Айның күренүе белән үк каядыр тарала, кача башлаган куе караңгылык минут саен юкара, сыегая. Бара торгач, диңгез өсте элекке бераз куркынулы, авыр, кара төстән чыгып, айның йомшак, салкын нуры белән күмелә, көмеш төсенә керә. Күк диңгезгә төшә, без шул миллионнарча йолдызлар, нурлы айлар белән зиннәтләнгән олы көзге өстеннән китәбез… Баягы караңгылык һәммәне йоткан, үзеннән башка һичбер нәрсә калдырмаган иде.
Хәзер дә тын, тыныч. Әле дә җил-давылдан, шау-шудан әсәр юк. Ләкин айның нуры дөньяны каплаган кара пәрдәне алу белән, диңгез өстендә, бигрәк тә безнең көймәбез тирәсендә, яктылык белән чолганган бер хәят башлана. Күрәм: көймәбез ай белән, йолдызлар белән бизәлгән диңгез суын икегә ярып бара. Аның арты бераз шадралана, шулар өстендә йолдызлар уйный, җилкәннең йөреше бераз сулгарак китсә, бу тавышсыз дулкыннар эченә ай үзе дә чумып-чумып ала.
Гүя күк белән диңгез беренче сөю сәгатьләрен кичерәләр, гүя күк үзенең нурлы күзләре белән диңгезнең йөрәгенә карый да, бусы аңа миллионнардан күп, вак зиннәтле, сөйкемле елмаюы белән карап елмая, гүя бер-берен оныталар, тын кичәдә бер-беренә ташланалар, кушылалар.
3
Диңгезгә кереп югалу белән, үзеңдә акрын, ләкин тирән бер рәхәтлек сизенә башлыйсың. Тән басыла, рух җиңеләя, күңел киңәя, йөрәкне әрнеткән авыр кайгылар үзеннән-үзе эриләр, таралып, каядыр югалалар.
Йөрисең, күп кузгаласың килми, яныңда күп сөйләүчән бер кеше булса, шөбһәсез, рәхәтеңне җуяр, шул вакыттагы мәсгудиятеңне бозган өчен, аңа ачуың килер иде.
Дөнья бармы, син кайдадыр яшәгәнсеңме, ниләрдер эшләгәнсеңме, тормышның мәшәкатьләре артыннан чапкансыңмы – һәммәсе әһәмиятләрен, кирәкләрен югалталар, заманның агуы тоелмый. Кайдан кузгалганың, кая барачагың, ни өчен барачагың хәтереңнән чыга. Дөнья, аның кайгысы, мәшәкате беткән, менә шул иге-чиге булмаган диңгез бар да, аңа үзенең матур нурлы айлары белән сөеп, иркәләп елмая торган ниһаясез күк бар, аларның онытылып кушылулары, бер-бере эчендә югалулары бар.
Шулар сине йөрәкләренә ала, синең җаныңны гарше көрсиләргә [51] Гарше көрси – күк тәхете.
, тән туфрагы белән барып ирешә алмаячак бөек, гали хәятка [52] Гали хәят – югары дөнья.
алып китә.
Җаның гарешләрдә, күңелеңдә изгелек тулы, сөю тулы, гыйшык тулы, тәннең иблисе җиңелеп тапталган, сиңа җәбраил юлдаш булган.
Кемгәдер табынасы, кем алдындадыр гыйшык уты белән гыйбадәт итәсе килә.
Өметсез йөрәгеңдә яшәү дәвере уяна. Яшисе, мең миллион ел яшисе килә.
Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисең килә.
Ләкин ул кайда? Кая андый яшәү? Шул күктә, шул йолдызлар, айлар арасында мин уйлаган яшәү бармы? Әллә ул да ерактан гына шулай матур, изге күренәме? Эченә керсәң, анда да шул каты кайгы, авыр күз яше, ямьсез, мәгънәсез яшәү булачакмы?
4
Диңгезгә кергәнемнең икенче көне иде. Йокыдан яңа гына торып, олы ак канатларын мәгърур бер сыйфатта югары каерган җилкән-көймәбезнең киң күгелҗем су өстеннән җил астына таба бераз ава төшеп, акрын гына тибрәнә-тибрәнә баруыннан рәхәт кенә, тыныч кына бер талгынлык эчендә утыра идем.
Кичәге матурлыклар беткән, күңел бераз ялыккан, ничектер бераз пошынулы ару хәле җанны каплаган.
Хыялым гарше көрси тирәсендә түгел, җирдә, җирнең дә үткән хатирәләре арасында иде.
Шундый җилкән көймәләргә утырып, бөтен җир йөзен каплаган ят, ерак диңгезләрне гизеп чыккан Магелланнар, бөтен бер дөнья тапкан Колумблар, алардан элек яшәп, шундый көймәләре илә дөньяга хуҗалык иткән маһир көймәче финикалылар [53] Финикалы – финикияле.
берәм-берәм күз алдымнан кичтеләр.
Ләкин берсенә дә озак туктала алмадым…
Магеллан бөтен җиһанны гизгән, гаҗәеп бер ирлек, батырлык күрсәткән, Колумб Американы ачкан, бу юлда артык бөек каһарман булган.
Ләкин аларның безгә, адәм баласының күңел тынычлыгына, рәхәтенә энә очы кадәре тәэсире булганмы?
Адәм һаман да газапта түгелме? Җир йөзендәге күз яше һич булмаса бер генә тамчы кимедеме?
Аякларым оеп каткан: бераз гына йөрергә кирәксендем…
Ләкин кая йөрергә?
Көймәбез зур түгел, аягыңны киереп, берничә атласаң, бер башыннан икенче башына барып чыгасың.
Берничә әйләндем дә, көймәнең борынына барып, калку бер урынга утырдым. Янымда һичкем юк иде, гел бертөсле булган диңгез өсте бераз пошындыра, ләкин ачы әрнү юк, шулай рәхәткә якын бер талгынлык.
Бераздан кемдер миңа таба килгән кебек булды.
Читать дальше