Алай да Маһруйбану, Ямьбикә дустын алып киткән машина артыннан кайчан да бер куып җитәренә ышангандай, ерак басу юлы буйлап үзенчә ашыга-ашыга барды. Хәлдән таеп туктаганда, машина сурәте әллә кайчан югалган офыкка кояш батып килә иде инде. Менә бервакыт тузан туздырып китеп барган сөт машинасының тагын шул юлдан кайтканы күренде. Маһруй карчыкны ерактан ук шәйләп алган Самат аның янына килеп туктады, инде бу юлы кулларына күтәреп, кабинага алды һәм өенә алып кайтты.
Маһруйбануның атларлык хәле дә калмаган иде, Самат баскыч өстенә эш кәчтүмен җәйде дә өенә керәсе килмәгән карчыкны шуның өстенә утыртып китте. Капка төбенә җитәрәк, кара аны, озак торма, кичләр салкын хәзер, өзлегерсең, дип, бармак янагандай итенде.
Маһруйбану кодагыен читкә тибәргән йортка үз аягы белән бервакытта да аяк басмасын белә иде. Ямьбикәгә хәерле юллар теләп, догасын кылды, үзенә ясин чыкты да, зур хәсрәтләрне тыгызлап сыйдырган йөрәген тотып, тын гына үткән гомере белән хушлашты…
Самат районга барган җирдән Гөлфинә апасына телеграмма суккан булып чыкты. Карчыкны поезддан каршы алганнар, каты арбалы мотоциклда да илтмәгәннәр, машина яллап, үзләре яшәгән совхозга алып кайтканнар. Казах кияү әбисен бик ярата, өрмәгән җиргә дә утыртмый, имеш. Бераз вакытлар үткәч, Саматларга әнә шундый хат килеп төште. Инде, болай булгач, күршесе кая барганын белеп киткән икән, дип, Фәсхинур да тынычланды.
Тынычланмаска, авылын, туган йортын, үзе үстергән оныкларын сагынган Җанбикәнең, төшләнә торгач, тәмам саташып ук беткәнен, һәм чемоданнарын күтәреп кайтырга чыккан юлында хәле китеп вафат булуыннан бихәбәр иде шул. «Җанбикә абыстайга, Нуретдин кияүгә, хатыны Гөлфинәгә, балаларына бездән чуктин-чук, күптин-күп сәлам, – дип яздыра башлады ул төпчеге Миңнурдан үзенең җавап хатын. – Халыктагы, читкә киткән чиләнгән, дигән сүзнең дөреслеккә туры килмәвен белеп, чиксез сөенештек. Әле дә ярый миһербансыз киленеңнән китеп котылгансың. Кодагыең Маһруйбану да гүр иясе булды, улың Сәхап янында сиңа дип калдырылган урынга җирләделәр. Инде Ходай барчабызга озын гомер биреп, исәнлектә күрешергә язсын…»
2009
Клубта вечерның иң кызган вакыты. Ферма кызлары да төшеп җиткән, алар кергәндә, дуңгыз исен беренче генә иснәүләре кебек, борын тотып калган егетләр дә кызып алган: рәхәтләнеп каеш белән сугышалар. Бию башланса, төрлесе төрле якка шыларга гына торган үсмерләр, «каешлы»га чират җиттеме, залга агылалар. Ну-у, башлана инде шуннан соң! Кыздан – егеткә, егеттән кызга күчәсе каеш гел тегеләр кулында елтырый, алалар бер-берсендә булган үчне рәхәтләнеп. Үче булмаганы уйнап, авыр эштән беләкләренә җыелган көчне чыгарып тәм таба. Безгә дә кызык. Каештан кыйналып әле беркемнең дә үлгәне юк, ди Рәйсә, аның каравы ялтыраган чалбар төпләре шәп каезлана, егетләр дәшмәскә, түзәргә, уенны-чынны бергә кушарга өйрәнә. Шул сугышта үпкәләр дә онытыла, яңа дуслар да табыла, күз төшкән кызга каешны җиңелчә генә «төшереп», мәхәббәт аңлатучылар да юк түгел.
Рәйсә белән Илдарның мәхәббәте әнә шул каешның болонья куртканы чыжылдатып узуыннан башланган иде дә. Моңа кадәр күрше булып, терәлеп яшәсәләр дә, чутыр кебек кара, ут борчасыдай җитез, телгә дә шактый усал кызга, үзе эндәшмәгәндә, сәлам дә бирмәгән егет, каешның икесе ике башыннан эләктергәч, бер мизгелгә генә күзләренә карады. Кыз да туп-туры аңа төбәлгән иде. Кем белән кемнең карашы кисешми ди инде. Тик бу юлы егет белән кыз, бер-бер гаеп эштә тотылган кебек, нигәдер югалып калдылар…
Әлеге югалу Нократ урманнарының нарат чытырманлыкларында адашу, унике дилбегә биеклегендәге күлләрендә бату белән бер иде. Каешны эләктергән килеш, бер-берсенә бирмичә, күзләрен күздән дә алмыйча, алар клубтан чыгып ук киттеләр.
Уенны солдаттан яңа гына кайткан берәүнең каешы белән дәвам итмәкчеләр иде дә, ялтыраган перәшкәсеннән куркып калган кызлар башкасына күчәргә булдылар.
Дөресен генә әйткәндә, егет үзе берни белмәсә дә, Рәйсәнең өметендә бу төрле карашу юк түгел, «Илдар» сүзе аның артыннан чабачак дип уйланылган егетләр исемлегенең иң башына эре хәрефләр белән язып куелган иде. Бу уен әнә шул исемлекнең тәүге битен ачарга бик кулай форсат булды.
Илдар уңганлык, мал җанлылык белән тарткан иде аның күңелен. Авылда йорт-җир салып чыгарлык, байлыгын арттырырлык бер дигән егет дип уйлады ул. Каешны баш-башыннан ычкындырмыйча гына өйләренә төшкәндә, Рәйсә ни уйлаганын турыдан ярып әйтте дә бирде.
Читать дальше