Марат Кәбиров - Китап / Книга

Здесь есть возможность читать онлайн «Марат Кәбиров - Китап / Книга» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Китап / Книга: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Китап / Книга»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Танылган язучы М. Кәбировның бу китабына соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Автор бүгенге көннең кискен проблемаларын күтәрә, рухи кыйммәтләрнең югала баруын әдәби геройларның нечкә психологик кичерешләре аша тасвирлый.
В книгу известного писателя М. Кабирова вошли произведения, написанные в последние годы. Автор поднимает острые проблемы современности, описывает исчезновение духовных ценностей через тонкие психологические переживания литературных героев.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Китап / Книга — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Китап / Книга», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ләкин профессорның исәп-хисаплары бик тә үзенчәлекле була, һәм ул алар белән артык уртаклашып бармый иде. Бүлектә эшләгән галимнәрнең һәрберсе мәсьәләнең үзенә кагылган өлешен генә яхшы белә, ул шуны зур төгәллек белән башкарырга тиеш. Гомумкартинаны бары тик профессор үзе генә күзаллый ала. Һәм тиешле нәтиҗәне дә фәкать ул гына чыгара. Бу, әлбәттә, галимнәрнең эчен пошырмый калмый, әмма фән дөньясының тәртибе шулай: кем башлангычында эшлисең, шуның әмерен үтәргә тиешсең. Әгәр буйсынырга теләмисең икән, үз эшеңне булдыр. Ә Рамил Әхмәтович белән эшләү  –  үзе бер бәхет. Ул җитди галим. Яхшы кеше. Бу ике сыйфатны бер галимдә сирәк очратасың. Илдар үзен бик зур химикка исәпләми, мәсәлән. Монда ул очраклы кеше. Үз башлангычында ниндидер яңа ачышлар ясарга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Кайчагында ул үзенең ник монда эшләп йөрүенә аптырап та куя. Ләкин нишлисең, кайда да булса хезмәт түгәргә кирәк. Ә Фәннәр академиясе  –  начар урын түгел… Кыскасы, хәлләрнең әлеге торышы Илдарны артык борчымый иде. Ул үзенең вазифасыннан да, хезмәттәшләреннән дә, эш хакыннан да канәгать. Шуңа да һәрнәрсәне җитди итеп, бернинди ялгышларга да урын калдырмаслык итеп башкарырга тырышты. Барысы да аның хәлендә иделәр бугай, берәү дә игътибарын читкә юнәлтмәде.

Бары тик төш җиткәч кенә, алар, эшләрен читкә алып куеп, башларын күтәрделәр һәм шунда гына бер-берсен күргән сыман булдылар.

– Ничек соң яңа йортта?  –  дип, мыек астыннан елмайды Илдус.  –  Рәхәтме?

– Соклангыч!  –  Илдар да елмайды.  –  Әйтеп бетермәле түгел…

– Ә сезгә кадәр анда кем яшәгәнен беләсеңме соң?

– Юк. Ә кем яшәгән?

– Профессор Гаскәров. Хатыны белән.

– Нәрсә?!

– Илдус!  –  Рамил Әхмәтовичның тавышында шелтә яңгырады.  –  Теләсә нәрсә сөйләп, кешенең кәефен җибәрмә. Тиздән син дә шундый ук йортларның берсенә урнашачаксың.

– Ә профессор Гаскәров кем ул?

Илдус аның шуны да белмәвенә авыз ерды. Рамил Әхмәтович җитди иде.

– Бик талантлы бер галим бар иде,  –  диде ул,  –  әмма соңгы вакытларда күренми башлады. Аны акылын җуйган икән дип сөйлиләр. Хатынын да, үзен дә психик авырулар хастаханәсенә салганнар.

– Ә йортын сиңа бирделәр,  –  дип чеметеп алды Илдус.  –  Шәп бит!

– Илдус!  –  Бу юлы профессорның тавышы кискен яңгырады.  –  Җитте!

– Чынлап та шулаймыни?  –  Илдар профессорга карады.  –  Без аның йортында яшибезме?

– Әйе.  –  Рамил Әхмәтовичның тавышы тыныч иде.  –  Сез аның йортында яшисез. Ләкин йорт инде сезнең психологик хәлегезгә, сезнең хасиятләргә яраклаштырылган. Ул сезнеке.

– Ә профессор Гаскәров…  –  Илдар тотлыгыбрак калды.  –  Ул дәваланып чыккач… Әйе, ул дәваланып чыккач, безне тагын күчерәчәкләрме?

– Юк. Үзегез теләмисез икән, сезне беркем дә беркая да күчермәячәк.

Илдар елмаеп куйды. Әмма аның елмаюы Илдуска ошамады.

– Ләкин сез үзегез үк күчәргә теләячәксез,  – дип, астыртын елмайды ул.  –  Син үзең күчәргә теләячәксең. Чөнки син минем чиратка кердең. Ул йорт миңа булырга тиеш иде.

– Нинди аерма?!  –  дип елмайды Илдар.  –  Мин кичә күчтем, син иртәгә күчәчәксең…

Һәм, үзенең артыгын ычкындырганын сизеп, кинәт туктап калды.

– Иртәгә?!  –  Илдус үз колакларына ышанырга теләмичә, әле Илдарга, әле Рамил Әхмәтовичка карады.  –  Ничек иртәгә?

Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә Зифаның елмаюлы йөзе күренде

– Ә менә шулай!  –  диде ул, кулындагы пультны Илдусның борын төбенә сузып.  –  Сөенчегә нәрсә бирәсең?

Илдус аптырап торуында булды.

– Пульт!  –  диде ул ниһаять, елмаеп.  –  Фатир белән идарә итү пульты!

– Сөенчегә нәрсә бирәсең?  –  дип кабатлады Зифа.  –  Әйдә, саранланма…

– Бүген мин сыйлыйм!  –  Илдус кызның кулыннан пультны эләктереп алды.  –  Барыгызны да! Киттек хәзер үк ресторанга!

– Ашыкма әле син,  –  дип елмайды Рамил Әхмәтович,  –  эшне ташларга уйлыйсыңмы әллә?

– Ә бәлки, иртәгәгә калдырырбыз?

Рамил Әхмәтович кеткелдәп көлеп җибәрде:

– Ә бәлки, фатирга күченүеңне кичектереп торырбыз?

– Юк инде, Рамил Әхмәтович!  –  Илдус бәхетле иде.  –  Бер минутка да кичектерү юк! Ә табынны… Эштән соң… Эштән соң барыгызны да гаиләләрегез белән бәйрәм табынына чакырам…

– Ашыкма әле, Илдус,  –  дип елмайды Рамил Әхмәтович,  –  ашыктырма. Бүгенгә табынны кичектереп торырга туры киләчәк. Син башта кайтып хатыныңны сөендер. Ә иртәгә… Иртәгә безне дәшәрсең… Иртәгә мөмкин. Ә бүген булмый.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Китап / Книга»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Китап / Книга» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Марат Оспанкулов - Денежная книга
Марат Оспанкулов
Марат Немешев - Книга для...
Марат Немешев
Марат Кәбиров - Тик син генә…
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Киллер
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Кайту
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Китап (роман)
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Сагындым. Кайт инде
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Убырлар уянган чак
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Мәхәббәт яңгыры
Марат Кәбиров
Марат Кәбиров - Өрәк җаны
Марат Кәбиров
Отзывы о книге «Китап / Книга»

Обсуждение, отзывы о книге «Китап / Книга» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x