Күтәрелеп, диңгезгә бер каравым белән, күңелем ачылып, җаным канатланып ук китте.
Йа Ходай! Һава ни дәрәҗәдә саф, бөтен тирә-якта ничаклы матурлык!
Җил туктаган, кичәге болытлар таралып беткән. Күк әллә кая югарыга, гаршегә таба күтәрелгән. Диңгез өсте тын, ул, шома көзге кебек, әллә кайдан-кая ялтырап ята. Ерактарак ак төстә бик сыек кына томан күтәрелә.
Шәфәкъ ягы кызгылт-сары төсе белән яна.
Бөтен табигатьтә ниндидер тирән бер моң, эчке бер гыйшык хиссияте!
Бөтен тирә-ягын кызыл-сары утка күмеп, су төбеннән олы кояш чыга.
Диңгез яңа төс, яңа матурлык ала, яңа зиннәт белән көнне каршылый.
Көймәбез безгә күренмәгән бер аскы куәт белән акрын гына тирбәлә дә тагы тынычлана. Тагы шул моң матур су өстеннән һич тә чайкалмый йөзеп китә.
Без һаман барабыз…
Кояш батышы ягында су төбеннән таулар калкып чыга. Алар ерак түгел кебек, үзләре һаман үсә, калыная, күккә таба менә баралар.
Без ике-өч сәгать барабыз… Барган саен, таулар безгә якыная бара. Тауның яныннан зур урманнар, биек манаралар, ялтырап торган гыйбадәтханәләр үсеп чыга.
Көймә бөтенләй җанлана. Шундый куркынычлардан соң исән-сау туфракка якынлашу бәхете һәммәнең йөзенә, күзенә шатлык тудыра.
Марҗалар, бигрәк тә минем картым, шатлыктан ни эшләргә белмиләр. Кайта-кайта шөкрана кылып, ашыгыч рәвештә нәрсәләрен җыялар, туфракка чыгарга әзерләнәләр.
Ләкин языклы колга – миңа алай түгел.
Шатлануларын аңламыйм, үземдә аны хис итмим. Ярга якынлашып, андагы поездның вәхши акыруын ишетү, корымнар, төтеннәр белән буялып беткән завод морҗаларын күрү белән, җаным кысыла, йөрәгемдә бер әрнүле пошыну уяна. Эчемдә нидер җимерелә, нидер югала. Күңелемнән нәрсәнедер тартып алалар.
Җанның рәхәте, күңелнең мәсгудияте шул минутта киселеп алынган кебек була.
Ләкин башка чара юк.
Көймә ярга туктый. Юлчылар, үлемнең мөдһиш [65] Мөдһиш – куркыныч.
тырнагыннан бер могҗиза белән котыла алган корбаннар кебек, туфракка сикерә.
Мин дә әйберләремне теләр-теләмәс кенә алам да, авыр, салмак адымнар белән атлап, ярга чыгам.
Уты сүнгән җәһәннәм
(Хикәя)
1
…Төн. Сәгать ике. Мин зур караңгы өйнең аулак бүлмәсендә ялгызым утырам. Баярак лампа яна иде. Хыялның чәчәкләнүенә манигъ [66] Манигъ – киртә, тоткарлык.
булганга, аны сүндердем. Бүлмәмнең карт агачлар белән тулган зур бакчага караган бердәнбер тәрәзәсе бар. Мин, шуның яңагына артым белән терәлеп, күзләремне тышның куе һәм шомлы караңгылыгына юнәлдергәнем хәлдә, төннең тынлыгына күмелеп тик кенә утырам. Берничә сәгать үтә. Өйдә һичбер тавыш-тын юк. Мин һаман шул урында, шул хәлдә ялгызмын, тик хыялым гына каршымда.
Баярак күк күкри, куәтле яшен яшьни, каты җил дә исеп куя, ара-тирә калын, катлаулы болыт артыннан тулган ай карап, бөтен дөньяга матур гына бер елмая да тагын югала иде. Инде бары да тынды. Ай да яңадан күренмәслек булып катлаулы болыт артына ышыкланды. Дөнья тагын да тирән, куе караңгылык эченә күмелде. Күк йөзе тәмам капланып, яңгыр коярга тотына. Ул башта чиләктән актарылгандай кызу яуса да, бераздан әкренәйде, ул инде вак, тигез һәм туктаусыз. Үзе һәр җирдә дә шулай булыр. Хәзер дөньяның һәрьягында шундый вак һәм тигез булып яңгыр явадыр кебек тоела.
Хатыным күптән йоклый. Ул миңа берничә тапкыр:
– Садыйк, сиңа ни булды, ят инде! – дип караса да, мин аны тыңламадым.
Ул мине көтә-көтә аптырагач:
– Җә инде, Садыйк! Иртәгә иртә үк базарга барасың бар ич! – дип, тагы бер кыстап карады, ләкин мин һаман утыра бирәм.
Йокы каядыр качкан. Шул тигез, вак һәм туктаусыз коелган яңгырны озак, бик озак тыңлыйсым килә. Йөрәгемне кайнаткан, җанымны дулкынлаткан бүгенге вакыйга уңае белән очсыз-кырыйсыз хыялга ихтыярсыз тартылып барам.
Мин, гомумән, төнге яңгырны бик яратам. Хәзерге кебек салмак, ләкин еш һәм тигез генә, җиңел генә шыбырдап торса, бөтен җаным белән биреләм. Аның сак кына, тын һәм акрын гына коюы мине дә башка вакытларда белми торган акрын шатлыкларгамы, тын гына кайгыгамы, белмим, нәрсәгә алып китә. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела. Шуның тәэсирендә бай вә киң бер хыялга чумып, барын да онытам. Хәятның көндезге аек һәм шау-шулы чагында сизелмәгән, илтифат ителмәгән нәрсәләр бу вакытта кояш кебек ачык күрелә. Бу вакытның хыялында да аерым бер тәм, бөтенләй башка булган бер ямь була; моны хис кылмаган адәмнәр зур бер сәгадәттән мәхрүмнәрдер дип уйлыйсың, аларны кызганасың…
Читать дальше