Рифа Рахман - Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет

Здесь есть возможность читать онлайн «Рифа Рахман - Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

  • Название:
    Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет
  • Автор:
  • Жанр:
  • Год:
    неизвестен
  • ISBN:
    978-5-298-02426-6
  • Рейтинг книги:
    5 / 5. Голосов: 1
  • Избранное:
    Добавить в избранное
  • Отзывы:
  • Ваша оценка:
    • 100
    • 1
    • 2
    • 3
    • 4
    • 5

Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапка тупланган өр-яңа повесть-хикәяләрдә, нигездә, совет чоры кешеләренең гыйбрәтле язмышлары, кичергән авырлыклары һәм якты хыяллары тасвирлана. Язучының шулай ук үзгәртеп кору елларын яктырткан әсәрләрендә көндәлек тормышыбыздагы гадәти күренешләр җылы юмор белән сурәтләнә.

Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Әнәй, мин сезнең яннан китәм, яраткан кешем бар, – диде.

Лилия шифаханәгә теш табибына киткән иде. Балаларның барысы да аптырап аталарына текәлде. Бу озын сүзсез тынлыкны ата кеше үзе бозды, әмма әйткәне үтә дә мәгънәсез булып чыкты:

– Мин еракта дип шаярышмагыз, әниегез белән әбиегезне тыңлагыз, тыңламасагыз, тау башыннан төшәрмен дә җитәрмен, мин шунда шалашта гына яшим.

Бу олы малайны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул үзен зурга, андый әтигә ни әйтсә дә хаклы санап, аннан да ныграк әйтеп ташлады:

– Беләбез без синең ул шалашыңны! Беләбез анда нишләвеңне дә! Кем белән яшәгәнеңне дә! Безгә синең кебек әти кирәкми! Китмәгәең тагын!

Булатнур китте. Әйберләрен алып-нитеп тормавы бер көнлек мавыгу, шаяру, ниндидер акылсызлык кебек кенә уйлаткан иде, алай булып чыкмады. Җәй дә узды, сентябрь дә үтеп бара иде, шалаш яныннан һәр таңда казан асканлыкны белгертеп төтен күтәрелгәне күренде. Инде менә Лилиянең Булатнур янына барып, ишеткән галәмәтләрен үз күзе белән күреп, чын-чынлап ышанып кайтуы гына.

Бераздан ул елавыннан туктады. Тынычланып калып, тагын каршысына килеп баскан Шомырткүзгә карады, арка йоннарын кирегә сыпырды, колак артларын кашыды, аннан, бер-бер карарга килеп, урыныннан торды:

– Ярар, Шомырткүз, моннан ары без дә үзебезчә яшәрбез. Булатнур әнә, казахлар кебек, юртада торуны хуп күрә, әнкәй намазлыктан төшми… Иртәгә икебезнең муенга да тәре тагам да зират янындагы чиркәүгә йөри башлыйбыз, син рәхәтләнеп дуңгыз борыны кимерерсең! Булатнур абыең әнә марҗа кызы дип тормаган, яраткач, бот арасына барган да кергән!

Алтынхода кызы кебек үстергән Лилиядән моны көтмәгән, шундый пычрак сүзләрне кайчан да булса ишетермен дип фаразламаган да иде, әмма ни «ә» дип, ни «б» дип әйтмәде, намаз укырга кереп китте. Шул көннән бу өйдә һәрнәрсә керәшеннекенә, мөселманныкына бүленде. Алтынходаның Христос рәсеме каршындагы өстәл янында тамагыннан ризык үтмәде, килен исә, дога укып суйган малныкы дип, әнкәсе алган иттән пешергән аш-ботканы кабып та карамады. Талашмадылар-нитмәделәр, һәрберсе үз дөреслеген, үз тормышының авырлыгын, сайлаган иманының хаклыгын уйлап яши бирде.

Мәчеткә йөреп, догасын-йоласын ныклап өйрәнгән Алтынхода абыстай ук булып китсә, таңны чукынып башлаган Лилия янәшә чиркәүдәге бер службаны калдырмады. Кайберәүләр кяфер килен белән яшәгән Алтынходаны килештерми генә ашка дәшсә, икенчеләр кызгана, вак-төяк мәҗлестән дә калдырмаска тырыша иде.

Алтынходаның гомере инде санаулы гына булган икән, ата-ана туфрагында җан бирим дип белеп ашкынган, бахыр. Улы йорттан чыгып китеп өч-дүрт ел узуга ук, үлем әҗәле белән түшәккә егылды ул. Авырганда, килене начар дип яманатына төшә алмады, ризыгы пешкән, киеме юылган иде. Бәлки, бисмилла кушып пешерелгән аш, йомшартылган урын булса, тереләсен дә өметле тойган каенана яңадан сәламәтлеккә мантымады. Тәреле киленнең ризыгы һаман да тамагыннан үтми иде шул бичаракайның. Карчыкның көн дә үз исәнлегенә икона янында яндырылган шәмнәрдән күңеле болганды, күзенә ачы яшь килде, тик, караган килененең хәтерен саклап, берни дә әйталмады.

Алтынхода якты дөнья белән үләннәр кояшка ымсынган матур бер көндә хушлашты. Лилия олы баласын тиз генә чиркәүгә, попка отпеваниегә йөгертте, эшләр беткәч, уртанчысы туганнарына хәбәр салды. Мулла-мунтагай нәселеннән чыккан Алтынходаның яшьтәш кардәшләре барысы да мәчет тирәсендәге кешеләр иде. Кирәк-яракларын әзерләп, тиз генә җыелыштылар. Килен аларны түр бүлмәдә тәреле табутта яткан каенанасын күрсәтергә алып чыкты:

– Гаепләмәссез дип уйлыйм, христианнарча дәфенләү мамканың соңгы васыяте иде, берничек тә каршы килә алмадым. Башка балалары кайтмыйча күммәбез дип торам. Әле алда тагын өч тәүлек бар. Булатнур, шулайдыр бит?!

Кайчандыр үзе салган өйдә урын таба алмагандай, туганнар арасына сыенган, бөрешеп, кечкенәеп калган Булатнур түзмәде, бугазыннан чыккан куркыныч тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Нишләвең бу, Лилия?! Мөселман карчыгын, табутка тыгып, муенына тәре тагып?! Иманың кайда? Әйтелгәнме, әйтелмәгәнме әле ул васыять?!

– Мамка мәрхүм исән булса, ашыкма, чәбәләнмә әле, Булатнур, дияр иде. Васыятен миңа әйтеп калдыргач, берни эшләр хәлем юк. Син үзең теләгәнчә яшисең, мин дә күңелем кушканча көн итәм, мамканы менә чат үзе теләгәнчә күмәм.

Булатнур ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Үзе дә, табут эченә кереп ятудан курыккан шикелле, урамга чыгып йөгерде. Ул инде марҗасы белән яңадан салынган йортында яши иде. Килеп керешкә Валясының муенындагы тәресен өзеп төшерде. Аннан, бу эш кенә ярсуын басмагандай:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет»

Обсуждение, отзывы о книге «Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x