– Перес! Эчне поштырып син дә акаеп карамасаң! – дип җикерде. – Үлә-әм! Ничек түзи-им?! Ничек кеше күзенә күрени-и-им?!
Бу тамашаны сабырлык белән күзәтеп торган Алтынхода кулындагы көмеш комганын мунча алды баскычына куйгач, үзе дә килеп Лилия янына утырды. Аякларын, ташлыкны капларлык итеп җәелгән газ тукыма итәкләрнең дерелдәвеннән, тавышына чыгармаса да, җаны сыкраганлык, бугазына яшь буылганлык ачык иде. Их, кемнеңдер өендәге сыктау булса, ул да кушылыр, бөтен хәсрәтен, сагышларын шул сыктауга салыр, килене кебек тезепме-тезәр, бушанып калыр иде дә…
– Туктале, чәбәләнмәле, килен, – диде ул, яшь хатынның җанына тагын да ныграк үтәргә тырышкандай. – Тормыш бүген белән генә бетми. Йөрер-йөрер дә әйләнеп кайтыр. Кайчакта ирләрне бәйдән ычкындырып алгалаганда да ярый.
– Мир үгезе түгел бит ул, мамка, ычкындырып-ычкындырып алырга! Бишектә сабые ята. Олысы быел укырга ук керәсе. Әнкәсе – намаз карчыгы. Уйнаклар яшьтәмени?!
Алтынхода ни дип әйтергә, ничек юатырга белмәде. Аның яшьлегендә казах даласында ирнең чит юрталарны әйләнеп-әйләнеп кайтуы табигый бер хәл иде ләбаса! Дөрес, бу турыда беркем сөйләнми, кайчак беркем белми дә, белсә, һичшиксез, чит ирне кочакка алган хатынның яшәрлеген калдырмаслар, күзләрен үк чокып бетерерләр. Андый хәл үзеннән-үзе йомыла, бүләкләр белән сыпырыла, алтыннар яктысында тоныкландырыла иде шул…
Өерен кумас эт булмас, диюләре шулдыр инде. Атасының гыйшык уеннарын күреп-аңлап, шуның өчен күңеле бизеп үскәч, Булатнуры гел башка булыр кебек иде югыйсә… Алай язмаган икән. Анда-санда булса да улы хакында кыек-мыек сүзләр Алтынходага гел ишетелгәләп торды. Гайбәтләрне берни аңламагандай үткәреп җибәрергә тырыштылар. Каенана кайчак малаеның чыгымлавын киленнең яшьлеге, гаилә тормышына тәҗрибәсезлеге белән дә бәйләде. Алар Лилияне унҗидедә, җиләк кебек чагында җәен үз якларына кунакка кайткач, бер күреп кайт әле, дигән кебек кенә ияртеп алып килгәннәр иде. Дөрес, озатып ишектән чыккан әнкәсе, үзе карар тагын, артык кашык булмаса, кайтсын дип әйтмим, ошап китсә, калу ягын сайласа яхшырак, дип пышылдады, ялгыз яшисем түгел, артыннан сеңел-энеләре үсеп килә.
Әтисезлектә, тамакка туймыйчарак үскән Лилия кайту турында уйламады да. Аның шәһәрдә торып караганы юк, аңа әллә ни ымсынмый иде, шуңа күрә көтүлек йөргән җәйләүне дә, салкыннар уздырган кышлакны да ошатты. Таң туса, табынга йомшак икмәк, сыр, кымыз куела иде. Кич җитсә, тамак туйганчы итле локман ашадылар. Кунак кызы булып кына килгән иде, яшь килен булып яшәп калды…
Көннәр начарга, тормышлар кирегә киткәч, үзенең дә, килененең дә ата-бабаларының кабере калган якларга күченеп кайтуга, Булатнурның да гадәтләре ерак казах далаларында калыр шикелле иде. Калмаган икән, калмаган… Бәйдән ычкындырган кебек булды ул Кукмара таулары арасында…
Лилия керәшен кызы булса да, Алтынходага кадерле, якын иде. Эшкә булган, авыз тутырып татарча да, казахча да сөйләшә, урысчасын да яхшы гына сукалый. Мөселман динен дә кабул итеп алгач, ул аны тагын да ныграк яратты. Лилиядә холык та, гадәтләр дә үзгәрде, тик менә, әни, әнкәй, дип әйтәсе урынга, һаман да, өйрәнгәненчә, мамка, ди иде әле.
Килен китсә, Алтынходаның эшләре җиңелдән буласы түгел иде. Яңа салып кергән болын хәтле өй, абзар тулы мал, эте-мәчесе дигәндәй, аларның барысы да Лилия тәрбиясендә. Малайдан битәр килен жәл, килен якын иде аңа, алай да сер бирәсе, кемнең тарафдары икәнлеген сиздерәсе килмәде.
– Кызым, эт юлын кумаган көчек булмас. Менә әтисе дә… – дип башлаган иде, Лилия көтмәгәнчә кырт, тупас итеп сүзен бүлде:
– Әтисе дип… Әтисенә чыкмаган лабаса мин. Ул әнә казах булган, ә сез – татар. Башка тубал өеп кенә, үзегез дә казахка әйләнеп бетмәгән ләбаса! Бер дә ул якта калмадыгыз әле. Мине дә ияртеп, үз нигезегезгә кайтып төштегез. Яшәргә иде юртада, учакка казан асып.
Алтынхода имәнде. Ни гомер бер авыз сүзгә килмичә яшәгән киленен танымый иде ул. Югыйсә аның хакына да дип күченгәннәр иде түгелмени?.. Менә син, кайтырмын да ата-баба кабере яткан җирдә, туган туфрагымда тынычлык табармын, һичкемне догадан калдырмый, ашына йөреп, Коръәнен укытып, динне там үзебезчә тотып яшәрмен диген. Йортны да мәчеткә якын дип, яхшырак урыннар табылса да, иске нигезгә – ата-бабадан калганына, мәчеткә якындагысына салдырды. Инде чит хуҗалар яши дип куркып калмадылар, аларны икенче бер җирдәге, абзар-курасы әле яхшырак та сакланган пуҗымда яшәргә күндерделәр, акча кызганып-нитеп тормадылар, күпме сорасалар, шул бәягә алдылар да бирделәр.
Читать дальше