X., бераз куркына төшеп, минем янымарак килә, куеныма керә. Без, биш атна күрешә алмый, бу көн кавышкан идек. Шуңа күрә беренче кичә кадәрле үк ялкын эчендәбез.
Иреннәр, беренче мәртәбә буларак, озын, үтә тәмле, ниһаясез татлы булган үбешүгә бирелә. Бераздан соң теге калын урманлы, зур куәтле мөтәкәббир [40] Мөтәкәббир – эре, зур.
тау артыннан тулган ай күтәрелә башлый. Дөнья вә табигатькә яңа күрек, яңа матурлык арта. Айның бу нуры һәрнәрсәгә хыялый, мөәссир, ләкин бик мөлаем, гүзәл, шигъри һәм серри төс бирә.
Без һаман барабыз, ләкин бик акрын, бик җай гына.
Бераздан суның төньяк ярындагы әрәмәдән бик сузып, бик өзеп, үзенең бөтен сәнгатен сарыф итеп, сандугачның ниһаясез гали булган сөю һәм моң белән тулган музыкасы – сайравы ишетелә.
Аның тавышында моң, матурлык, мөәссирлек кенә түгел, болар өстенә тирән бер шатлык та, сәгадәт тә, тәбрик тә бар төсле тоела. Гүя ул безне, безнең күңелдәге ялкынны белә дә, адәм гомерендә бер генә килеп кичә торган мәсәлсез [41] Мәсәлсез – чагыштырмаслык.
бәхет белән безне тәбрик кыла, шуны бөтен дөньяга чәчә кебек хис кылына.
Табигать тагы бер кат тына. Тирә-яктагы барлык нәрсәләр, Тәңренең бәхетле колы – сандугачның музыкасы тәэсиренә чумып, үлем тынлыгына бата һәм тыннарын эчтән алалар.
Беләмсең, ни ди былбыл?
«Безнең күңелдәге хиссиятне табигатькә шатлык белән хәбәр итә… аны дөньяга фаш кыла… Безне гали бәхет белән тәбрик итә…», – диешә безнең җаннарыбыз, ләкин тел сөйләргә моктәдир [42] Моктәдир – сәләтле, куәтле.
түгел.
Ай үзенең саф, тонык нурын безнең өчен коя. Ул безне иркәли, Тәңредән бер чаткы булган күңел ялкынын арттырасы, сәгадәтебезне тагын голүләндерәсе [43] Голүләндерү – арттыру.
килә.
Без һаман икәү генә. Көймәбез, тын, шома, тигез һәм дә ай яктысы белән бик зур, ләкин һичбер тапсыз көзгегә әйләнгән суны ярып, акрын гына бара. Сөйләшергә икътидар [44] Икътидар – көч, хәл.
юк. Көймәне бөтенләй су агымы ихтыярына тапшырып, бер-беребезнең муенына сарылышкан хәлдә, төннең тынлыгын бозарга, рухыбызны тутырган сәгадәтне тибрәтергә теләмәгән кебек, күп сөйләшмичә, эчке ялкын белән кызган, сусаган иреннәребезне аермыйча, кичәнең моңына, табигатьнең матурлыгына, эчебездәге иге-чиге булмаган, дәрәҗәсен әйтергә адәм теле җитешмәгән, ниһаясез мәхәббәткә чумып, җай гына агабыз.
– Өнме?
– Төшме?
– Җәннәтме?
– Өчесе дә!
Шулвакыт ерактан, тауның суга төшкән күләгәсе эченнән, бер шәүлә заһир була [45] Заһир булу – пәйда булу.
. Бераздан соң аның егетләр төялгән бер көймә икәнлеге беленә, һәм шул арада ук, тын вә саф һаваны, рәхәт вә серри кичәне ярып, бик өзеп, бик елап уйнаган музыка – үз музыкабыз ишетелә.
Ул елый, ул моңлана. Ләкин аның бу елавы, бу моңы кайгыдан, әрнүдән түгел, бәхет вә сәгадәтенең ниһаясез югары ашуыннан, күңелнең үз сәгадәтен күтәрә алмый ашкынуыннандыр кебек тоела. Моны күтәрергә куәтем җитми. Ни дияргә, ни эшләргә белмичә, бәхет Тәңресенең каршысына барып, бу сәгадәте өчен сәҗдә итәсе, әллә ниләр кыласы килә…
Янымдагы туташым, минем күкрәгемә башын куеп, йомшак, кечкенә кулларын муеныма үрде дә:
– Ух… Риза… Риза… үләм… үләм… сәгадәтемне, бәхетемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ашкынуыннан үләм, – ди.
8
Артыгын уйларга куәтем җитми.
Хыялым шул ноктага килү белән, күземә яшь тулып, бугазыма нидер килеп тыгыла.
Күрәсез, күптән кичкән эшләрне хәтерлибез. Ул көннән бирле миңа бик күп алмашынулар килде. Көрәк кебек сакал чыгып, инде аңар чал да керә башлады. Рухым әллә нинди дәверләр кичереп, мин кайбер заманнарда үземнең бу кичәләремә ләгънәт тә укыдым, шуларны үземнең хәятыма кара тап итеп уйлап үкенгән чакларым да булды. Болар бәгъзан ваклык та, түбәнлек тә тоелдылар. Үзем өчен чын сәгадәт итеп, тагы башка әллә ничаклы нәрсәләргә табындым. Ләкин боларның һәммәсе бетте, һәммәсе килде дә кичте. Инде алар, мазыйның [46] Мазый – үткән заман.
караңгы пәрдәсе артына кереп, мәңгегә югалдылар. Кайбер вакыт, көчләнеп, шуларны искә алырга тырышам, ләкин булдырып булмый. Алар рухка бертөрле генә азык булганнар, йөрәкнең төбенә, үзәккә китмәгәннәр. Шуңа күрә хатирәдән күренешләре үк югалган, тик исемнәре белән күләгәләре генә калган.
Мин инде картаям.
Табигатьнең шагыйрь вә сентименталист итеп яраткан минем кебек кызганыч бәндәләре хәятның һәрнәрсәсеннән артык мөтәәссир булалар. Боларның рухлары мәңге матурлык һәм тәәссер эзли. Хәзерге тормышында тапмаса, үткәннәрен уйлап юана.
Читать дальше