Колхозга Килморзадан да азрак мал белән кушылган кеше юклыгыннан сарымсаклыларның башта эче янса да, соңыннан Моратхаҗи хәзрәтнең бөтен байлыгы алынып торгида сатылгач тынычландылар. Ул да безнең кебек бер рәткә төште, инде авыл буйлап алтын белән чиккән кәзәки-камзулларында ялтырап йөрмәс, бәрәңге-ипи ашар дип сөенгәннәре дә юк түгел иде.
Моратхаҗи хәзрәт гомер бакый кешеләргә игелектән башканы эшләмәде: йортларына каза килсә, мәчеткә җыелган сәдакадан өлеш чыгарды, балалары туса, акчасыз гыйбай дип тормады, барып исемен дә кушты, сөннәтенә дә утыртты. Бирсәләр алды, бирмәсәләр дә исе китмәде, Алла ни кушса, шул була, дип, шөкрана кылып яшәде.
Чыннан да, язмышның ни әзерләп көткәнен алдан белмисең икән, сәвит килде дип тормый, яхшы гына йорт җиткереп кергән Моратхаҗи хәзрәт тә кулаклар исемлегенә эләкте, һаман да дин кайгыртып йөргәнен өнәмәүчеләр тиз арада указын да тартып алдырттылар. Эченнән көенсә көенгәндер, иллә мәгәр хәзрәт ни үпкәсен, ни ачуын йөзенә чыгармады, диненнән дә, гореф-гадәтләрдән дә ваз кичмәде: ике куллап, әссәламегаләйкемләп күреште, кирәк кешесенә никахын да укыды, исемен дә кушты, сораганын догадан да калдырмады.
Кара исемлеккә кертелгәнче үк, Моратхаҗи улларының барысын да мәҗлескә дәште, беришесе өйләнеп башка чыккан иде инде, янында – төпчеге Нурфаяз да яңа гына гаилә корып җибәргән Килморза. Бишле лампа яктысында төн ката корылган сүз гел сәвит турында, алдагы көннәргә план тирәсендә барды. Моратхаҗи бу дөньяның кайсы юлдан тәгәрәгәнлеген аңлады, инде балаларыннан сүз көтсә, аларны ишетергә теләсә, алар исә ни эшләргә дә белми аптырашкан, киңәшне атаның үзеннән сорамакчы булып җыелышкан иде. Ахырда шундый фикергә килделәр: ата аркасында барысының да сөргенгә озатылуыннан мәгънә юк, иң яхшысы, аның байлыгыннан да, исеменнән дә баш тарталар да кара халык рәтендә яши бирәләр. «Җитмешкә җитеп килгән чагымда ерак урманнарга эшкә сөрмәсләр, байлыгымны таласалар, йортымны алсалар, авыл буйлап йөрермен-йөрермен дә куыш тапмаганлыктан кебек кенә берегезгә килеп сыенырмын, дөнья малы – дуңгыз каны, дигәннәр, гомерегез бетмәсә табылыр, беркем дә ата малы белән генә көн итми», – дип тәмамлады сүзен Моратхаҗи.
Ата кеше хаклы булып чыкты. Кара исемлеккә керүенә – ай, Килморзаның аерылып чыгуына атна дигәндә, арбалы атлар җиккән берничә активист авылның иң күрекле йорты янына килеп туктады. Бер тәртипсезе шунда ук койма ватарга килеп тотынган иде, хәрби кеше тиз генә кулыннан килеп тотты. Бер дигән йортны җимергәч, үзегез кайда утырмакчы буласыз, әйберләрен арбага төяп, башта ындыр табагына илтеп куярбыз, ә сез тиз генә кәнсәләрнең язу-сызу кирәк-яракларын монда ташый башлагыз, диде.
Моратхаҗи әйбер даулап килүчеләргә йөзен дә чытмады, авыр сүз дә әйтмәде, миһербанлыклары килмәсме дип ачылып та китмәде. Әйберләренең кадерсезләнүеннән курыккандай, арбага үзе үк тәртипләп өеп торды, тегене саксызрак тотсалар да, монысын төшереп җибәрсәләр дә, тиз генә ярдәмгә ашыкты. Ярлылар моны хәзрәтнең сәвиткә ялагайлануы дип уйлаганын ул сизде, әмма башкача булдыра алмады: бик көч куеп табылган маллар иде шул, инде рәтле генә куллансалар, әрәм-шәрәм китереп бетермәсәләр ярый.
Бар булганы арбага өелеп беткәч, авыл башы Әшрәфи кадаклардагы кием-салымга барып тотынган иде, күрше Сәлимгәрәй карт читтән күзәтеп торган икән, йортка килеп керде дә егетнең аягына кулындагы таягы белән ярыйсы гына китереп сукты:
– Кешене ыштансыз калдырасыз бит, җегетләр! Ни эшләвегез бу, төшерегез чанадан килен бирнәләре белән кием-салымнарын! Әле аның да сезнең кебек яшисе бар бит!
Карт сүзенә беркем дә колак салмас кебек иде, салдылар, районнан килгән хәрби киемдәге кеше, Сәлимгәрәй абзыйны тынычландырып:
– Кайгырма, бабай, эчке дошман булса да, сәвит кешене тереләй күмми, өс киемнәренә үк тимәбез, кәнсәләргә илтеп куярбыз, хәзрәтне хәзер шунда күчерәбез, – диде.
Моратхаҗи ярлылар артыннан атларга ашыкмады, нигезенә утырып, ялгыз гына хәл аласы, дога кыласы, ата-баба рухын искә төшерәсе, алар каршысында гафу үтенәсе итте. Үзе белән яшәгән улларының кулына элгечтә калган киемнәрне тоттырды:
– Болары сезгә. Инде нәрсә бирим? Яшь кеше ачтан үлми. Картлык көнемдә мин әле үзем сезгә килеп егыласы. Абыйларыгызда яшәп торыгыз, ничек тә башка чыгарсыз, калганы сөйләшкәнчә: абыең миннән баш тарткан кебек, инде, Нурфаяз, син дә, әти белән юлыбыз аерылды, дип, кәмититкә барып егылырсың.
Нык кына бер сурәттә шулай дисә дә, Моратхаҗи күңелен моң басты. Кәмитит дигәннәре бүгеннән аның йортында булачак. Бер дигән алма бакчаларын нишләтерләр? Яз буе агачлар шау чәчәктә утырды. Бәрәңге буразналарында чүпнең заты юк, помидор-кыяры – чәчәктә. Болары барысы – яшь килен хезмәте. Авылда яшелчә бакчалары анда да яшь кодасында гына. Гыйльменур эшкә бик өйрәнеп килгән. Кулы кулга йокмый. Өй тирәсендә эше беттеме, арт бакчага чыгып китә дә кичкә шае керми.
Читать дальше