– Китәм дип… Мин бит иртәгә Тимертауга китәм!
Фәсхинур ни дип әйтергә дә белмәде. Сиксәннең теге ягына үткәнче күрше авылдан башканы күрмәгән карчыкның болай батыраюы аны аптырашта калдырды, әмма гаҗәпләнгәнен тышка чыгармады:
– Кем белән?
– Кем белән булсын? Кодагый белән инде. Әйберләр авыр. Күтәрешүчесез булмас.
Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, диләрме?.. Фәсхинур черәшеп беткән ике кортканың, төенчек-чемодан күтәреп, олы юлга чыгып басканнарын күз алдына китерде дә хәсрәтле көрсенеп куйды. Ямьбикә карчыкка килен йортында кыенлыгын белә иде ул. Алты баланы аякка бастырып биргәннән соң артык кашыкка әверелгән карчыкны бөтен авылдашлары кызгана. Кайсының – кендек әбисе, кайсын имләгән, кайсының кул буыннарын урынына утырткан Ямьбикә абыстайга хөрмәт авылда һәрвакыт зурдан булды. Авыр елларда да алар өстәленнән ризык өзелмәде, оныклары да ятимлек михнәтен акча ягыннан күрмәде. Инде менә кулыннан эш төшкән карчыкка рәт китте. Дөрес, ул теләсә ятып йоклады, теләсә утырып ашады, әмма ләкин йортта аның сүзе йөрмәде, аның сөйләгәненә колак салучы булмады, һәр әйткәне көлкегә алынды, һәр кылганыннан гаеп табылды.
Ямьбикә акылсыз карчык түгел, үзенең эшкә-киңәшкә ярамаганлыгын болай да аңлый, аңа нибары якты чырай, татлы сүз кирәк иде. Гомер буе бер табында утырып ашаган карчыкка аерым чәйләү бик авырга килде. Аның тамаксаулыгы, яшенә күрә хәрәкәтчәнлеге дә беркемгә ошамады. Ул көннәрен йорт аркылы гына яшәгән кодагыена кереп утырырга, җае чыкканда, килененнән зарланып, җанын җиңеләйтергә гадәтләнде.
Маһруйбану карчык кызының кыланышларына мәңге разый булмады, оныкларын үзенеке кебек үстергән, йорт салган, караган кодагыеның кирәксезгә чыгуы аңа бер дә ошамады, әмма бер рәтләнмәсә бер рәтләнер дип көтә бирде. Каенана-килен арасындагы хәлләр кеше теленә ныклап кергән, эш ояттан узган иде инде, шуңа күрә үзе салган йортында рәт күрмәгән ахириен Тимертауда яшәгән кызына озата барырга карар кылды.
Әйберләрең авыр булса, үземә дәшәрсең, дигәненә Ямьбикә әллә ни сөенгән кебек күренмәде күренүен:
– Замананы авыр, диләр, кем күтәреп караган, – дип, тирән мәгънәләр аңлатырга теләгәндәй, моңсу көйләп кенә җавап бирде.
«Әле ярый кердең, үтенеч-нәзерләремне әйтсәм сиңа гына әйтергә уйлаган идем, бик вакытлы булды, өйдә ялгызым, кайсы кая таралган чак», – диюеннән Фәсхинур Ямьбикәнең шаяртмаганлыгын аңлады. «Бездә генә тор, авылда туганнарың күп, бала-чагадан ялыксаң, аларга барырсың, кодагыең янына йөрештергәләрсең, син бит оныкларыбызның да кендек әбисе, артык кашык булмассың», – дип карады, карчык аны ишетергә дә теләмәде. Күршесенең теләктәшлек сүзләре туп-туры йөрәгенә килеп кадалды, чөнки чиратка салынырга тәкъдим кебек тоелды. Гомерен көтүчелектә уздырган мәрхүм әтисе, авылның кибетле башында – байлар рәтендә көн иткән Шәйхетдиннән, улына сорап, димчеләр килгәч, киреләнебрәк торган кызына карап кырт кына кисте:
– Атаңны картлык көнен чиратта уздырсын дисеңме? Ашлы-ипиле йорттан яучылап килгәнгә рәхмәтеңне әйт! Ичмасам, туйганчы бер йокларсың!
Алар шул көнне үк кышка сорап кергән ферма йортыннан Закирҗанның таза хуҗалыгына күченделәр. Атлы-сыерлы, ризыклы-эшле каената йортында Ямьбикәгә туйганчы йоклау насыйп булмады булуын, әмма ләкин җәйге таңда кояш белән торып, чыбыркы өстерәп тә чыгып китмәде. Җәен мал-туар арасында, бакчада, кышын итек түшәп уздырса да зарланмады, тамагы тук, өсте бөтен, атасы караулы, урын-җирле иде.
Ямьбикә кияүгә чыгу мәсьәләсен атасы хәл итүгә үпкә тотмады, киресенчә, менә бит, әле тыңламаган булсам, бүгенге көнебезнең ничек буласын кем белгән дип, эченнән рәхмәтләрен укыды. Үзләренә аерым йорт салып та кергәч, күңеленә тынычлык иңде. Гашыйгулласы сугыш кырында ятып калмаса, күз карасыдай үстергән төпчеге дә дөньядан вакытсыз китмәсә, көннәре үз агымына агасы да агасы иде кана. Җитмәсә, аның алдыннан гына абыйсы Зиннәтулла да гүр иясе булды.
И бахыр, кыш кына чык та үз яныма алдырам мин сине, әнкәй, дигән иде югыйсә, басу юлында соңгы тапкыр туктап хушлашканда, синнән башка чит илләрдә каңгырып ятам бит, пенсиягә чыккач, бергәләп кайтырбыз әле, Алла кушса… Авылда тормышлар җиңел түгел. Теләсә, Сәхап та күчеп килер. Заводта акча мул, эшләгән кешегә фатирын да бирәләр… Шундый сүзләр белән өметләндерде дә суга төшкәндәй юк булды.
Тимертауга китү уе карчык башында бер туган иде инде. Улы Сәхап, хатыны белән ызгышкан бер төндә, чыгып, бакча киртәсенә асылынды. Авылга килүче олы юл почмагында чүмәшеп утыра иде ул. Таңда болынга каз куучылар да, бозау арканлаучылар да аның үлгәнлеген башларына да китермәде, ерактан сәлам биреп узды. Күршесе Фәсхинур гына, Сәхапның сәлам алмавына үртәлеп, янына килгәч, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенеп, чәриләп кычкырып җибәрде.
Читать дальше