Хәтер дигән нәрсә язгы инештәй ургып ташучан. Бу хәл без адәми затларның язмышына язган, күрәмсең. Әле кар яуганы, әле яшен яшьнәгәне шикелле. Шуның кебек, кайчан гына Фатих Хөснинең, бер учма чал чәчен сыпырып алганы соңында, өйгә ут капкандагы чагындагыча ялкынланып сөйләгәннәре истә. Хәсән Туфан чыкса, җан учагы дөрләп китәр. Хәсән Сарьян әйткәндә, тынычлык, сабырлык килер булды. Габделхәй Сабитовның тыйнак кына итеп сөйләвеннән җылылык иңәр иде.
Габделхәй Сабитовның яшәп дөнья куймышыннан соң әллә күпме вакыт үткән дә киткән икән инде. Тик аның әтиләребез кулындагы тугызлы чалгы, әниләребезнең җанын кыйган уракмы ише бераз бөкрерәк гәүдәсе, болгарларча җирән чәч, мыек-сакалы искә төшкәндә, ул тере, сау сурәттә күз алдына килә дә баса.
Күңелгә «Нәрсә юк әле соң?» дигән уй кергән мәлләрдә, кемдер белән хәл-әхвәл белешүләрнең ихласлыгын теләгән шәтләрдә, ул – Габделхәй Сабитов җитми сыман булып киткәли. Язучыга арадашчы, аркадаш кирәк. Ошбу җәһәттән аны алыштырыр. Мәгънә сүзле Мәгъсүм Хуҗин белән, әйтик, Рәис Даутов, Наис Гамбәр кебекләр бар барын. Боларга узып барышлый гына булса да ихлас сәлам иңдерү, аларның «вәгаләйкем» дип әйтүен хуш кабул кылу әйбәт. Шулай да, шулай да, шулай да… Габделхәй Сабитовның:
– Ни майтарыш? Нишлисең? Мин мондый бер хикәя язганыем әле, малай, – дип эчтәлек сөйләүләре – үзе бер гомер иде ул. Кайдадыр сине ашыккан җирең, ашкынган эшең көтеп тора; тик аны бүлдерү, сүзенә колак салмау, үз мәнфәгатеңне уйлау аның янында иманыңнан бер мизгелгә ваз кичүгә тиң иде шикелле. Әйтә белде, тыңлаттыра белде. Бүтәннәр, гадәттә, ашыгучан, кабаланучан, дөнья куучан. Болары рәтендә Габделхәй Сабитовның рухы тансыклаган җиргә ут күреп яуган яңгыр сыман кирәкле, сүзе җанга шифалы иде.
Каударланмады, чәпчемәде, гайбәт сөйләмәде, сорамады, таләп итмәде. Үз үсәрен белеп үскән юа, үз пешәрен белеп пешкән каен, җир, кура җиләге, үз өлгерәсен белеп өлгергән чикләвек, үз җитәсен белеп җитешкән бәрәңге кебек.
Татар мәдәниятенә хәл кадәре көч куеп, үткәнебездән киләчәгебезне барлау җәһәтеннән, һәрбер татар язучысына хас рәвештә, теш казнасын кан чыкканчыга хәтле кысып түзгәннәрдән берсе шул иде инде – Габделхәй Сабитов. Талпынган кош. Үз оясыннан гөмбәзенәчә менә алмый калган тургай йә керәшә баласы. Үз йөрәген тегермән ташыдай теши алса да, йодрыгын учлап, дөнья өстәленә дөбердәтеп суга алмады.
Хәер, аның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында әйбәт режиссёрларыбыздан берсе Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган «Гарасат» дигән трагедиясе тормыш-көнкүреш галәмәтләре, фаҗигасе бугазына мең чылбыр буган татар халкының, ни аяныч хәлдә калып та, һичкайчан билен бирмәс рухын тантана итү рәвешендә кабул кылынган иде. Бу әсәрне Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы белән генә янәшә куярлык. 1912 елгы вакыйга. Үз иленнән авылы белән сөрелеп, Лена елгасы төбәгендә үз-үзләрен сәясәт кендеге итә белгән татар кавеме. В. М. Ульяновның «Ленин» дигән кушаматы әлеге шул вакыйгалар тәэсиреннән, кичерешеннән алынган. Димәк, җаннары гөнаһсыз кыелган татарлар рухыннан да, тикмәгә түгел. Шуңа күрә дә «Гарасат» спектакле, бигрәк тә анда яңгыраган җыр соңында тамашачыларның, бер-берсеннән уңайсызланмыйча, күзләренә яшь килә торган иде.
Язучының үз халкы данлаган бер әсәре булсын да кереп ятарга уңайсызланмастай, оялмастай кабере булсын ул. Габделхәй Сабитовча.
Бу яктан аның дача төзеп керү кыйссасы хикмәтле. Имеш, зур бер ташлама ясап, эттән сөяккә димәктәй, бер дә бер заманны Татарстан язучыларына бакчачылык ширкәте бүлеп бирмешләре. Васильево бистәсеннән ары уң кул тарафтан, җәяүләп ярты сәгать юллык урыннан. Шундагы кирпеч заводы, шагыйрь Шамил Мәннаф әйтмешли, яүҗүҗ-мәэҗүҗдәй умырып алганның соңында калган кызыл, үзле балчыклы урыннан. Габделхәй Сабитов хатыны Фәтхия ханым белән, йорт төзү мәшәкатьләрен, маҗараларын Сират күперен кичкәндәй итеп, үз йортлары тирәсен, җирен гөлбакча иттеләр. Яшелчә, җиләк-җимеш дип түгел. Чәчәкләр үстереп. Мәгънәле. Габделхәй Сабитов, җирдә казынып, гүрдәгедәй үзле балчыкны да татар болай итә ала ул дигәндәй, үрнәк күрсәтте. Үрнәк кенә түгел шул. 1975 ел бит. Татарга әз генә мөмкинлек бир, аркалыгын төшер, тышавын чиш – ул ташта да чәчәк үстерер. Ул менә шушыны сүзсез дәлилләде, раслады да күрсәтте.
Ул Фәтхия апа белән үзләре үстергән чәчәкләренең орлыкларын, бүлбеләрен тирә-күршедәге язучыларга, димәк, халыкка өләшә иде. Әгәренки аларның түреннән узган чакта Габделхәй абыйның сәламен ишетмәсәң, ни кояшлы көн дә сүрән тоела сыман иде.
Читать дальше