Кайда гына барсаң да, кем белән генә яшәсәң дә, нәсел атың калмый, нәсел даның үзең белән ияреп бара икән. Сараны туган-тумача Акбикә, ягъни өлкән бикә дип йөртә башлаганда, Сафура һаман Сафура килен генә булып калды, бу аны эчтән кимерә, иренә дә бераз үчлерәк, ачулырак итә иде. Хатын-кызның ачуы ирләр ачуы гына түгел. Инкыйлаб башланып, ярлыларга көн килгәч, ул тотты да баеннан аерылды да китте. Киткәндә, власть хәзер безнеке, мин сезгә ничә ел хезмәтче булып яшәдем, дип, Гаетхуҗа байның тир түгеп туплаган байлыгыннан шактый гына өлешне каерып алырга да онытмады.
Балда-майда яшәгән, йомшак урыннарда озаклап йоклаган Акбикә инде рәхәтләнер, йортка берүзем калдым, дип масаер, өй эшләренә берәр хезмәтче хатын гына ялларлар да, тагын да иркенәебрәк яшәп китәр шикелле иде. Нәвадир тагын ялгышкан булып чыкты: эшләрнең кая таба барганлыгын аңлаган Сара көндәше артыннан ук, байлыкны тагын да күбрәк эләктереп, атасы йортына кайтып төште.
Тыныч көннәр булса, киленнәргә хуҗалыктан шымытыр да тиясе юк иде. Аннан хәлсезрәкләрнең дә байлыклары таланган бер көндә, иләк-чиләк, балта-көрәк ише нәрсәләрнең үз оныгына китеп барганына Гаетхуҗа бай бөтенләй көенмәде, бәлки, шуның белән башка төшкән авырлыклар үтәр, большевиклар йортны күчереп салмаслар, эчендәгесенең үз оныкларыңа калуы яхшырак, дип уйлады.
Йортны, дөрестән дә, күчереп алып китмәделәр, әмма дә ләкин озак та үтми Себергә сөрелгән Гаетхуҗа бай йортыннан, теләсә кем торып тәмам тарала башлагач, эчтән таларлыгы бер дә калмагач, «Авыл Советы», «Китап уку ызбасы», «Медпункт» кебек бүлмәләр ясадылар да куйдылар. Күп ишекле каралты моңа бик тә кулай иде. Таш койма белән әйләндереп алынган ихатаның капкалары да берничә булып, ишегалдын бүлгәләргә бик уңай килеп, авыл Советына да, ызба-читәлнәсенә дә, шифа бүлмәсенә дә аерым йөрешле иттеләр.
Айкапның бар бае, мулласы-хәлфәсе Себергә куылганда, карт хәлфәгә, ни гаҗәп, тимәделәр. Хәер, ул тиз арада дин белеме бирүен ташлап, Аллага каршы сөйли башлаган һәм шуның белән авылга хуҗа булып алган ярлы-ябагайга бик кирәкле кешегә әверелгән иде. Җитмәсә, ничә ел көненә ничәмә мендем, мәзине юкта азанын да әйттем, дип тормады, мәчетнең манарасын үзе үк кисеп төшерде. Бу эшнең ахыры хәерле үк бетмәсә дә, ялгышлык белән балта йөзе кисеп үткән уң кулына черек йөгереп, тиз арада вафат булып куйса да, Мөхәррәм карт кызын, оныгын кулаклар исемлегенә керү куркынычыннан коткарды. Хәер, Сара бикә иллә дә үткен хатын иде: эшләр юньсезгә китмәсен дип, атасы үлүгә үк, Айкапка районнан җибәрелгән рәисне йортына өйдәшлеккә кертте.
Кеше тормышның ниндиенә дә яраша. Совет властена да күнделәр. Колхозны – крестьянныкы, илне хезмәт халкыныкы дип яшәп, байлыгын арттыру өчен җан-фәрман тырышып ятканда, авыл халкын тагын бер кат миңгерәүләнгәндәй итеп, каһәр суккан сугыш башланды. Көн дә армиягә алынулар, күз яшьләре түгүләр, аерылышу авырлыклары китте.
Сафура Сәйдары сугышка алыныр дип уйламады да уйламады. Егет акылы зәгыйфьлектән хәрби хезмәткә бармады. Мәктәпкә дә йөртеп-йөртеп карадылар да моннан эш чыкмый дип кул селтәделәр – Сәйдар уку-язуны да танымый иде. Әни кеше, улына солдатка алыну кәгазе килгәч тә, бер-бер аңлашылмаучылыктыр дип, тикшерергә генә чакырганнардыр дип уйлады. Сугыш вакытында тәртибе шулдыр, врачтан врачка йөртерләр дә, ак билетлылыгын тагын бер раслап, кире кайтарып җибәрерләр, диде, шуңа күрә юлына-мазар ашарга да юньләп тыкмыйча, капкадан гына озатып калды.
Сәйдарның районга солдатка алынучылар арасында китеп баруы да Сафураның эчен пошырмады, ул күңелендә бернинди хафа-мазар сизмәде. Кичен олаулар кайтты, тик барысы да бушаган, арбаларның берсендә дә улы Сәйдар юк иде. Сафура шунда гына аның чын-чынлап солдатка алынганлыгына ышанды.
Бу хәлләрнең асылы сугыш беткәнче үк ачыкланды. Сара бикә, авыл Советы рәисен-тәндәшен сыйлап-майлап, исем-фамилиясе дә, атасы исеме дә туры килгән, туган көне белән туган җирендә дә аермасы булмаган көндәше баласын үз улы урынына җибәрттергән булып чыкты. Каралуын Сара улы каралса да, алынуын Сафура улының алынганлыгы турында сүз киткәч, рәиснең дә, хатынның да хәлләре шәптән булмады, аларны – төрмәгә, хәлфә оныгын фронтка озаттылар.
Сугышның башлары гына иде әле. Егетләрнең берсе дә яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Гаетхуҗа байлардан эләктергән тимер сандык уентысыннан өчпочмаклы хатны алып караганда, Сафураның күңелен һаман бер сорау бимазалады: и бала-бала, дөньяда үзе дә яшәмәде, минем улымны да алып китте… Бер исемгә язган уртак язмыш идеме бу, көндәшлек үченең нәтиҗәсеме – инде аның аермасы бармыни? Батар күлең булмагач, кайсысына чумасың?..
Читать дальше