Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Биографии и Мемуары, russian_contemporary, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланды. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелде.
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Безнең аерылышканга тугызынчы ел. Ул шушы гомердә төрле дәверләр кичереп, урта мәктәпләрдәге хәтле укып та өлгергән. Мәктәп програмыннан тыш та бик күп нәрсә күргән. Ни турында гына сүз чыкмасын, мине күмә дә ташлый. Мин күп урында аның сүзен аңлап җитә алмый интегәм. Мин үземнең бернәрсә дә белмәүне, минем һәр сүзем коры «авыз фәлсәфәсе» генә идекен бүген, Каһиров белән сөйләшкәннән соң, ачык белдем. Моның өстенә ул хәзер һавадагы кош дәрәҗәсендә ирекле, дүрт ягы кыйбла, кая китсә дә, ни кылса да, иреге бар. Укуы, белүе һәм азатлыгы гына тагы бер хәл: ул алдагы көннәренә бөтенләй икенче төрле карый. Ул: «Әле мин хәятны башламаганмын, мин әле аңа әзерләнәм генә, чын хәят алда булачак», – ди. Ул ерак, югары һәм алга омтыла. Ул, күзен күккә, гарешкә терәп, хәяттан алуы мөмкин булган насыйбына ирешергә үкереп бара.

Ничек тә истикъбален [69] Истикъбаль – киләчәк. , үткәне белән хәзергесен дә алда һәм гали күрә, шуны өмид итә, һәм хакы да бар.

5

Адәмнәр табигатьләре, куәтләре буенча берничәгә бүленәләр: бертөрлесе үзенең тимер кулы, куәтле ирадәсе [70] Ирадә – ихтыяр. белән әхвальне үзе теләгән якка бора – болар хәятның чыннан иясе, идарә кылучысы булалар. Икенче бүлеге исә идарә куәтләре аз булган адәмнәр булып, алар әхвальнең агымына буйсынырга мәҗбүрләр, алар хәятның үз язмышларына хаким түгел, бәлки аның колы була. Мин икенче бүлектәнмен, ахрысы. Шундый бер мәсьәлә хаккында сүз чыкканда, миңа бер иптәшем: «Син тышкы тәэссоратка һәрвакыт җиңеләсең, син гакыл белән, ноткың белән [71] Ноткың белән – телең сөйләгәнчә. түгел, миең белән эш кыласың. Син – әхваль һәм хиссият колы, син әхваль агымына ятмый кала алмыйсың!» – дигән иде. Бу вакытта мин, бу сүзгә каршы барып, сүздә аны рәд кылган [72] Рәд кылу – кире кагу. , янымдагы ишекнең тоткасыннан тотып: «Син яңлышасың, син минем тимер ирадәле икәнемне белмисең, тоткасыннан тоткан менә шул ишекне теләгән якка борып йөртә алган шикелле, тормыш агымнарын үзем теләгән якка шулай бора алам», – дигән идем. Һәм шул игътикадта [73] Шул игътикад – шулай дип ышану. идем. Бүген исә ялгышканымны ачык белдем, үземнең «әхваль агымына кол» идекемне бүген сиздем. Моңа да Каһиров белән очрашу сәбәп булды.

Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп [74] Кәшеф иттерү – ачыш ясату. , йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч [75] Сур – быргы. , адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый [76] Иттифакый – көтелмәгән. бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен [77] Хәйрәт – искитү, аптырау. : мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә [78] Вакыйгдә – чынлыкта. кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.

Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү [79] Үзеңне тәгъйин итү – кем икәнеңне билгеләү, әйтү. авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере идем. Төрле мәдрәсәләрдә укыган соң үзеңне үзгәртү, мәдәниләшү, дөнья фәннәре тәхсил итеп [80] Тәхсил итү – өйрәнү, уку. , иҗтимагый эшләрнең бере артыннан йөри торган бер халык хезмәтчесе булу – минем баш теләгем иде. Бүгенге кебек исемдә: үзем ач булам, бер тиенгә аптырап, каңгырып йөрим; шулай да рух куәтле, йөрәк таза, хәзерге ачлыкны, газапны алдагы өмет белән җуя торган идем. Мин ул чакта алдымда бик күп, бик олуг эшләр, мәртәбәләр барлыгына ышана, шуңа омтыла идем. Үземне ничек тә дөньяга килгәнгә оялмаслык бер рәвештә фараз кыла идем.

Була вакытлар: ачсың, эчең тырный, бер кабым икмәккә мохтаҗсың, ә шулвакыт хыялың, барлык авырлыкны оныттырып, алдагы нәрсәләр белән юата. Лампаны басып куясың да киләчәкне уйларга тотынасың. Ул төрлечә күренә: кайбер халык өчен бик зур эшләр кыла торган бер фидаи буласың. Сине тотып асалар, ләкин син үлемнең күзенә көлеп кенә карыйсың. Син мәсгудсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең яки, халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Син мәсгудсең, ак сакалың буйлап шатлык яшьләре ага, чөнки гомерең идеалыңа ирешү юлында үткән. Кайбер вакыт үзеңне һәркайчан җәмәгать файдасын гына уйлый торган бер доктор яки атаклы бер галим ясап, яки халыкның мәдәни күтәрелүе юлында иң зур урын тоткан бер адәм итеп уйлыйсың. Ләкин һичбер тәкъдирдә, яңлыш кына да үзеңнең бер караңгы авылга мулла булып, фидия [81] Фидия – үлгән кешенең гөнаһын йолып алу өчен бирелгән мал. ашап гомер итүең уйланмый, истикъбальдә бу көн килүе һичбер ихтимал тотылмый; ул ихтимал юк, бөтенләй үк юк.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x