Ят хатынның якынаюын күргәч, Сөембикә итәген сыпыргалап алды, төсләгечен баскычка куеп, кулын халатына сөрткәләде дә, бөтен йөзе белән елмаеп:
– Исәнмесез! – дип эндәште.
– Матур икән монда, – дип җавап бирде ак киемле хатын. Тавышы таң җиле сыман ягымлы икән. Ул тавышны тагын ишетәсе килеп тора кебек.
– Каенлык булгангадыр, – диде Сөембикә. – Ә бу якта юкәлек, аннан ары карабодай басуы.
– Монда бер ир кеше буталмадымы?
– Иртә белән завхоз килеп киткән иде.
– Юк, күн курткалы, күлмәге шакмаклы. Күн итек кигән.
– Бөркү ләбаса, ник алай киенгән?
– Күренмәдеме, дим?..
– Юк.
– Ә машина? Зәңгәр.
– Моннан үтмәде.
– Хөрәсән! Кая олакты соң бу?
– Кем?
– Ирем лә, чәнчелеп киткере! Машинаны юып киләм дип китте дә, суга чумдымыни! Мокыт! Гөмбә оясы күрсәтәм, дип, әллә ниткән җәһәннәм ераклыгына алып килде дә… Дөньяга бу кадәрле дә бәхетсез җан булып килермен икән, билләһи!.. Матур сездә, әй, матур да икән соң!..
Кисәк җил исеп куйды. Аның көрән эшләпәсе умартачы өе почмагындагы сулы кисмәккә очып төшә язды. Сөембикә тотып калмаган булса, аның эссе кояш астында сасып беткән суга барып төшәчәге шиксез иде.
– Рәхмәт, – диде ак киемле хатын. Таралып төшкән чем-кара чәчен арттан җыйнады да эшләпәсен тагын да батырыбрак киеп куйды. – Авыл еракмы?
– Кайсысы? Моннан кай якка китсәң дә авыл.
Ак киемле хатын югалып калгандай булды, читкә, каядыр каен ябалдашларына карап сөйләшкән җиреннән кырт борылып, Сөембикәне баштанаяк сөзеп чыкты.
– Иң якыны, – диде ул.
– Иң якыны – безнең авыл. Тик анда җәяү ераграк – өч чакрым.
– Шунда аракыга киткән инде, алайса, имансыз.
– Эчәмени? Машинада булгач ярамыйдыр ич?
– Эчүен эчми. Тик ихтимал. Ирләргә ышансаң…
– Шулайрак шул… – дип уфтанды Сөембикә.
– Синеке эчә мәллә?
– Элек салгалый иде… Зуррак берәр эш эшләп ташлаган саен.
– Нинди эш инде ул «зуррак»?
– Утын алып кайтса… Шәһәргә ит, бәрәңге сатарга барса… Авыл җирендә эш бетеп тормый инде.
– Ә хәзер саламы?
– Белмим… Карагыз әле, мин баягынак чәй эчкән идем, самавырым суынмагандыр әле… Бал белән, ә?
Сөембикә ире турында сөйләүдән җиңел котыла алуына сөенеп куйды. Очраган бер кешегә зарлану эшмени ул? Ул ир яманлауны өнәми. Сәлимҗаны ташлап чыгып киткәч тә, аны хурлардай бер генә авыз сүз дә ычкындырмады. Әйе, аның ире салгалады. Яшерүдән ни мәгънә? Ул иренең бу хилафлыгын вакытлы чир дип кабул иткән, аның белән килешкән, үзе белеп туктар дип көтә иде. Көче җитмәде. Ташлап чыгып китте. Шәһәргә. «Сине кызганам. Күрәләтә бәхетсез итә алмыйм», – диде. Сөембикә ялынмады. Ул да ирен кызгана иде. Шуңа өстәп – ярата. Өзелеп. Һәм сагына… Тик аны бернинди көч тә ирен эзләп шәһәргә барырга мәҗбүр итә алмас. Хатын-кыз бөтен нәрсәсен югалта ала. Әмма горурлыгын… Анысы кагылгысыз. Ул – изге. Ул – үлгәнче кирәк. Мәңгегә. Хатын-кызның горурлыгы – үз-үзен ихтирам итүе ул. Шул ихтирамын югалткан хатын-кыз – беркем дә түгел. Үз-үзенә ихтира- мын югалткан хатын-кыз иң кирәкле нәрсәсеннән мәхрүм кала – ярату хисеннән. Сөембикә моны бик яхшы сиземли. Искиткеч яхшы. Ярата иде ул Сәлимҗанын! Матур итеп. Бар дөньясы белән. Ләкин ялынып түгел. Һичкайчан. Ялынып яратканчы, яшәмәвең артык. Ирне үзең белән калдырырга ниятләп ялынуны ул яратуга иң зур хыянәт кылу дип белә иде. Болай уйлау, бәлки, ялгыштадыр. Әмма дөньяда кайбер һич кире каккысыз дөреслекләрдән дә кешелеклерәк ялгышулар булу ихтималын ул күңеле белән сизенә, шуңа инана, хәтта табына.
Үзен умарталыкка килеп чыккан ак киемле хатыннан ямьсез санаган Сөембикә менә нинди иде.
Ак киемле хатын, гәрәбә кебек алтынсу балны кызыл тел очы белән генә каба-каба, бер чеметем мәтрүшкә чәчәге салынган чәй эчте. Тәмләп. Ашыкмыйча. Мактый-мактый. Чынаякның эчке йөзендәге алтын кайма белән аның бармагындагы тар гына алтын балдак бер-берсен тулыландырып тора. Сул кулындагы зур кызыл кашлы йөзек нуры әле аның битендә, әле самавыр корсагында уйнаклап ала. Кызыл җирлеккә ялтыравыклы вак яшел төрткеләр төшерелгән тырнаклар… «Әкрен, чү, ашыкма, кабаланма» дигән төсле читкә тайпылып тырпайган чәнти бармагы… Сөембикә аның чәй эчү рәвешен ошатты, каршысына утырып һәм тулып торган яңакларына таянган килеш карап торды. Телевизор карагандагыча.
Умарталык өенең тәрәзәсе икәү генә, алары да кечкенә итеп уелган. Салкынча һәм күз бераз торгач кына ияләшерлек караңгылык. Әмма өй эчен самавырга сузылып төшкән пычак калынлыгы гына кояш нуры җылытып һәм ике хатынның ак киемнәре яктыртып тора сыман. Стенадагы агач чөйләргә кәрәзле һәм буш рамнар элеп куелган. Шүрлектә, тәрәзә төпләрендә кипкән агач гөмбәләре. Сәкедә печән, тун, зәңгәр тышлы бер мендәр, юрган. Почмакта тирләп торган су савыты һәм балта. Тәрәзә пыяласында ялгыз бал корты бәргәләнә иде, канатларыннан сак кына тотып, Сөембикә аны ачык ишектән тышка чыгарып җибәрде.
Читать дальше