– Эх!..
Илдарның күкрәгеннән ургылып чыккан шушы канәгатьлек авазыннан якты моң яралды, һәм ул моң, бар тирә-юньне дәртле дулкынга күмеп, бөтен салонга яңгырады. Ир аны ләззәтләнеп, бөтен күзәнәкләренең рәхәт земберләвен тоеп тыңлады. Үз күңеленнән яралган моң ич! Әлбәттә, Илдар әлеге моңның автомобиль синтезаторыннан таралуын яхшы белә иде. Аның күңел кичерешләрен тоеп торган автомобиль шул халәтенә туры килердәй музыка уйната. Ләкин бу үзе үк соклангыч түгелмени!
Бераздан өен һәм хатынын юксыну белән бәйле баягы уңайсызлыкның эзе дә калмады. Ул үзен бәхетле итеп сизде. Шатлык очкыннары уйнатып торган күзләре белән тәрәзәгә бакты. Бәхетле шәһәрнең якты урамына. Урамда кешеләр бик күп түгел иде. Дөресрәге, нәрсә турындадыр сабыр гына гәпләшеп килгән ике ирдән башка берәү дә күренмәде. Ирләрнең икесе дә кырык яшьләр тирәсендә булып, икесе дә костюм-галстуктан иде. Хәтта киемнәренең тегелеше дә бертөрле сыман тоелды. Алар бары тик төсләре белән генә аерылалар, бөдрә коңгырт чәчлесе ак күлмәге өстеннән көрәнсурак төстәге пинжәк кигән, ә җирән чәчләрен кыска итеп алдырганында кара зәңгәр пинжәк иде. Болар, күрәсең, якындагы берәр урында эшләүче инженерлардыр, өйләре якын булгач, эшкә дә җәяүләп кенә йөриләрдер. Илдар елмаеп куйды. Саф һавалы якты урамнардан җәяү атлауның да үз рәхәтлекләре бар. Кинәт аның елмаюы бер мизгелгә катып калды. Күзләрендә гаҗәпләнү галәмәте пәйда булды. Илдар башын селкеп, керфекләрен җемелдәтеп алды да тәрәзәгә ныграк сыенды. Күзләре аны алдамый иде бугай. Көрәнсу пинжәк кигән ир юкка чыккан иде. Ләкин моның булуы мөмкин түгел. Урамнан атлап барган җиреннән адәм баласы берничек тә эзсез-нисез юкка чыга алмый. Әллә күзенә генә күрендеме соң? Автомобиль әлеге күренешне узып киткән иде инде. Илдар артына борылып-борылып карады. Мөгаен, күзенә генә күренгәндер, әнә ич, бергә атлап барган иптәше берни булмагандай юлын дәвам итә. Яныңдагы кеше кинәт юкка чыкса, алай тыныч кала алмас идең. Димәк, күзгә генә күренгән. Илдар үзенең сәерлеге турында уйлап елмаеп куйды. Тулысынча сау-сәламәт кеше булса да, кайчагында аның белән мондый кыска вакытлы гаҗәп күренешләр булгалаштыра иде. Докторлар да артык әһәмият бирми, күрәсең, бик зарарлы нәрсә түгел. Үз уйларыннан үзе юанып, ул якты ягымлылык белән яңгыраган музыкага колак салды. Әллә нинди илаһи моң! Җанны иркәли торган…
Беркадәр вакыттан музыка талгын гына үзгәрә төште, һәм Илдарның уйлары эш урынына күчте. Ул бүген башкарырга тиешле кичектергесез эшләрен барлады, һәм тизрәк офиска барып, аларны тормышка ашыру теләге уянды.
Ул Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәре иде. Рәсми телдә шулай атала, ә асылда алар бүлектә нибары дүрт кенә кеше: бүлек мөдире профессор Рамил Әхмәтов, озын буйлы, таза гәүдәле, иллегә җитеп килүче ир, аның урынбасары Илдус һәм бөтен нәрсәгә дә өлгерә торган кечкенә буйлы ябык кыз Зифа. Әлбәттә, килеп-китеп хезмәттәшлек итүче, теге яки бу мәсьәләдә фикер алышучы, киңәш бирүче галимнәр аз түгел, әмма нигездә төп эшне шушы дүртәү алып бара, төрле тәҗрибәләр үткәрәләр, исәп-хисаплар ясыйлар, көнозын бергә кайнашсалар да, бер-берсенең хәлен белешергә дә вакыт табалмаган чаклары да бик еш була.
Әле алар ясалма кан эшкәртү белән мәшгуль иделәр. Бу кеше организмын теләсә нинди халәттә дә кислород белән тәэмин итүче кан булырга тиеш. Әгәр барысы да уңышлы килеп чыга икән, кеше, су астында да үзен иркен хис итеп, үзе теләгән кадәр сәяхәт кыла алачак. Әлбәттә, барысы да яхшы булачагына аларның ышанычы зур иде…
– Без билгеләнгән урынга килеп җиттек, – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Сезнең күрсәтмәләрне көтәм…
Илдар уйга бирелгән иде, әлеге тавышның каян килүен башта аңламыйчарак торды. Аннан соң елмаеп куйды.
– Рәхмәт! – диде ул, аппаратуралар панелен сыйпап. – Рәхмәт сиңа… Әлегә беркая да китмибез. Үз урыныңа барып ял итәрсең…
Һәм урамга чыкты. Автомобиль ниндидер якты нур белән балкып алды да акрын гына стоянкага юнәлде. Илдар аның артыннан бертын карап торды. Һәм Академиягә илтүче эскалаторга басты.
4
Бүген дә эш тыгыз иде. Килү белән, барысы да бер-ике авыз сүз генә алыштылар да тәҗрибә үткәрергә әзерләнә башладылар.
Перфторуглеродларның, икенче төрле әйткәндә, барлык углерод бәйләнешләре фтор ионнары белән тулыландырылган углеводородларның, кеше организмындагы бернинди матдә белән дә бәйләнешкә кермәве моннан берничә гасыр элек үк билгеле булган. Бу – кешенең аерым бер органын кирәкле матдә, әйтик кислород белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итүгә юл ача. Бүгенге тәҗрибәнең нигезендә шушы гади күренеш ята иде.
Читать дальше