Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр - 4 томда. 2 том
Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр - 4 томда. 2 том» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.
- Название:Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том
- Автор:
- Жанр:
- Год:неизвестен
- ISBN:978-5-298-03250-6
- Рейтинг книги:4 / 5. Голосов: 1
-
Избранное:Добавить в избранное
- Отзывы:
-
Ваша оценка:
- 80
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том: краткое содержание, описание и аннотация
Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.
Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том — читать онлайн ознакомительный отрывок
Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.
Интервал:
Закладка:
– Ә сине ялгызыңны калдырып киткәнем өчен миңа рәнҗемәдеңме соң, Иман? Мин ашыктым…
Кәүсәриянең нәрсә әйткәннәрен генә ишетәм, ничек әйткәнен бөтенләй диярлек күрмим. Барыбер түгелмени соң? Әйтерсең лә хәзер ниндидер бер тылсымга юлыктым. Татлы тылсым. Мин аны төш дияр идем. Ә төш, дөм караңгыда ятсаң да, кояш җылыткан чәчәкле болында йокласаң да, төш инде ул. Шуңа күрә Кәүсәрия белән болай кайда һәм кайчан сөйләшүем барыбер. Чөнки кайда һәм кайчан гына булса да, ул бары тик шушылай гына була алыр иде. Һәм ул чагында бу төштән бигрәк, чын бер тылсымга охшар иде. Чиста, салават күперенең бөтен төсләре, кешенең бөтен хисләре, кичерешләре белән тулып торган тылсым, һәм кинәт мин, шушы тылсым үземне бөтенләе белән күмеп китүдән курыккан шикелле, ашыгып, без бергә булырга тиешле теге бәхетле, ә аннары коточкыч көнне искә төшереп:
– Мин гаепле түгел, Кәүсәрия! – дип кычкырдым кебек. Аңымда онытылып беткән кешеләрнең йөзләре, мең тугыз йөз утызынчы ел кышының буранлы бер төне, шул буранны, бөтен күк гөмбәзен алсу төскә манчыган янгын, шул янгын эчендә кинәт эреп юкка чыккандай, аянычлы һәлакәт күренешләре гаҗәеп ачык төстә калыкты. Кемнеңдер тыныч кына итеп сулыш алганын да, ул сулыш алуның мине бөтереп китәрдәй давыллы җил өермәсенә әйләнүен дә тойдым шикелле. Ләкин боларның һәммәсе дә хәтерем көзгесендә генә чагыла, Кәүсәрия белән сөйләшкәндәй булып, күңелемне генә күрәм.
Кәүсәрия ул чагында минем хәзерге хыялым кебек көчсез, әмма гаҗәеп саф, гүзәл иде.
– Мин ул сафлыгымны базарга алып бармадым ич, Иман, ә сиңа бүләк итәргә дип килгән идем…
– Әх, Кәүсәрия, Кәүсәрия! Тормыш базарында сафлыктан да арзан нәрсә булмаганын да күргәнем бар минем, Кәүсәрия!
– Син мине үз намусыңнан сафрак санадың. Ә мин исә синнән сафрак түгел идем ич, Иман!..
Ул минеке булырга үзен үзе күндергән, шуны җаны-тәне белән теләгән… Һәм без ул төнне станциянең салкын турбина залында, җан-тән кушылып, бөтенләйгә кавыша яздык. Тик миңа урыны бу түгелдер кебек тоелды. Кәүсәриянең сафлыгы тыеп калды бугай…
Кәүсәрия ерагая башлады. Хәтер офыгына батып барган кояшмыни!
– Мин синең яныңа мөлдерәмә сулы чиләкләрем кебек күңелем тулы сагыну хисләремне алып килермен… Тотын көянтәмә, көчкә басып торасың. Бер тапкыр төшкән гомер тавына кире менеп булмый шул – әнә таягың да тотмый инде.
– Таягым? – дидем мин, үз-үземә пышылдап. – Аягың дияргә кызганасыңмыни, Кәүсәрия?
Җавап ишетергә теләп, Кәүсәриямнең көянтәсенә үреләм. Тик кулым, беренче мәртәбә йөгән кидерелгән атны тынычландыргандай, әкрен генә йөрәгем турысын угалый башлый. Хәзер инде үткәннәремә үрелсәм дә, киләчәгемә таба сузылсам да, кулым күкрәгем турысыннан ары уза алмый…
Яңадан яр читенә килеп, нарат төбенә утырам. Кояшта кибеп йөзе саргайган, вак җыерчыклар белән капланган агач төбе. Якында гына тагын бер нарат, анысын кисәргә өлгермәгәннәр әле.
Киселгәне – үткән гомер, ә киселәчәге киләчәк түгелме?
Үр астында борынгы Чулман суы каплый башлаган елга түгел, ә вакыт үзе агадыр кебек.
Янымда, акыллы, йөнтәс эт сыман, күземә, ә күзем аша җаныма текәлеп, гомер юлдашым – хәтерем ята кебек. Мәңгелек дустым – тозлы хәтерем…
Су астында – чишмә, юл астында – сукмак, вакыт тавы астында хәтер баскычлары күмелеп ята. Су җирнеке, юл кешеләрнеке, вакыт – үткән, хәзерге һәм киләчәкнеке. Ә шулар барысы да хәтернеке.
