Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Биографии и Мемуары, russian_contemporary, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланды. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелде.
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Таң якынаеп, җил бераз басылгач, мин йокыга яттым. Төн буена көймәчеләргә булышып чыгу, ахры, арыткандыр, йокым гадәттәгедән күп озак булды. Мин уянганда, көн ачылган, болытлар таралган, җил, давыл туктаган, эссе кояш белән җылынган диңгез өстеннән акрын гына аксыл бу күтәрелә. Кичәге җил тәэсире астында кузгалган дулкыннар инде арып туктарга, суны тынычларга әзерләнәләр иде. Су өстенә карау белән күзләрем камашып китте. Кичәге дәһшәтле төннән соң бу көнге аяз, кояшлы, якты көн шундый бер матур могҗиза кебек тоела иде.

Марҗаларның берничәсе ава-түнә йөри, икесе агарынып ята. Бары да тереләр икән.

Торганымны күрүгә, карт минем янга килде. Аның йөзе ак, кичәге дәһшәт бөтенләй бетмәгән, ләкин үзендә, тавышында пәйгамбәрнең бөек могҗизасы алдында үзе әзер булып, шуның шатлыгыннан исергәнлек төсе ялтырый иде. Миңа ашыгып, ярым йөгереп килде:

– Менә,– ди, – Ходаның рәхмәте, шәехләрнең, остазларның фатихасы, ди… Әйтсәң, адәм ышанмас, шундый бер афәттән котылдык бит, ди… Остазлар догасы, шәехләр фатихасы, – ди…– Исән калсам дип, әллә кем карчыкларга сәдака бирү, әллә нинди мәрхүмнәргә Коръән чыгу, әллә нинди каберләргә зиярәт итүгә нәзер әйткән идем. Үтим, барын да үтим, тик исән-сау ярга гына барып чыгыйк, – ди.

Ләкин кичәге төн шундый авыр курку калдырган ки, ул, аны сөйли башласа, тагы агарына, тагы иманга, тәүбәгә тотына иде.

Көн буе картым үткән төннең тәэсиреннән котыла алмады.

Кичкә каршы диңгез бөтенләй тынып җитте. Үткән төн тик бер шомлы куркыныч төш булып калды.

Без тагы киң диңгез өстеннән, кояш батышы ягына карап, рәхәт, тыныч юл алдык.

Бабай да үзенең табигый хәленә кайтты. Аның теле тагы ачылды.

7

Бүгеннән соң, ахры, шул авыр төннең тәэсире беләндер, бабайның күбрәк сүзе диңгез куркынычлары, диңгездә элек заманда булып үткән гаҗәеп эшләр тирәсендә булды. Картның бабаларыннан берсе – Габдулла берничә мәртәбә хаҗга барган икән. Аның хикәяләре Нурый картның зиһененә бик нык урынлашып калган.

Габдулла хаҗи беренче мәртәбә хаҗга үзе өчен барган. Аннан соң тирә-якның байларыннан берничә «бәдәл хаҗ» [60] Бәдәл хаҗ – ялланып, кеше өчен хаҗга бару. алып киткән. Шулай итеп, аңа Мәккә, Мәдинә белән Казан арасын берничә мәртәбәләр урарга туры килгән. Шуннан аның исеме дә Габдулла хаҗи булып калган.

Габдулла хаҗиның хикәяләре эчендә Нурый картның хыялына иң нык урынлашканнары хаҗ юлында, диңгездә очраган гаҗәеп зур балыклар хакындадыр.

Еллардан бер елда Габдулла хаҗи кораб белән хаҗдан Русиягә кайтырга чыга. Янында башка хаҗилар да күп. Иртә торып, корабның өстенә менсәләр, бик зур бер утрауның агып барганын күрәләр – бу гаҗәп тә, куркыныч та була. Утрауның өстендә кечкенә-кечкенә таулар, ташлар, зуррак агачлар да бар.

Хаҗилар бөтенләй аптырап кала.

Бу ни хәл? Юкса кыямәт булдымы? Әллә зилзиләдә җир җимерелеп, шул кисәк-кисәк булып ага башлаганмы? Шау-шу, курку, тавыш китә. Һичкем ни дияргә дә белми.

Ярый арада күпне күргән, күп мәртәбәләр хаҗ юлында булган бер карт хаҗи бар икән… Ул гына халыкның җанын тынычландыра: бу агып барган утрау гади түгел, ул ничә мең еллар яшәгән артык зур балыкларның аркасындагы чәнечкеләренә төрле нәрсә җыела-җыела, күп заманнар үткәч булган «ясалма утрау» икән.

Карт хаҗи, иптәшләрен ныграк тынычландыру, андый хәлләр диңгездә булгалый икәнен аңлату өчен, шундый бер гаҗәп вакыйганы сөйли:

– Бервакыт, – ди,– балыкчылар, диңгездән балык тотып, хәл җыяр, ашар-эчәр өчен кечкенәрәк бер утрауга кергәннәр икән. Киемнәрен киптерү, аш-чәй кайнату өчен, җирне бераз казып, зур гына ут ягалар. Балыкчылар җылына, эчәргә чәй әзерләнә. Шулвакыт аягүрә басып торган бер иптәше: «Алла, Алла, зилзилә… җир җимерелә!» – дип кычкырып, кинәттән егыла башлаган. Башкалары да утрауның урыныннан кузгалганын, соңра кыйбла якка карап агып киткәнен сизеп хәйран булалар.

Менә бу да чын утрау түгел, теге хаҗиларга очраган кебек, балык сыртына ясалган утрау гына булган икән. Балыкчылар, җирне чокып, ут яккач, балыкның аркасына эссе ялкын үтә дә, шуның тәэсире белән урыныннан кузгалып китә.

Ләкин мондый вакыйгалар күп була килгән.

Дәхи берзаман шулай хаҗилар, иртә намазын укып, тышка чыксалар, корабның тукталганын күреп, моның сәбәбен сораша башлыйлар. Капитан җавап урынына кыйбла якка кулы белән күрсәтә. Карыйлар. Башта тау-тау булып дулкыннар күренә. Тагы ныклабрак күз салсалар, ниндидер бер нәрсәнең, диңгезне икегә ярып, як-ягында дөнья кадәрле дулкыннар ясап, кояш чыгышы ягына таба йөзеп барганын күрәләр. Бу мәхлук боларның барачак юлларын кискәнгә, кораб тукталырга мәҗбүр булган икән.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x