Табигый, мин дә шулаймын. Миңа да дөнья вә табигатьнең матур вә мөәссир булучылыгы һәрнәрсәдән алда һәм якын күренә.
Әнә кояш бата. Әнә шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән зур күл ялтырый. Әнә ат менгән бер егет күл буйлап бик акрын гына көйләп бара. Һәммәсе матур, һәммәсе моң, һәммәсе мөәссир.
Ләкин боларның матурлыгы, боларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Боларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәрнәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә – ул заманда һәрнәрсә йөрәкнең туры үзенә, рухның төбенә китә иде.
Шуңа күрә рухым хәзерге тормыш белән канәгатьләнмичә, башымны кая куярга, үземне ни белән юатырга аптыраган чакларымда, мин ирексез үткән гомерне уйлыйм. Анда ләззәт тә, рәхәт тә, ямь дә бар. Анда яшьлек бар. Анда яшьлегемдәге беренче мәхәббәтем бар. Анда минем урта, ләкин зифа буйлы, алсу яңаклы, ялкын вә шигърият балкып торган, гаҗәп күзле фәрештәм бар. Үткәндәгеләрдән күп нәрсә үзенең бөтенлеген, хәятын җуйган. Андагы хәлләрнең кайберсен уйлау белән хәзер рухыма салкынлык йөгерә. Әмма… Әмма бу дәвер, бу минем беренче мәхәббәт дәверем, бу кичәләребез, минем ул фәрештәм… Аһ, болар һәммәсе минем рухымда шун- дый урын алганнар ки, мин һичбер вакытта аларны онытырга, үзем теләсәм дә, моктәдир булмаячакмын. Кайчан гына үткән гомергә, артка борылып карамыйм – болар минем гомер күгемдә ачык кояш кебек ялтырап ята. Аңа бер генә мәртәбә карау да минем рухымны хәзерге карт, тәҗрибәле тормышның тупаслыгыннан, каралыгыннан коткарып, пакь, якты, мөкаддәс һәм мәсгудиятле булган икенче галәмгә алып китә.
Ни дияргә, аларны уйлаудан килгән тәэсирне ничек аңлатырга белмим. Карт күңел ашкынырга уйлый. Тагы шуңа охшаш бер сәгадәт эзли. Ләкин ни генә кылма – һичбер эш аны бирә алмаячак. Мин картаям. Еллар мазыйны күмә, югалта бара. Әмма ул кичәләрне һичнәрсә минем хатирә дөньямнан югалта алмый.
Күземдә яшь. Хыялымда шул кичә үзенең бөтен матурлыгы белән балкып тора.
Ул кичә, ул кичәдә таулар, болыннар уртасыннан аккан киң суның тулган ай белән көмеш төсенә, тапсыз зур көзгегә әйләнгән халәте, шул суны тын гына, акрын гына ярып барган көймә менә хәзер дә күз алдымда. Су түбәненә сак кына агып барган шул көймәдә, тирә-якта булган һәммә нәрсәнең сүзсез, тавышсыз телләре белән тән вә табигатьнең тирән серләре хакында эчтән зикер әйтүләрен [47] Зикер әйтү – кабатлау.
хис кылган хәлдә, безнең аның белән икәү генә, икебезнең рухлар бергә кайнаган, йөрәгебездән кайнап чыккан ялкынлы мәхәббәт утыны иреннәребез аркылы туктаусыз юлыктырган халәттә, дөньяны онытып, эчебезне вә тирә-ягыбызны тутырган сәгадәткә чумган минутларыбыз, әле яңа гына булып кичкән кебек, үтә татлы бер хис бирәләр. Шулвакыт, шул тирән тынлыкны ярып, бөтен табигатьне үзенең моңына, сәнгатенә хәйран итеп, бер моңаеп, бер елап, бер ниһаясез югарыга ашкынып килмәктә булган музыка әле дә рухыма үтә, мин аны әле дә ишетәм, ул әле дә елый, әле дә каядыр ашкына кебек тоела.
Бик бәхетле адәмнең бөтен гомерендә тик бер генә мәртәбә килеп кичүе мөмкин булган шул кичә вә шул кичәдәге ниһаясез сәгадәтнең ялкыны белән күтәрелеп, ул минем җәмаль [48] Җәмаль – матурлык, күркәмлек.
вә голүвияте каршында мең мәртәбә вә мәңге сәҗдә итмәктә булган ул фәрештәм вә ул тәңремнең, эчке ялкынына түзә алмыйча, муеныма сарылып, «Аһ… Риза… Риза… үләм… үләм… бәхет вә сәгадәтемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ниһаясез куәт белән ашкынуыннан үләм…» дигән сүзе, Тәңренең илаһи тавышы белән рухыма беректерелгән кебек, әле дә колагыма ишетелә, әле дә сәгадәт бирә.
Гаҗизмен, телем кыска, сүзем аз. Ул дәвер, ул кичәләрнең биргән сәгадәтен әйтергә куәт җитми, телемә ирексез бер сүз килә:
– Аһ, ул көннәр!
Башка ни диим… ни генә дисәм дә аз.
– Аһ, Тәңре, тел бирмәгәнсең, куәт бирмәгәнсең… Мөмкин булып та, шул көннәрнең сәгадәтен, аның бөтен хәятымда тоткан урынын, мәгънәсен аңлата алсам, үземне мәсгуд санар идем.
Гаҗизмен, телем кыска, сүз таба алмыйм. Бөтен рухымнан, кайнап, йөрәгемә килгән хиссият телемнән «Сөюдә генә чын сәгадәт!» рәвешендә ясалып чыга.
Ләкин бу сүзләр вә аларның биргән мәгънәләре минем рухым хис кылганнан бик аз вә әллә кая түбән. Моның түбәнлеген, моның корылыгын үзем үк тоям, ләкин гаҗизмен, сүз таба алмыйм, адәм теле аның хиссиятеннән бик күп тар вә ярлы. Башка тәгъбир булмагач, хисем ташып, телемә ирексез шул килә:
– Сөюдә генә чын сәгадәт!
Читать дальше