– Ник аның бәхетенә? Ул җылы өйдә. Безгә кайтасы ич.
– Без тоз түгел, эремәбез. Хәзер төшәм…
Көт димәде, чыгып тор димәде, телефон трубкасын элде дә күчтәнәч тутырганга бүлтәйгән портфелен кулыннан кулына алыша-алыша чыгып чапты бугай. Әле сентябрь башында гына алынган портфель – инде карарлыгы калмады. Ул вакытсыз таушалган кием, тузанда каткан, яңгырда җебегән туфлиләр!.. Юл карак белән бер: сиздерми чишендерә.
Әхтәм башта Фирдәвесне күз алдына китерде. Университетның тарих-филология факультеты бинасыннан чыккач, ул уңдагы телефон-автоматтан шылтыратты инде. Аннары юстиция министрлыгы бинасы яныннан үтеп, баш почтамтка җиткәнче сулга борыла да түбән юнәлә; урам аша чыккач, бер үк вакытта баскыч та, җәмәгать туалеты түшәме булып та хезмәт иткән баскыч түшәмнән төшкәннән соң, Әхтәм эшләгән бинаның аркасы астыннан уңга каерылып, китап кибете тәрәзәсе төбенә килеп туктый – Әхтәмне шунда көтә. Юк, эчкә кереп, аның янына менми, хезмәттәшләреннән ояла. (Хурлана да: туйларына биш тәңкәлек пластмасса плафон бүләк иттеләр. Элер өчен түшәмнәре булса бер хәер!..) Әйе, менми. Квадрат йөзле сәгатенә карый-карый, үзенә күз төшереп киткәләгән егетләрдән ояла-ояла көтә…
Әхтәм, башлыгының күзенә чалынмаска тырышып, табан тирәсенә төшеп җиткән горурлыгына абынмыйм дигәндәй, өченче каттан әкрен генә аска ашыга. Дөрес, башлык аңа эштән ике сәгать ярым алдан китәргә рөхсәт бирде бирүен.
…Ишек шакып, бүлмәсенә керүгә, ул, Әхтәмгә карамыйча гына, бихисап гөлләрне күзеннән кичереп:
– Тагын җомга… – дип суза. Әллә гомере тиз узганга пошына, әллә аның һәр җомгада алданрак җибәрүен сорап керүенә саруы кайныймы – хатын-кызны белмәссең. – Әйе, тагын җомга! – дип кабатлый ул. – Утыр, Әхтәм.
Әхтәм олеандр гөленең бөгелеп торган ботагы астындагы урындыкка утыра. Аның чәчәкләренә орынмас өчен, аңа башын ияргә, аркасын сыгарга кирәк. Алга бүкән куясы да арттан балта гына күтәрәсе… Чыннан да, гаепле: торыр җире юк, шуның аркасында күз көеге хәлендә йөри, кызлары янына кайтыр өчен, эштән алданрак китеп, дүрттәге электричкага элгәшә- се бар. Башлыкка, болай, үпкәләп булмый: гозерен кире какканы юк. Ә менә Әхтәмнең фатир, берәр бүлмә соравы – ул бүтән, ул, янәмәсе, кире кагуга керми, ә җай туры килмәү дип атала.
Берзаманны алар арасында тигез дәрәҗәдәге сөйләшү булды: «Ә-ә! Квартир кирәк!.. Балагызга авырмыни? Соң… Тудырмагыз иде!»
Әхтәм ул чагында бугазына шайлы сазлыкка чумдымыни! Күк йөзенә соңгы караш ташлагандай, кәнәфиендә җәелеп утырган чибәр йөзле ханымның йөзенә текәлде. Ул тәненең йомшарып, көчсезләнеп калуын сизде. Аның каруы җаны гаҗәп ир- кенәйде, аңына сәер көч иңде дә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
«Искиткеч җавап, Чулпан Исхаковна!»
«Көлкемени? – Хатын беркавым сүз эзләде: – Ирләрчә түгел».
«Мин сездән көләм. Бусы ирләрчәме?»
Чулпан Исхаковна әллә нишләп китте. Күз кабаклары кысылды, кыска керфекләре шөпшә угыдай тырпайды.
«Миннән?»
«Гафу итегез. Ләкин мин үземне зират директоры итеп күргәндәй булдым».
«Монда минем ни катнашым бар?»
«Ә сез… үлеп, туганнарыгыз… минем янга кабер урыны сорап килсәләр? Ышаныгыз, мин «Үлмәсен иде!» димәм…» Ә хәзер, рәхим итеп, эштән куып чыгара аласыз».
«Юк инде, кадерле Әхтәм Ядкаревич! Зират директорын кулдан ычкындыру акыллылык булмас, минем тынычлап үләсем килә… Синдәй образлы фикер йөртүчеләрнең урыны нәкъ бездә… Шаяртуыгыз бик күңелле булды, рәхмәт. Эшләгез!»
Әйе, башлыкка үпкәләү урынсыз. Көр күңелле, теләсә нәрсәне шаяртуга бора белә…
– Рәхмәт, Чулпан Исхаковна… – Әхтәм янтаеп урыныннан тора: олеандр чәчәгенә орынсаң, башлыкның йөзе чалшаючан.
– Авылыгызда берәрсенең урман мәтрүшкәсе юк микән, сораш әле. Күп түгел, бер уч кына. Авторлар кергәндә, мәтрүшкә чәйгә бик тансык. Оригиналь дә була.
Апкилер Әхтәм, ник апкилмәсен. Кочагы белән апкилер…
Фирдәвес көтеп тора инде. Баскычтан менеп, бинаның соры колонналы ышыгы астында, кибетнең зур тәрәзәләрен саклап сузылган тимер торбага терәлгән. Бүлтәйгән портфелен бетонга куймыйча, шул торбага утыртып тоткан. Кызыл чәчәкле кара яулыгын кысып бәйләгән, ак плащ (бүтән ни кисен инде – өч ел шул плащ) якасын күтәргән, аягында кызыл резин итек. Портфеленнән кала, кулына ниндидер төргәк тә тоткан.
– Бусы ни? – дип сорады Әхтәм, целлофан төргәкне капшарга үрелеп.
– Ой, киттек тизрәк! Билетка чират инде!..
Портфелен Әхтәм тотарга өлгергәнме-юкмы икәнен дә, артыннан киләме-юкмы икәнен дә карамастан, ул, ике баскычны бер итеп, тротуарга төште, аннан гына аны култыклап алды.
Читать дальше