Гомерем тавыннан яшьлегемнең яшел болынына кире төшеп, су астында күмелеп калган чишмә күзенә карап утырам, бармакларым белән беренче сукмагымның җылы, шома ташларын тузаннан чистартам да картлыгым белән яшьлегем арасында калган кебек булам. Әйтерсең лә мин – хәтерем әйләнде- реп җибәргән тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге.
Хәтеремне җыеп, аягыма басам, ләкин мин барыбер тегермән ташлары арасындагы бодай бөртеге генә. Тегермән ташының астагысы – Җир, өстәгесе Кояш булып әйләнә. Шулар арасында яшәгән көннәрем, эшләгән эшләрем, онытылмас хәтерем белән мин басып торам…
…Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елның җәй башында мине хезмәт наркоматына чакырып алдылар.
Язгы имтиханнарымны биреп, Казанга – апаларга кайтып төшкән генә идем.
Кайткан кичне үк Такташның үз шигырьләрен укыганын тыңладым. «Атомнарга атом бәйләнер!» – дип кайнарланып, Маяковскийча мәгърур, үз сүзенә ышаныч белән сөйләде ул. Шул ук вакытта аның зәп-зәңгәр күзләре ниндидер тирән бер үпкәләүгә, сагышлануга охшаш бер хис белән мөлдерәп торды кебек. Икенче көнне Академия театрында спектакль карадым. Зал шыгрым тулы. Кызлар күп. Берәрсе белән танышырга да исәп бар. Туктап тор әле, дидем, ашыкма, өлгерерсең, җәй озын, дидем… Өченче көндә җәйне үткәрергә төшемле генә берәр эш эзләргә керештем. Җизни төнге эш табарга киңәш итте. Мин аны аңлыйм. Алар унбиш метрлы коммуналь фатирда миннән башка да дүртәү. Апа ашханәдә, җизни тире фабрикасында хисапчы, икесе дә көндезге сменада. Җизни киңәшен тотсам, аларны һәм ике сытык чырайлы кызларын төннәрен баскыч астындагы бәдрәфкә үзем аша атлап йөрүдән коткарачак идем. Югыйсә идәндә ятам, астымда суккан паласка җәелгән шинель, өстемдә бумази җәймә, үзләреннән башлап мәчеләренә кадәр минем аркылы атлап йөри. Беренче ике төнне киң итеп, иренмичә атладылар. Ә менә өченче төнне кулыма да, аягыма да басып бетерделәр, кайсысыдыр абынып егыла да язды, сытык кызларының берсе, аягына эләктереп, өстемдәге җәймәне ачып калдырды… Кандалалар бигрәк тә борчый башлаган чак иде. Утырган көйгә генә киендем дә, чөйдән күн пиджагымны эләктереп, Кабан күле буена чыгып киттем. Ә ул апалар йортыннан ерак түгел, каршыда гына иде. Күл сыек томанга уралган, аның ике ягында – ике мәчет манарасы. Бакчалар ягыннан кошлар сайравы һәм әтәч кычкырганы ишетелә, урамнан җигүле ат бара, берәр йомыш белән калага килеп кунган авыл агаедыр инде, иртүк юлга чыккан. Сәрви куаклары артындагы эскәмиягә барып яттым. Эскәмия астында кызыл күзле, аклы-көрәнле бер эт тә ята икән. Мин – өстә, ул – эскәмия астында. Мин килеп яткач ырылдап куйган иде, бүтән аваз салмады. Бераз йокымсырап яткач, торып, мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Эт, бераз ераклашкач, борылып, артымнан карап калды. Бу дөньяда хуҗасыз эт булып яшәмәс өчен, мин әллә ниләр бирер идем. Хәер, үзем дә шул ялгыз эттән әллә ни артык түгел идемдер. Егерме беренче елда әти тифтан үлде, әни, озак тормастан, ачлыктан вафат булды. Кызыл гаскәри булган, ападан олы абыйны унсигезенче елда, бер иптәше белән Казаннан чыгып качкач, ак чехлармы, акгвардиячеләрме Питрәч юлы өстендә куып җиткәннәр. Бер рус агаеның мунчасына кунарга кергән булганнар, өсләренә ике гранат тондырганнар. Монысын соңыннан белдем. Ниндидер бер туган-тумачабызны эзләп, апа белән Казанга чыгып киттек. Ипи чырае күрмәгәнгә биш ай дигәндә, балалар йортында әни сулышы шикелле җып-җылы ипи кыерчыгын курка-курка гына авызыма якынайтканымны хәтерлим. Аннары Казандагы «Гуж» әртилендә эшләдем. Аннан рабфакка кердем. Хәзер Мәскәүдә укыйм. Энергетика институтында. Безне бер профессорыбыз – атаклы Кржижановский Глеб Максимилианович – «ГОЭЛРО 2 2 ГОЭЛРО– Государственная комиссия по электрификации России.
балалары» дип атый.
Интервал:
Закладка:
Похожие книги на «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том»
Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.
Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.