Илдар үз әтисенең кырыкка җитеп тә тәмәкене һич авызына алмаганлыгын башына да китермәде.
– Тәмәке тартырга, эчәргә өйрәнгәч килерсең, яме, кияү! – диде Ягъфәр абыйсы, тагын да чеметтеребрәк.
– Ы-ы-ы…
Рәйсә бу сүзне көтмәгән иде. Илдарга үпкәләп, иреннәрен турсайтты да, саубуллашмый-нитми, печәнлеккә элдерде.
…Узалый автобустан төшеп калгач, Рәйсә күтәрткән юл буенча шул чакларны уйлады. Авылга җитәрәк, хәл алыйм дип, сумкаларын җиргә куйган гына иде, янына шап итеп бер мотоцикл килеп туктады. Башына кыңгыр солдат кепкасы кигән, гимнастёркасын буып торган каешының перәшкәләрен ялтыраткан, авызына пыскып торган папирос капкан бу егет Илдар иде.
– Исәнме, Рәйсә! – диде ул, мотоциклыннан төшә-төшә, авызындагы папиросын бер якка гына күчереп. – Менә мин кайттым! Ни диярсең хәзер?!
– Фу, сездән тәмәке, аракы исе килә, читкәрәк китегезче, – диде кыз, буяган тырнаклары белән үзенә таба килгән төтенне җилпәзә белән кугандай гына этеп. – Кем булдыгыз соң әле? Һич танымыйм.
Илдарның пыскып төбенә кадәр килгән тәмәкесе иреннәрен пешерсә дә түзде, авызындагы төкерек кайнарлыгы янында ул чүп иде.
– Чыгасыңмы вечерга? – дип сорады ул бераздан, алай да тәмәкесен тузанлы юлга төкереп.
– Вечерга? Анысы ни-нәрсә тагын?
Рәйсә Илдар армиядә вакытта вечерларга баштарак чыккалаган, әмма сигезенчедән соң авылдан ук китеп барган иде. Хәзер аның хыялында ак костюм кигән, кулына чын күннән портфель тоткан, борынына алтын кысалы күзлеген элгән шәһәр малае икәнлеген Илдар белми шул иде әле.
Ул, мотоциклда калган килеш кенә, яшел гимнастёркасын бер яшь солдаттан салдырып алган чалбарына кыстырган каеш астына ике яктан баш бармакларын батырды, алга-артка шудыргалап торгандай итенде. Илдар әллә биленең тыгыз буылганлыгын тикшерә, әллә, каешның каптырмасын ычкындырып, кемгәдер бик шәпләп төшерергә маташа иде. Үгезнеке кебек ярсыган күзләреннән үзенә каешның перәшкәле башы белән үк тамызганнары кызга ап-ачык күренә. Каеш чираты егеттә калганлыгын аңлаган кыз исә текер-текер генә, авыл эченә дә кереп тормыйча, бәрәңге бакчаларын кистергән сукмаклардан үз очларына таба сыпыртты.
2006
Саримә ханым, инде эшләр бетте шикелле, кайтырга кирәк, дип кенә торганда, кафедра ишеге ачылып китте дә, кара күн плащ, затлы эшләпә кигән бер ир кеше килеп керде. Уң кулы белән үзеннән күпкә яшь, әмма кашы-күзе, авыз-борыны, хәтта чырай чалымнары белән туганнар икәнлекләрен кычкырып торган кызны җитәкләгән, сулына крокодил тиресеннән дипломат тоткан иде ул. Рөхсәт сорап-нитеп тормастан, түргә узды һәм дипломатыннан зәңгәр тышлы зачётка, берничә фоторәсем, кәгазь-дәфтәрләр чыгарып, Саримә алдындагы өстәлгә китереп салды. Күзләре белән каш астыннан гына, күрдегезме дип, бүлмәдәгеләрне бер сөзеп алганнан соң, фотолардан башкасын, сыпырып, икенче бер өстәлгә күчерде.
Университетта озак еллар эшләсә дә, ул белем биргән укучылар саны бихисап булса да, Саримә аны таныды. Йә бик яхшы укыганнарны, йә тыңламыйча утырганнарны, имтиханда биргән соравына җавап тапмаганнарны бик яхшы исендә калдыра иде ул, тик менә, еллар узгач, исемнәрен генә әйтеп бирә алмый.
Хәзерге заман әдәбиятыннан имтиханда берни сөйләмичә утырган егеткә, кызганып, инде соңгы елы, кем белә, бәлки, милләткә бөтен җаны-тәне белән хезмәт итүче булыр, сәүдәгәрлекне сайласа, баеп китсә, әдипләрнең спонсорына әйләнер, газета-мазар тирәсендә эшләсә, халык язмышын кайгыртып, мәкаләләр язар, мәктәпкә барса, директор-фәлән итеп куярлар да, яхшы укытучыларның кадерен белер, үзе исә укытудан ераграк торыр дип уйлады. Дөрес, егет жәлләп куйган «өчле»гә риза түгеллеген шунда ук сиздерде. Зачётканы алганчы дәшми генә торса да, аудитория ишеген япканда:
– Сез минем кем булачагымны белмисез әле, кызганыч, – дип әйтеп ташлады. – Бәлки, үз язмышыгыз да минем кулдадыр.
Әллә кайчан булып узган вакыйгаларның Саримә хәтеренә моңа кадәр бер дә килгәне юк иде, җае гына чыкмаган икән. Шуларны уйласа да, Саримә башлап сәлам бирмәде, кем Сез, кафедрада нишләп йөрисез, дип сорау алырга да тотынмады. Ул егетнең барыбер дәшәчәген яхшы белә иде.
Башындагы эшләпәсен, салып, зачётка янына куйгач, ишек катындагы көзгедә чәчен сыпыргалап алгач, тарагына өргәли-өргәли, ул тагын Саримә янына килде һәм сүзне сәламнәрсез-нисез генә башлады:
– Сезнең «өчле»гезгә карап тормадым, барыбер кеше булдым бит, Саримә Сәфихановна. Оныткансыздыр дип уйламыйм, алай да тагын бер танышу зыян итмәс, ФСБ майоры Фәйзан Тәминдаров.
Читать дальше