Фәрдәнә. Бүгенгесе ләйсән яңгырың гына әле. Хатын-кыз бәхете – бераз соңрак… Чия дә бит, кызым, пеште дигәндә дә ачы була әле.
Люция (пышылдап). Нигә, нигә, нигә?
Фәрдәнә. Чия ул, кызым, бер төн караңгы карлы баз- да тоткач кына, тәмам пешә… Чын бәхетең бераз соңрак ки- лер.
Люция. Синеке шулай булдымыни?
Фәрдәнә. Шулай булды.
Эчтә бию көе ишетелә.
Люция. Биик әле, түти! Әйдә, биик әле! (Фәрдәнәне кочаклап, үзе белән биетә һәм йөгереп кереп китә.)
Фәрдәнә. Бәхет дигән нәрсә нигә бик соңарып килә икән?
Сәгыйдулла күренә.
Сәгыйдулла. Бер кабынган учак сүнми. (Кисмәк янына килә, суга карый.) Агып киткән тормыш суларында кешенең йөзе чагылып кала икән – бу дөньяда яшәгәнеңә үкенерлекме соң, шайтан алгыры?!
Фәрдәнә. Алай да бер үкенече калды бу дөньяның.
Сәгыйдулла. Нинди?
Фәрдәнә. Сара белән син, Ярми белән мин, бергәләшеп, синең җырыңны җырламаганбыз. Кайсыдыр бер ташкын язның айлы кичен яңгыратып.
Ярми килеп чыга.
Ярми. Без җырладык. Сүзләре тормыш иде, көе – безнең яшәвебез. Саф, гадел, үкенечсез яшәү. Тормыш бозларына үз җырыбызны учак итеп яктык та гомер агымнары буенча агызып җибәрдек.
Фәрдәнә. Юлда озаграк йөрим бугай – сандыгыма көя төшкән. Форсат барында, ул юлдагы иң соңгы күперне сезнең белән бергә үтим… Әле дә ярый, Сәгыйдулла, язгы моңнарыңны бу җиһанның авыр сират күперләрен үтү өчен корбан итмәгәнбез. Нигезебезнең кара туфрагына чәчеп калдырыр өчен, бер җырлашыйк әле, газизләрем!
Сандыктан гармун ала.
Сәгыйдулла. Кушылырлармы соң? (Китә.)
Ярми. Кушылырлармы соң? (Югала.)
Фәрдәнә. Җырлыйк әле, җырлыйк!
Сандыгына утыра, гармун каешын иңенә сала. Ләкин гармун аның кулыннан ычкына һәм озын кычкыртып, сузылып төшә дә аның иңендә асылынып кала. Бокаллар тотып, Хөрмәт белән Люция керә.
Хөрмәт. Яңа ел котлы булсын, Фәрдәнә әби!
Сәгать суккан тавыш.
Люция. Яңа ел тәбригебезне ал, түти!.. Галәмәт, йокыга киткән икән инде ул.
Хөрмәт. Арыгандыр. Черем итә. Төшләре тәмле микән?
Люция. Тышта нинди җил!
Xөрмәт. Без бүген диңгездә җилгә каршы барган корабка утырдык шикелле.
Люция. Безнең диңгез – шушы нигез, корабыбыз алар моңы булыр!
Караңгылык.
Пәрдә
1977–1978 еллар
Ике пәрдәле драма
Катнашалар:
Раушан Айбулатов – 55 яшьтә.
Җәваһирә – аның хатыны, 50 яшьтә.
Гөлмәрьям – Раушанның анасы, 75 яшьтә.
Шәрифел – ялгыз хатын, 45 яшьтә.
Акчура – 40 яшьтә.
Зиләйлүк – аның хатыны, 40 яшьтә.
Биккол – 30 яшьтә.
Сәгадәт – аның хатыны, 30 яшьтә.
Зәкәрия Шәмсин – Сәгадәтнең атасы, 55 яшьтә.
Корреспондент.
Капитан.
Лейтенант.
Милиционер.
Вакыйга безнең көннәрдә авылда бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Зөфаф кичәсе
Алтын көз. Кич. Ишегалды.
Машина килеп туктаган тавыш. Шау-шу, ыгы-зыгы. Әрле-бирле Акчура, Зиләйлүк, Сәгадәт, Җәваһирә, милиционер йөгерешә. Болдырдан Гөлмәрьям күзәтеп тора.
Сәгадәт. Мәхшәр!
Гөлмәрьям. Кибеткә селёдка кайтмагандыр ич? Әллә чүпрә саталармы?
Милиционер керә.
Милиционер (Җәваһирәгә). Иреңне алып кайттым, апа.
Җәваһирә. Алай эчкәне юк иде ич беркайчан.
Сәгадәт, Зиләйлүк йөгерешеп керә. Җәваһирәнең колагына пышылдыйлар.
Җәваһирә. Ә?!
Зиләйлүк. Ул… ничек әле… бюст-ва! (Күрсәтә.)
Сәгадәт. Җир йотсын!.. Җиделе генә микән?
Гөлмәрьямнән кала һәммәсе чыгып китә. Шау-шу.
Акчура тавышы. Бер, ике, өч!
Сәгадәт тавышы. Күтәрдек!
Гөлмәрьям. Шкаф алып кайтканнар, ахры… Ә, юк, ванна. Мунчама –ванна! (Йөзе үзгәрә, кесәсеннән тәсбих ала, пышылдап.) Лә иләһә илләллаһе… Мәннаныма кабер ташы мәллә?! (Каршы бара.)
Алдан Җәваһирә керә. Бүтәннәр нидер күтәреп керәләр.
Раушан, улым! Әллә соң синме бу? Кайдан таптың әҗәлләреңне?
Раушан (тыштан). Әҗәлләрне Сәгадәтнең кәҗәләре тапсын, әни! (Керә.) Монда куегыз җен баласын, менә монда! (Сынны җиргә куялар дигәндә.) Тукта! (Ашыгып, өйгә кереп китә, ак җәймә алып чыга.) Салдык! Өрмәгән җиргә дә утыртмыйм мин бу җанкайны.
Зиләйлүк. Яткырмыйм, диген.
Акчура. Бастырып куя торган нәрсә бу.
Ишегалдына скульптура яткырып куялар, тирәли басып, тын калалар.
Сәгадәт. Бастырыр идем мин моның ише нәрсә өчен. Утлы табага!
Акчура (кепкасын салып, маңгаен сөртә). Тагын контузия бәрде мәллә, күрше? Шәп контузия бу! (Аягы белән төртә.) Бәрәчәк әле бу кайберәүләргә! (Көлә.)
Араларына Гөлмәрьям керә.
Гөлмәрьям. Әнекәчкенәгенәем! Мәет!
Һуштан яза, таш сын белән янәшә яткыралар. Шау-шу.
Читать дальше