1
Кояш түбәнәя, күк йөзе ачык, һава саф, бөтен дөньяны кичкә каршы гына була торган бер рәхәт тынлык чолгый.
Җилкәннәрен зур кош канатлары кебек югары күтәреп каерган көймәбез, күгелҗем шома диңгез өстеннән көн батышы ягына таба карап, акрын гына кузгала.
Киттек.
Сау булыгыз! Сау бул, тыныч, куркынычсыз яр!
Без алга киткән саен, артыбыздагы шәһәр, лиман, андагы кораблар, манаралар, ерактан җилбердәп торган аклы-кызыллы байраклар җиргә бата баралар; аларның өстенә чыккан кара-күк томан, без диңгезнең эченәрәк киткән саен, калыная, ярны, андагы карачкылыкларны үзенә йота бара.
Әнә алар инде бөтенләй югалдылар.
Бөтен дөньяда иге-чиге күренмәгән диңгез белән иң җитез хыяллар да чигенә барып чыга алмаячак күктән башка һичнәрсә калмады. Баярак кояш бар иде, ул диңгезгә дә, күккә дә бөек бер бай төсен бирә иде.
Инде ул да диңгез артына батты. Су өсте, кояш баеганда була торган кызыл ут төсеннән кара-сарыга бара торгач, томанлы карага әйләнде.
Диңгез өстендә иртәле-кичле була торган төрле төстәге матур, шагыйранә күренешләр югалып, алар урынына адәмнең йөрәген еракка, төпкә, тирәнгә алып китә торган куе караңгы, серле бер хәл килә.
Көймәбездәге саннары егермегә дә җитмәгән юлчыларыбыз, акрын-акрын гына урынлашып, ачык күк астында тыныч, рәхәт, тирән йокыга чумалар.
Әйтерсең бөтен табигать үлә – тынлык шул дәрәҗәдә көчәя, үзенең караңгы пәрдәләре белән бөтен дөньяны чолгап алган авыр төннең куе караңгылыгы бу тынлыкны тагы арттыра, андагы серләрне тагы да тирәнәйтә.
Җилсез вакытлар – диңгездә көймә йөртүчеләр өчен зур бәхет. Алар, моны ганимәт [49] Ганимәт – кадерле вакыт.
дип белеп, юлчылар артыннан берәм-берәм йокыга китәләр, тик йолдызларга карап, көймәнең юлын билгеләп бара торган койрыкчы гына уяу бара.
Мин дә урын әзерләгән идем, ләкин җан уянган. Йөрәк табигатьнең эчке серләрен йота – йоклап булу ихтималы юк.
2
Без һаман барабыз.
Ерак ачык күктә нурлы йолдызлар калка башлый. Төн якынайган саен, алар арталар, күбәяләр, шул хәлгә җитәләр ки, бөтен күк йөзе якты алмазлар белән зиннәтләнә.
Карыйсың да үзеңне, дөньяңны онытасың, хыялың гүя сине икенче дөньяга, матурлык, изгелек, шигърият белән тулган яңа илаһи галәмгә алып китә. Йөрәгеңне ташка әйләндергән авыр газаплар, башны чуалткан зур, кечек борчулар кодрәт белән алынып ташланалар, тирән мәсгудият эченә чумасың. Табигать, күк, ай, йолдыз – болар һәр җирдә бар түгелме? Юкса мин боларны гомеремдә беренче күрәмме? Шау-шулы бер шәһәрнең биек таш коймаларының катлаулы тәрәзәләре ашасыннан яки тирә-ягы олы йортлар белән тулган гөрелтеле бер урамнан караганда, шул тормышның хафаларыннан җаның өзелеп юану өчен күзләреңне күккә юнәлдергәндә, ни өчен нурлы күкне үз эченә алган диңгез өстендә ялгызың утырганда алган мәсгудиятне ала алмыйсың? Ни өчен ул вакытта менә хәзерге кебек җаның тынычлана алмый?
Без һаман барабыз. Ләкин бик акрын гына, бик ялкау гына.
Кичә һаман тын, халык һаман йоклый.
Тик койрыкчы гына, күзләрен бер йолдызга текәп, урынында катып калган кебек югалып утыра. Ул да хыялы белән икенче дөньяларга киткән булса кирәк. Дәшми-тынмый, тавыш-кузгалыш белән тирән тынлыкны бозмый.
Һәммә нәрсә кара, караңгы; җәйге, көзге төннәрдә генә була торган калын, куе караңгылык бөтен тирә-якны йоткан; диңгез, су, бөтен дөнья үзе шул гәүдәләнгән караңгылык төсле тоелалар.
Көймәбез гүя суны гына түгел, шул дивар кебек каты караңгылыкны да ярып бара.
Диңгезнең суы шул дәрәҗәдә тын, авыр, куе күренә ки, өстебезгә түшәлгән күкнең куе караңгылыгы эченнән ялтыраган миллионнарча йолдызлар диңгез төбенә аз гына да селкенми, әлҗе-мөлҗе килми төшәләр, гүя алар шунда үзләре тезелгәннәр.
Җилкәнебезнең күккә таба сузылган байрагы янына, биек баганага кадалган фонарь исә шул ерак йолдызларның берсе – зуррагы кебек булып тора. Ләкин ул да кузгалмый.
Бу гомуми тирән тынлыкны бозган һичбер нәрсә юк, тик сирәк кенә куәтсез дулкыннар көймәбезгә йомшак кына кагылып, «тынлыкны бозарга теләмим!» дигән кебек, зәгыйфь, куркынулы бер тавыш чыгаргалыйлар. Аларның кагылуы да, ниһаясез тирән сөкүнәт [50] Сөкүнәт – «онытылу», «хәрәкәтсезлек» мәгънәсендә.
эчендә батып, гомуми тынлыкны элеккедән дә арттыра, ныгыта төшкән кебек була. Без һаман бөек диңгез өстеннән кыйбла якка карап барабыз.
Бераздан диңгез төбеннән моң гына нурлы ай күтәрелә. Ул башта кызгылт-сары, соңра аксыл-сарыга, ахырдан көмеш кебек ак нурга әйләнә дә, бөтен дөньяга, җәфа чиккән һәммә җаннарга сөеп, иркәләп карап, акрын гына киң күк эчендә йөзеп китә.
Читать дальше