1 ...7 8 9 11 12 13 ...16
Атлы яулар ни гомерләр көрәште, –
Күтәрделәр байрак итеп кояшны,
Хуш исле җир җылынганнан-җылына, –
Искитәрлек тамчыларың җырына:
Тып-тып, там-там-там…
1971
Тукай кебек, син «күлмәксез» тудың, –
Күралмадың дөнья рәхәтен,
Колдан рәссам булдың, шагыйрь булдың,
Җырлап үлдең халкың хәсрәтен…
Син атылган йолдыз булып төштең
Моңсу казах далаларына…
Кара язмыш – кара таштан үстең
Һәйкәл булып!
Олы җаныңа
Мин сокланам! Карыйм уйчан сынга,
Килгән саен көн дә «Каштан»га 14 14 «Каштан» – Трусковецтагы шифаханә клубы. Тарас Шевченко һәйкәле шуның алдында урнаштырылган.
,
Күпме уйлар, күпме серләр, моңнар
Алып була икән таштан да!
Ни уйлыйсың? «Украинам!» – димсең?
Син куеныңда азат җиреңнең,
Иң беренче син богавын чиштең,
Тозакларын аның җимердең.
– Халкым! – дидең, Тукай кебек син дә,
Шагыйрь итте сезне халкыгыз.
Үлем белми халык!
Шуңа җирдә
Мәңгелеккә сез дә калдыгыз.
1971
Тартыша торгач, яз инде
Җиңеп чыккан кышны, –
Молдаван кызлары мине
Бер почмакка кысты.
Мэрцишорны – яз билгесен 15 15 Ефәк җепнең ике очына да нәни йолдызлар беркетелгән бу билгене молдаваннар бер-берсенең күкрәкләренә тагалар, йортка, бакчаларга, терлекләргә эләләр, шулай яздан уңыш телиләр икән.
Миңа тага берсе,
Аңкытып рәхәт яз исен,
Шомырттай күзлесе…
«Сезнең шигырьләргә дә мул
Уңыш бирсен, ди, яз!»
Изге теләк була кабул,
Нури, син яз да яз!
Тага торгач яз бөтиен,
Мавыгып эше белән,
Үрелде дә миңа… җебен
Өзде теше белән.
Үбә дип торам… – Җеп түгел,
Үзәгемне өздең!
Әй сылу, талпынды күңел, –
Син яз идең үзең!..
1971
Каш астыннан күзен сирпеп,
Карый бигрәк серле итеп, –
Җанда дәртләр кузгала…
Яратса – яр итә белә,
Вәгъдә бирсә – көтә белә
Безнең чибәр кыз бала.
Кыз бала!
Хәтерләрен калдырырлык
Сүз әйтмәгез сез аңа.
«Ярар микән?» дия-дия,
Мини юбкалар да кия,
Калышмаска үзара:
Заманча атларга кирәк,
Әдәп тә сакларга кирәк,
Нишләсен соң кыз бала!..
Кыз бала!
Шушы тыйнак кыз баланы
Җаным-тәнем кызгана.
Казахы да, кыргызы да,
Үзбәге дә бик кызыга –
Татарлардан кыз ала:
Бигрәк матур татар кызы,
Гашыйк итә барчабызны…
Күз тидермик без аңа!
Кыз бала!
Ике бите – пешкән алма,
Кояш кебек кызара.
1971
Каркаралның 16 16 Каркарал – Казахстандагы шәһәр.
күге – күчмә болыт,
Җире – биек таулар:
Әкияттәге кебек урманнары
Мәңге-мәңге шаулар!
Шунда, балачакта, бер иртәдә,
Көтү куган төштә,
Әллә нәрсә булды кинәт миңа, –
Бүгенгедәй истә:
Бөдрә болытларның арасыннан
Фәкать миңа гына
Балкып торды Кояш, алып мине
Алтын михрабына
Вәхый килгән чакта пәйгамбәр дә
Шулай булмагандыр:
Минем кебек бөтен җаны-тәне
Нурга тулмагандыр!..
Шул таңда, шул гаҗәп бер мизгелдә
Рухым ашты «мин»нән,
Мин матдәдән кинәт мәгънә булып
Күтәрелдем җирдән.
Бар табигать миңа баш игәндәй,
Буйсынгандай булды:
Фанилыктан өстенлеген тоеп,
Җаным оеп торды.
Кытыклады күкрәгемне шатлык,
Сулкылдады күңелем:
Беренче кат шунда шигъриятнең
Күк капусын күрдем.
Кайтар мине, хәтерем, үткәннәргә,
Кыя тауларыма,
Сабый җанга хикмәт нуры салган
Гаҗәп таңнарыма.
Элеккедәй пакьләп вөҗүдемне,
Кояш, нурыңны чәч!
Күтәр мине алтын михрабыңа,
Илһам, күгеңне ач!
1971
Туры килде атның иң асавы, –
Тәвәккәлләп мендем ияргә,
Шуннан бирле форсат табалмады
Аякларым җиргә тияргә.
Ярышларда сынды өзәңгеләр,
Тезгеннәрем шартлап өзелде.
Чапкан шәпкә кинәт ялтарды ат, –
Егып китмәк булды үземне.
Заман аты – юртак, әйдәүләрең
Кирәк түгел бер дә ул атка!
Мин үземне үзем камчыладым,
Тиң булыйм дип шушы поракка 17 17 Порак – канатлы ат.
.
Юк, ул атны явыз ният белән
Бирмәделәр, белеп бирделәр, –
Исән килеш егылмас, ул – батыр,
Бабалары кебек, диделәр.
Шул асауның чыгымчылавына,
Дулавына тәмам өйрәндем…
Килә әнә моңы ил җырлаган
Борынгы һәм яңа көйләрнең.
Читать дальше