Саримә бик җитди бер кыяфәттә баш какты, бу аның, бик яхшы, дигәнен аңлата иде.
– Имтиханнан чыгып киткәндә әйткән сүзләремне исегезгә төшерим дип кенә килүем. Заодно сеңелкәшне дә эләктердем. Бер киребеткән укытучы гарәп язуыннан билге куймый йөдәтә. Аның да минем дәрәҗәгә күтәреләсен белми әле ул.
Сүзгә читтән генә күзәтеп торган икенче бер укытучы кушылды:
– Акыллым, Сезгә мин ничәле куйган идем соң?
– Сезнеке билгеле инде – «бик яхшы», шуңа үч тә сакламыйм бит, туп-туры Саримә Сәфихановна янына килдем.
Фольклор укытучысы эчтән нидер уйлап елмайды, әмма сер итеп калдырды шикелле, бары тик:
– Отлично, акыллым, отлично, димәк, мин кеше буласыгызны алдан күргәнмен, – диде ул, егетне юрамалый сөендереп.
Кафедрада мондый кызыклы очрашулар, сөйләшүләр еш булып тора, аны әллә ни игътибарга алган кеше дә юк. Чакырылмаган «кунак» чыгып китүгә үк, аның килгәнлеге дә онытылыр иде, бәлки, әмма ул, элекке гадәте буенча булса кирәк, ишекне япканда, артына борылып, кисәтүле җөмләсен әйтүне хуп күрде:
– Деканатка кереп, сеңелкәшнең дә кем буласын әйтеп чыгарга кирәк, анда мине яхшы беләләр, сүземне аяк астына салганнары юк. Кешенең кемлеген аера белсәгез, хәзер анда Сез утырыр идегез. Кеше булырга кирәк, Саримә Сәфихановна, кеше булырга.
Абыйсыннан аерылып калган кыз, рөхсәт сорамый-нитми генә, буш урындыкларның берсенә килеп утырды. Зачёт куймаган укытучыны бик тиз тапканнар: кыз өстәл өстендәге дәфтәр-кәгазьләрне озак караштыргалый алмады.
Яшь булса да, Хәзинә ханым принципиальлек, гаделлек белән танылган мөгаллимә иде. Җитәкчелекнең нидер әйткәне күренеп тора, аксыл йөзендә тимгел-тимгел алсулык, шулай да сабыр гына кызга эндәште:
– Сеңлем, мин сезгә, предметны белә, дип язып куярга һич кенә дә каршы түгел, һич югы, хәрефләрне генә укып күрсәтегез. Өйдә әзерләнергә бирелгән текстларны да саклагансыз икән.
Имтихан тотучы укытучыдан мондый гамәлләр көтмәгән иде булса кирәк.
– Ни бит, мин бит хәреф танымыйм. Ни бит… минем абый майор бит… деканатта әйткәннәрдер бит, – дип аңлата башлаган иде генә, Хәзинә апасы журналын ук япты:
– Сеңлем, мин боларны беләм, ФСБда гарәп хәрефләрен тануның кирәге чыгарга мөмкин. Кеше булу кайчак укырга-язарга өйрәнүдән дә башлана.
2009
Мин өйләнергә уйладым. Көтмәгәндә-уйламаганда. Тиздән хәләл җефетем булырга тиешле кыз урам як бүлмәбезнең иң түрендә ак шәлләр ябынып утыра иде. Чәчләрен уртага ачып үргән. Совет акчасыннан гына тишеп ясаган чулпылары күкрәгенә яткан толымнарыннан эре тамчылардай тамып тора. Йөзләре алсуланган. Күз төпләре дымлы. Әле генә әниемә нәрсәдер сөйләгәнлеге ап-ачык. Ишектән мин күренгәч, серне белмәсен дип тынып калганнар булса кирәк. Кыз күзләремә сагышлы гына бер карады да авыр сулап куйды. Аннан ярым борылып тәрәзәдән урамны күзәтергә тотынды. Миңа шулай тоелды. Кем белә, ул, бәлки, иркенләп сагышланыр өчен генә йөзен читкә боргандыр. Ә бәлки, сагышланмагандыр да?!
Килеп керүемне артык игътибарга алмаса да, илтифатсызлыгын күрсәтеп, карашын читкә борса да, нәкъ менә аңа өйләнәчәгем инде тәгаен хәл кылынган иде. Кылынмаска: безнең түбән очта мондый чибәр кызны минем гомер күргәнем юк! Урындыкта утырган килеш тә төз чалымланган гәүдәсе, бер-берсенә матур итеп сылап куелган, миңа ят чәчәкле оеклар кигән аяклары, кечерәк кенә борыны, кыйгач кашлары, тип-тигез тешләре… Баскыч төбендәге галошлар арасына салып калдырылган уймак үкчәле туфлиләре…
Әгәр минем үзенә өйләнәсемне белгән булса, ул, миңа исе дә китмәгән бер кыяфәттә, урам якка карап утырыр иде микән?! Әни әйтмешли, ирләргә кытлык бер заманда! Бөтен урамга әтидән башка сугыштан әйләнеп кайткан ир заты булмаган чакта! Без бу турыда абый белән көн дә ишетеп торабыз, балаларының сау, әтиебезнең исән-иминлегенә әнинең табын саен шөкрана кылулары бераз туйдырды да инде, аның каравы инде икенче ел өстебез бөтенлеккә, тамагыбыз туклыкка үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз.
Ирле йортка кызның килен булып төшәргә риза буласына шигем юк. Ул бездә түр тәрәзә төбендә чигү чигеп, бәйләү бәйләп кенә утырыр. Әни уңган, ул аның кулын йорт эшләренә тидермәячәк тә, авыр эшне әти, абый белән үзебез дә эшлибез. Бергәләп яңа салынган, кыш кирәге чыкса дип мич тә чыгарылган ак келәттә яшәргә дә яшәргә.
Кыз матур! Их, тагын бер генә тапкыр бу якка да борылып караса! Карады! Караган чакта уң толымы чулпысы-ние белән аркасына сыланып ятты. Яныннан үтәргә батырчылык итсәм, шул чулпылардан тартып булса да яраттырачак идем мин аны!
Читать дальше