Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Язучы, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге томында төрле елларда язылган хикәяләре, биш повесте урын алды. Аларда яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, әдәп-әхлак, тормыш-яшәешебез тасвирлана.

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Уф-ф! – диде ак киемле кала хатыны һәм әллә каян гына яшел каймалы ак кулъяулыгы чыгарып, сак кына баскалый-баскалый, маңгаен, колак артын, муенын сөрткәләде. – Рәхәттә яшәүчеләр бар да соң! Сахра!.. Табигать нигъмәтләре… Бакчы нинди чәй, ә? Рәхмәт, кадерлем! Без дә торган булабыз инде. Шәһәрне әйтәм… Ә! Сөйләп бетермәдең ич әле! Ирең, ирең…

– Белмим дидем ич. Элек эчкәли иде, хәзер белмим.

Ак киемле хатын эшләпәсен өстәлгә салып куйган иде. Ул ат ялыдай бер якка асылынып төшкән чәч көлтәсен артка селтәп җибәрде дә авызын бармак очлары белән генә каплап көлеп алды:

– Ничек белмисең?

Сөембикә сүзнең тагын былтыр яз чыгып киткән иренә әйләнеп кайтуын теләми иде, шуңа күрә торды да ачык ишек бусагасына барып басты, кулларын баш артына кушырып, ишек яңагына сөялде һәм, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:

– Китте ул, – диде.

– Ташлапмы?

– Ташлап.

– Балаларыгыз бар идеме соң?

– Икәү. Кызык, сагынмыйлар…

Тыштагы яктылык Сөембикәнең ак халатын үтә күренмәләндереп тора иде. Ак киемле хатын аның халат астыннан берни дә кимәгәнлеген күреп алды. Ул аның яктылык алтынлатып калдырган балтыр төкләренә, нәзек биленә, мул күкрәгенә кырын караш ташлады да: «Сәламәт тә соң, чукынчык!» – дип уйлады.

Кара ишек яңаклары кинәт кенә рамга әйләнде. Ә рам эчендә яланаяклы шушы сәламәт хатын, яшел үлән, өч умарта, арканлап куелган аклы-каралы бозау, саргайган печән чүмәләсенең ярты ягы. Чиста, тын. Кан басымы күтәрелгәндә колак шаулаган шикелле, тигез генә итеп бал кортлары гөжли. Печән, бал, төтен исе…

– Котылгансың, – диде шәһәр хатыны, тавышына юату билгесе чыгарырга кирәклеген вакытында искәреп. Ә ул моны булдыра ала иде.

– Юатмагыз… Кызганыч, – диде Сөембикә.

– Безнең язмыш кызганырлык та шул.

– Мин аны әйтәм… Ялгыз башы нишли торгандыр. Монда, ичмаса, вакытында җылы ашы, юган киеме әзер иде.

– Төкерсәнә! Дөньяда ирләр беткән димени?

«Анысы шулай, – дип уйлады Сөембикә. – Әнә аңа да сүз катучылар юк түгел дә бит кана…»

– Үземнекен мин үзем куып чыгардым, – дип дәвам итте ак киемле хатын. – Кибеттә эшлим, үз көнемне үзем күрәм… Аерылышуга, машина алып куйдым. Атка ияр генә табыла инде ул. Кем кызыкмас, мәйтәм. Мин сине, син мине белешмибез дигәндәй, яшереп тормыйм: миңа гыйшык тоткан атлы кыланып, машинага кызыгучылар… Ярар инде, сөйләп тормыйм. Булды, булды… Бер көтү, ачуым килмәгәе. Тик бозау көтүе… Ошаганнары булды, ошамаганнары… Әй сеңлем!.. Әйе, әйе, гаҗәпләнәсе юк, сеңлем… Син минем йөземә карама, хатын-кыз үз-үзен саклый белсә, гүргә дә кыз булып керә ала ул… Әйе-е-е, булмады түгел… Аннары минем кибетемә – мин кибет мөдире – бер йөкче килеп урнашты. Кем икәнен күз асла- ры бер чакрымнан кычкырып тора… Ичмасам, тегеләре шикелле тел сындырып, үзләренең чәүкә генә икәнлекләрен былбыл дип тәкъдим итеп азапланмады. «Ниса Хаковна, – ди бу, беркөнне чираттагы премиясен чөмереп кергәч, – машинаңны күгәртеп яткырма, рульне генә түгел, үзеңне дә ничек тотасын белермен, мине әрәм итеп сасы тулай торакта яткырма инде син». Туры сүзе майлар булып күңелемә ягылды да ятты бит, әй!.. Үземнең дә иләсләнебрәк йөргән чак иде, шушы премияңне эчүне соңгысы дип ант итсәң, риза, дидем. Икмәк тотып ант итте. Ант иткән ирне ничек тотасын беләм мин, сеңлем.

Керттем… Язылышырга ашыкмыйм әле, аның белән бүлешәсе килеп торган мөлкәтем юк, дөнья хәлен кем белә. Кем белә әле аның нинди булып чыгасын. Дөрес, гөнаһысына кермим, машинаны күз карасы кебек кенә тота. Ир буларак та… Хи-хи-хи… Тик менә бозау да бозау, ул да бозау инде!.. Бер яктан, кулайлыкка бик кулай инде бу – кай якка өрсәм, койрыгын чәнчеп, шунда чаба. Әле менә быел курортка бардым, үземне генә җибәрде, карышмады. Ә менә кайтып төшсәм – гаражның йозагы күгәреп беткән. Машинага утырып та карамаган, юньсез. Бер ай буена бит ул. Кеше ял иткәндә, миңа язык мәллә дип маташа. «Кеше» дигәне мин булам инде, янәмәсе. Ах, мәйтәм, иманыңны фәлән-төгән!..

– Нигә, яхшы ич инде: машинаны, үзенчә, саклавы булгандыр.

– «Саклавы»! Машинаның бер кич гараждан чыкмавы күпмегә төшкәнен беләсеңме соң син?!

– Кеше гаражында тотасызмыни? Түләпме?

Ак киемле хатын, шуны да белмисеңмени дигәндәй, читкәрәк борылып, башын артка ташлап куйды.

– Бәй! Шәһәр кешесен трамвай белән такси гына ташып бетерерлекмени?

– Ә-ә-ә…

– Шул шул менә!

– Ниса… апа… Минем бераз гына әчеткән балым бар иде… бәлки, ни… әз генә, ә? Кала кешесендә… бигрәк тә сез кибетчеләрдә затлырагы да бардыр. Шулай да, тансыкка, дим.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x