– Кадерлем…
– Дәшмә!
Хатын нидер әйтергә җыенган җиреннән тынып калды, сүзләренең өнсез дәвамы булып керфекләреннән ике тамчы яшь агып төште. Моны ир күреп калды.
– Синең күз яшьләрең дә чын түгел… – диде ул чиркангыч бер нәфрәт белән, – барысы да – иллюзия. Барысы да…
Хатын үзе дә сизмәстән артка чигенде. Ирнең кыяфәте юньлелек вәгъдә итми иде.
– Син миннән куркасың. – Ир кире каккысыз афәт сыман акрын гына хатынның өстенә килә башлады. – Куркуың да – чынбарлык түгел…
– Юк… – Хатын ирнең кулында ялтлап киткән нәрсәнең пычак икәнен аңлап, еламсырауга күчте. – Юк, җаным…
– Синең гомерең – чынбарлык түгел, – дип елмайды ир, – бары тик иллюзия генә.
– Юк, кадерлем… Кирәкми… – Хатын куркудан торып йөгермәкче иде, әмма кинәт аркасы белән стенага бәрелеп тынып калды. – Зинһар… Акылыңа кил…
– Мин акылымда… – Ир чынлап та акыллы кешегә охшап китте. – Һәм мин тормышның асылын беләм. Ә син белмисең…
Ир хатынын стенага кысрыклады да пычагын аның бугазына китерде.
– Бу пычак та – чынбарлык түгел. Мин менә синең муеныңа сызам… – Ир пычакны хатынның муенына җиңелчә генә ышкып алды, хатын дертләп куйды, сыгылып кына каны чыкты. Ир канны, бармагы белән сөртеп, хатынның ирененә тидерде. – Тәмләп кара әле… Чынлап та кан шикелле ул… Әмма ул кан түгел… Бу бары тик безнең күзебезгә генә күренә…
– Җаным… Кирәкми… – Хатын аның кулларын читкә этәрергә тырышты. – Кирәкми…
– Дәшмә! – Ир аны нык итеп стенага кысты да пычакны муенына аркылы терәде. Аз гына селкенсә дә, хатын суелачак иде. – Ләкин мин хәзер сине үтерәм икән, син чынлап та үләчәксең. Бу дөньяда үлем генә чын. Үлемнән башкасы – иллюзия.
Ир хатынның күзенә текәлде:
– Син мине аңлыйсыңмы?
Хатыны берни дип тә җавап бирә алмады. Ул акайган күзләре белән билгесезлеккә төбәлеп катып торуында булды. Ир аның муеныннан пычакны алды да сул кулы белән яңаклап җибәрде. Хатынның башы уң якка янтаеп китте. Йөзендә газапка охшаш нәрсә чагылып узды. Әмма шундук ул һушына килде, битенә кан йөгерде, күзләренә нур кайтты.
– Әйдә минем белән, – дип кабатлады ир, үзе, аның җавабын да көтмәстән арты белән борылып, эш бүлмәсенә атлады. Хатын аңа иярде. Ире аның котын алган иде. Бу адәм инде үзгәргән иде. Аның тагын нәрсә эшләргә мөмкин икәнен берничек тә алдан әйтеп булмый. Һәм аның зыян салмасына, хәтта үтереп ташламасына да ышанырлык түгел. Хатын ирнең арт чүмеченә карап шулай уйлады. Күңелендә калкып чыккан ниндидер хис уйдан эшкә күчәргә кирәклеген искәртеп ашыктырды. Ләкин пычаклы иргә ташлану җиңел нәрсә түгел. Хәтта аның артында торсаң да. Хәтта… Алда подвалга төшә торган баскыч… Менә шул урында тәвәккәлләргә мөмкин. Баскычтан көч белән этеп җибәрсәң, ул ярыйсы ук эштән чыгачак. Әмма баскыч янына җиткәч тә, хатын иренә ташланырга ашыкмады. Бу аның үз ире иде. Әле бернинди дә зыян салмады ич. Пычак тотса ни соң?.. Үтермәде бит… Ә үтерә алган булыр иде… Ир кинәт борылды да хатынының күзләренә карады. Аның күзләре адәмнекенә охшый башлаган иде инде. Һәм елмайгандай итеп куйды. Дәшмәде.
Бүлмәгә кергәч, ул тагын хатынына карап елмайгандай итте. Бу аның гафу үтенүе булды шикелле. Кыйратылган бүлмәдә исән-имин килеш калган бердәнбер шкаф шүрлегеннән ак пакет алып, хатынына күрсәтте.
– Менә…
Егермегә унбиш сантиметр чамасындагы бу пакетта теләсә нәрсә булырга мөмкин иде. Хатын берни дә аңламады.
– Нәрсә…
Ир сүзне нидән башларга белми аптырап торды. Хатыны аны гафу итмәгән иде, әлбәттә. Әмма ир үзенең ачышы турында кем беләндер уртаклашырга тели иде. Шунсыз булмый. Шунсыз ул акылдан шашачак.
– Менә шушы әйбер… борынгыдан калган мирас бу… һәм… Монда безнең дөньяның астын өскә китерерлек көч тупланган…
Кинәт сирена тавышы ишетелде. Ир сораулы карашын хатынына төбәде:
– Син?
– Юк… – Хатын сүзенең ышанычлы чыкмавын күреп, өстәп куйды: – Юк, мин чакырмадым. Ант итеп әйтәм, мин түгел…
– Һәй… – Ир тирән көрсенде дә кулындагы пакетны, ашыгып, шкафның бер тартмасына тыкты һәм аның ишегендәге төймәләргә баскалады. Эшен бетергәч, елмаеп куйды.
– Миннән китте, – диде ул үз вазифасын башкарып чыккан пәйгамбәр тынычлыгы белән. – Мин сине ярата идем, җаным. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа…
– Нәрсә?! – Хатын үз колакларына үзе ышанырга теләмәде. – Нәрсә дисең?..
Читать дальше