Бабыр патша – узган дәвер генә, –
Тәхетләрдән эзләр калмаган…
Бабыр шагыйрь безнең белән бергә,
Аны тузан каплый алмаган!
1972
«Күз уйнатма, диләр, Нури, син яшьләргә,
Синең белән кызык түгел көләчләргә!..»
Аһ, ни чара, артты тагын бер куаныч
Миңа нәфрәт саклап йөргән көндәшләргә.
Үзләре дә алар инде түгелләр яшь:
Алҗыган, хәлдән тайганнар, кайсы пеләш…
Гаҗәпләнәм, нигә үрә тора икән
Юк чәчләре мескеннәрнең мине күргәч?!
Картайсам да, бик бирешмим, көчем булгач,
Көләчләр дә какмас, сөяр төшем булгач.
Ләкин юкка куанмыйдыр дошманнар да… –
Тик борчылмыйм, көнләшерлек эшем булгач!
1972
Тургай картаямы икән?
Ибраһим Гази
Саф җанлы кеше дөньяны
Шигырьдә күрә икән…
Ә фани дөнья борчылмый,
Ул кызганып-нитеп тормый:
Анда тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән…
Соңгы тапкыр очрашканда
Ап-ак күлмәктән идең.
Кул бирдең гадәттәгечә.
Әйткәндәй ничәмә-ничә:
«Шагыйрь кеше шулай инде,
Ул гел елмая!» – дидең.
Күп яши торган кешеләр
Елмая, көлә, имеш.
Аңа вакытың калмагандыр,
Ыгы-зыгың алдагандыр…
Иҗат гомерең барын бар да, –
Хәят бер генә, имеш…
Чәчәкләр китердем менә…
Ә дустым күрә микән?..
«Шагыйрь, ник елмаймыйсың?» – дип,
Мөлаем көлә микән?..
Нигә тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән?!
1972
Үрелгән үрмә гөл төсле
Ил арасында,
Әйләнгән төрки телләрнең
Ут-агасына 21 21 «Учак иясе, кабилә башлыгы, аксакал» дигән сүз.
,
Кол Галиләр, Сараилар
Телен уйнаткан,
Юаткан, уйлар уйлаткан,
Дәртләр уяткан,
Кичергән баштан күп хәлләр,
Күп хадисәләр…
Шундый телне, тартынмыйча,
Бетә дисәләр, –
Мин ышанмам, туган телем!
Гомер-гомергә
Газиз халкым белән җирдә
Яшәрсең бергә!
Синең аша Сәгъди, Хәйям,
Хафизлар сазы
Чыңлады татар халкына
Тагын да назлы.
Русча Пушкин шигыре безгә
Булса гөл төсле,
Татарча ул гөл тагын да
Ачыла төште.
Тел ул – халык хәзинәсе,
Бай да, тирән дә!
Шул телгә тел тидергәннәр
Йөри тирәмдә.
Юк, ышанмыйм мин аларга,
Уйлары керле!
Булган телем, булыр телем
Озын гомерле!
1972
Таяк була, диләр, ике башлы,
Хәят та шул таяк сыман нәкъ:
Бер башы – без туган чак дөньяга,
Икенчесе – дөнья куйган чак.
– Тотын! – диеп суза безгә элек
Ул бер башын, тәпи басарга.
Аннан суга икенчесе белән:
– Вакыт, – диеп, – йомгак ясарга!..
1972
Син салкында җылы кояш төсле,
Эссе көндә – җилдәй җиләс син.
Көзге урманымны бизәп торган
Зифа буйлы янар миләш син.
Венерадай коеп җуйган сының –
Бер каравы сиңа бер гомер…
Аһ, бу күзләр, синең гүзәллеккә
Сокланудан туяр микән бер!
Тирә-якта җимеш агачлары,
Урман, болын, Идел сулары…
Күзләремә матур күрсәтәсең
Тик син генә бизәп шуларны.
Чибәрләр азмыни бу дөньяда:
Тирә-юньдә, күрше-күләндә…
Юк булалар ләкин алар кинәт,
Синең сының алга килгәндә.
Димәк, синдә мин эзләгән җәүһәр,
Миңа кирәк җырның кыллары…
Сиңа карап җанның яшәргәне,
Флейтадай уйнап торганы!
1972
Инде син дә, Нури, калдыңмыни
Үз бусагаң төбен таптарга:
Үз хәләлең кабул иткәнне дә
Бәхет санап йөрер чакларга?!
И, кайда ул каш астыннан карап
Өзгәләнеп торган сылулар?!
Мин тыйнак та, тәкәббер дә идем, –
Шуңа җәза микән соң болар?..
Картлык мине тәкъва бер абзыйга
Әйләндермәк була…
Качарга! –
Тузып беткән гадәт читлегендә
Мөмкинмени сайрап яшәргә!
Әйткән әйтсен әйдә «Аякларың
Берсе җирдә, берсе гүрдә»не.
Миңа кыйммәт хисләр азатлыгы,
Сандугачның сайрап үлгәне!
1972
Әйдә әле, дустым, элеккедәй
Утырыйк бер икәү бергәләп,
Икәү генә калган чакларда да
Мәҗлес була иде түгәрәк…
Күтәрелә иде тулы җамнар,
Алар белән бергә күңел дә,
Нинди генә йолдыз кабынмады
Без кавышкан төннәр күгендә!..
Айный алмый юмарт бәхтебездән,
Каршы ала идек таңнарны.
Мәхәббәтнең кайнар кочагында
Белми идек йөрәк талганны…
Читать дальше