, интеллигенция, мужчины и женщины отнесутся с должным сознанием к своим обязанностям, к своему труду. Весь наш народ теперь должен быть сплочён и един, как никогда. Каждый из нас должен требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности, достойной настоящего советского патриота, чтобы обеспечить все нужды Красной Армии, флота и авиации, чтобы обеспечить победу над врагом.
Тәнзиләнең колагы үзенең җанына тигән сүзләрне генә эләктерә иде бугай. "…требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности…" Димәк, кешеләрнең иреген чикләүче чылбырлар тагы да ныграк кыскарачак. Сугышны сәбәп итеп, изүне көчәйтәчәкләр. Мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшләргә мәҗбүр итәчәкләр. Менә нәрсә турында сөйли иде чит ил эшләре буенча халык комиссары.
– Правительство призывает вас, граждане и гражданки Советского Союза, ещё теснее сплотить свои ряды вокруг нашей славной большевистской партии, вокруг нашего Советского правительства, вокруг нашего великого вождя товарища Сталина.
Бу сүзләрдән соң халык арасында чыш-пыш китте:
– Ә иптәш Сталин үзе кайда икән?
– Ник ул чыгыш ясамый икән?
Кемдер мондый сорауларга чик куйды:
– Сугыш чыккан бит. Эше күптер.
Ул арада Молотовның бераз калтыраныбрак чыккан тавышы катты, дәртлерәк, ышанычлырак булып яңгырады:
– Наше дело правое. Враг будет разбит. Победа будет за нами!
Бу сүзләр сүз генә түгел, хәтта хыял, яки максат та түгел, ә чынбарлык, инде ирешелгән уңыш булып ишетелде. Безнең юлыбыз хак. Дошманны эһ тә итми себереп түгәбез. Җиңү безнең кулда. Ничә дистә еллар буена үз дәүләтенең зурлыгына, көчлелегенә инанып яшәгән кешеләргә шушы җитә калды. Алар инде Берлинны яулаган батырлар шикелле кул чабарга тотындылар. Тәнзилә дә кул чапты. Сүзләрнең тәэсире көчле иде.
Молотов чыгышыннан соң, колохоз рәисе сүз алды. Тәнзилә аның сүзләрен тыңлап тормады, Наташа янына китте. Сугыш чыгу шатлыгын кем беләндер уртаклашасы килә иде. Наташаның да куанычы эченә сыймый иде бугай, ул Тәнзиләне җитәкләп алды да:
– Әйдә, Катя янына, – дип ары атлады. Аннан өчәүләшеп Ольганы эзләп киттеләр.
Шул рәвешле ахирәтләр җыелышып елга буена төштеләр. Авыл уртасыннан аккан сай гына елганың исеме булмаса да ярында таллар үсә, яшь-җилкенчәккә җыелышырга ямьле дә, җайлы да урын иде. Елга буйлап барып, кәнсәләр буендагы кешеләрдән ераклашкач, дүртесе бер булып кычкырып җибәрде:
– Урра! Урра! Урра!
Бераздан алар бер-берсенең кулыннан алып сикерешә-сикерешә кычкырырга тотындылар:
– Урра!
Шулай сикерешеп беренче парны чыгаргач, үләнгә тәгәрәп яттылар да көлешергә тотындылар. Хәлләре беткәнче көлгәч, җиргә ятып тынып калдылар. Бераздан тынлыкны Наташа бозды:
– Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән, – Ахирәтләр, кем минем белән?
– Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга, – Кайда сугышулары да билгесез бит әле.
– Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде, – Югыйсә, соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни.
– Кайчан китәргә җыенасың соң? – дип елмайды Ольга, – Хет бер-ике көн әзерләнергә кирәк бит.
– Нәрсәсен әзерләнеп торасың? – Наташа яткан җиреннән сикереп торды, – Юллык ашарга алабыз да вәссәлам. Анда баргач, солдат киеме дә, мылтык та бирәләр. Бездән бары тик батырлык кына сорала. Ризасызмы? Иртәгәгә?
– Риза, – Катя да торып утырды.
– Иртәгә түгел, берсекөнгә, – диде Ольга.
– Ярый, – дип килеште Наташа, – Ә син Тәнзилә?
Тәнзилә иңнәрен генә сикертеп куйды:
– Мин бармыйм. Үзегез генә җиңеп кайтыгыз.
– Ник? – Наташаның күзләре маңгаена менде, – Ник бармыйсың?
– Мин бит кечкенә, – Тәнзиләнең күзләрендә очкыннар уйнаклап алды, – Барыбер файдам тимәячәк.
– Танкист булырсың, – диде Наташа шуны гына көтеп торгандай, – Яки разведчик.
– Разведчик! Разведчик! – Катя хәтта кулларын чәбәкләп алды, – Кечкенә булгач, сине беркем дә күрмәячәк.
– Атсалар да тидерә алмаячаклар, – дип өстәде Ольга, – Сиңа тидерү өчен ашыкмыйча озак итеп төзәргә кирәк.
– Барыбер бармыйм, – диде Тәнзилә, – Сугышасым килми минем.
– Барырга кирәк, – дип кистерде Наташа, – Батырлык эшләргә мондый мөмкинлек бүтән әллә була әллә юк. Булганын кулдан ычкындырырга ярамый. Иртәгәгә кадәр уйла әле син, Тәнзилә.
Читать дальше