Ишанның олы хәлфәләреннән берсе Нурый бабайга үзенең йөзле әйбәт тәсбихен дә биргән. Бусы инде чыннан да иң бөек бәхетләрдән саналырга ярый.
6
Картның диңгезгә беренче керүе икән. Утырган көймәбезнең дә әмин [56] Әмин – ышанычлы.
пароходлардан түгел, бәлки, байтак ук куркынычлы җилкән генә булганга, аның йөрәге тыныч түгел, күзендә бик еш куркыну чыга, йөзе агарына иде.
Адәмнәр курку вакытында табигатьнең тышында булган куәтләрдән ярдәм сораучан була.
Нурый бабай да биш вакыт намазын, шуның дәрәҗәсендә үк үзенә бурыч итеп белгән зикерләрен, вирдләрен [57] Вирд – дога.
калдырмау гына түгел, гадәттәгедән күп артык ихлас белән үти, тәүбәсен, шаһәдәтен яңарта тора. Аз гына җил чыгып, көймәне як-якка чайкалдыра башласа, аның тәннәре калтырана, су төбенә китеп, балык карынына эләгүдән куркуы аның йөзенә ачык укырлык дәрәҗәдә чыга иде. Бу вакыт аның тавышы дерелди, догаларын, тәүбәләрен еш-еш укый иде.
Юлыбыз тыныч булмады, көймәбез куәтле дулкыннар арасына ташланган кечек бер йомычка рәвешендә әйләнгән чаклар күп булды.
Бу вакытлар бабайның йөзенә карау кызганыч була, ул догаларын, Тәңрегә тизрәк ишеттерим дигән кебек, кычкырып-кычкырып җибәрә, шәехеннән мәдәд [58] Мәдәд – ярдәм.
сорый, гүя үлем үзенең тимер тырнаклары белән картның бугазыннан эләктереп алган да шуның белән көрәшергә, җиңелергә башлаган.
Мин куркыныч юклыгын яки куркынудан файда булмаячагын әйтсәм, аның күңеле кырыла!
Чукынып яки сәҗдә итеп торган марҗаларны кулы белән күрсәтә дә:
– Әнә кяфер дә үзенчә кылана бит, син нигә болай?! – дип шелтәли башлый иде.
Моңа карыйм да аптырыйм: карт җитмеш еллар гомер иткән, ашын ашаган, яшен яшәгән, шулай да үлемнән бу дәрәҗәдә курка. Мин соң ник алай түгел? Нәрсә безнең хәятка мондый куәтле мәхәббәтебезне бетергән?
Диңгезгә кергәнебезнең икенче төне юлчылар өчен артык авыр булды.
Кояш баер алдыннан каты җил чыкты, шимальдән [59] Шималь – төньяк.
гаҗәп куәтле болытлар кузгалып, тиз арада алар бөтен дөньяны каплап алдылар. Тиз арада җирне – судан, күкне – диңгездән, уңны сулдан аера алмаслык караңгылык басты. Җил көчәя. Күк, таулар-ташлар җимергән, дөньяның астын өскә китергән кебек, куәт белән күкри. Яшеннәр өзлексез уйныйлар, җир-күкне каплаган катлаулы болытларны ярып, уңнан, сулдан утлы сызыклар сызгалыйлар.
Шул караңгы төндә, шундый җил-давылда, шундый куркыныч яшеннәр астында безнең көймәбезнең хәле, чыннан да, гадәттән тыш авыр иде. Көймә җилнең астына таба бөтенләй ава, дулкыннар килеп бәрелгән саен, барыбыз да су төбенә киткән кебек булып калабыз. Көймә көймә түгел, чыннан да, караңгы төндә куәтле дулкыннар арасына ташланган йомычка иде.
Исән калу өмете бик аз иде.
Юлчылар эчендә дүрт марҗа бар иде. Алар баштарак дога белән, сәҗдә белән маташсалар да, дулкыннар китереп бәргән саен «Алла!» дип, «аһ-ваһ!» дип чыелдап җибәрсәләр дә, озакламый һуштан яздылар, үлек кебек агарынып егылдылар. Җаннары бармы, юкмы – белгән юк.
Ләкин минем картым гаҗәп бер хәл алды, башта бераз курыкты, догалар, тәүбәләр укыды. Ләкин курку арткан саен, үлем якынлашкан саен, аның тынычлыгы арткан кебек күренә иде. Ахырдан аңладым: картның исән калу өмете бөтенләй беткән, ул бу төндә һәлак булачагыбызны кистереп куйган икән.
Мең мәшәкать белән тәһарәт алды. Намазлыгын бер почмакка җәйде, кулына тәсбихен тотты да гүя котылды. Башта озын иттереп миңа васыятьләрен сөйләмәкче иде. Көймә батса, һәммә кешенең, шул җөмләдән минем дә батачагымны уйлап, ахры, бер-ике сүз белән бетерде:
– Ходайның бер рәхмәте белән котыла алсаң, минем хәбәремне ирештерерсең. Тагы шуны әйт: тизрәк Әстерханга барсын да минем әйберләремнең һәммәсен алсын, карчыгым да вафат, аңардан башка варисым юк, – ди.
Җил һаман көчәя, дулкыннар көймәне бер батыра, бер төшерә, бер әллә кая ыргытып бәрә. Күк күкрәве белән яшен, бергә кушылып, безне бөтенләй юк итеп ташлыйлар иде.
Мин көймәчеләрдән: «Өмет бармы, юкмы?» – дип сораган идем. Алар яшермәделәр: «Куркыныч бик зур, мондый хәлгә без бик сирәк очрыйбыз», – диделәр.
Картым намазлык өстендә катты, тавышы-тыны калмады. Тәне суынган булса, артык авыр тәэсир итәр дип, мин янына бармадым. Төнне шулай үткәрдек.
Мин әле һаман да аптырыйм: шундый коточкыч караңгы төндә, шундый рәхимсез дулкыннар арасында кызганыч бер җилкән белән без исән-сау кала алдык!
Көймәчеләрдән берсе: «Бу котылуның иң зур сәбәбе – койрыкчының гадәттән тыш маһирлыгында, шул тау-тау ишелеп килгән дулкыннар өстендә көймәгә яннан суктырмый йөртә алуда», – диде.
Читать дальше