Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Биографии и Мемуары, russian_contemporary, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланды. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелде.
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Мин, аның белән танышкан көнемнән алып, үземне бөтенләй яңа бер халәттә хис кыла башладым. Хәятым әллә ничә дәрәҗәдә матурайды, баеды, язмыш тагы рәхимләнде.

Рухым үзенә яңа бер куәт, яңа бер дәрт алып, һәммә нәрсәнең төсе матурга таба үзгәрде; кулларым да, бөтен тормышым да җиңеләеп, эшкә гайрәтем тәмам башкаланды.

Ул миңа бөтен шатлыкның чишмәсе, хәятымның мәркәзе булды. Шул дәрәҗәдә ки, дөньяны туфан басып та, ул сәламәт калса, мин һичбер кайгы күрмәячәкмен. Аны бер күрү, нурлы йөзенә тагы бер аерым күрек арттырып, сак кына бер елмаюы, матур бер сүзе, хәтта, икенче бүлмәдән торып, аның миңа ишетелгән тавышы, хәтта, ерактан күренгәндә, бер киеме, йөреш вә кузгалышы, кыскасы, һәрбер нәрсәсе илаһи бер ямь ала.

Була шундый вакытлар: ул, үзенең гаҗәп тавышы белән шыңгырдатып, кем беләндер көлә-көлә сөйләшә башлый. Мин бөтен рухым белән аның тавышына йотылып, һәрбер аерым авазын йөрәгемнең төбенә, күңелемнең иң эченә алып, моннан башка бер хәлдә дә булмаган илаһи бер сәгадәт хис кылам. Шуннан тамырларымача бер хозур йөгерә, тәнемә аерым бер ләтафәт китә.

Сизәмен ки: мин бу туташны сөям.

4

Көндез тагы бер хәл. Әмма төн килеп, өйдә утлар яндырылса, йөрәкнең ашкынуына чыдап булмый.

Бу вакыт аның гадәттә дә тиңдәшсез матур күзләрендәге ялкыны вә шигърияте әллә ничә кат артык балкып, яңакларында алсу ут яна, йөзендә гаҗәп илаһи бер нур уйный башлый.

Аһ… үләмен… үләм… шул чакларда…

Кичке сәгать сигездә чәй була. Без, әлбәттә, кара-каршы утырабыз. Мин үземне көчлек белән тотам. Бәгъзән [31] Бәгъзән – кайвакыт. карашып куябыз. Бер Ходаем, бу вакытта үзең генә түземлек бир. Аның күзендәге ялкыны рухыма үтә китеп, бөтенләй югалам.

Өйдә бер карчык бар. Фәлсәфә сатарга бик ярата. Бу бабта мин дә буш түгел. Кайбер вакыт шул карчыкны борып җибәрәм дә, ул төн буена, чәй өстәленнән кузгалмыйча, дөньяның хикмәтен тикшерә, мәсьәләне тагы зурайткан булып, кузгалмый утырабыз. Мәләк [32] Мәләк – фәрештә. тә бергә. Карчык лыгырдый. Мин кузгатам. Мәләк исә, үзенең нурына, ялкынына күмелеп, тик кенә утыра. Ул мондый кичәләрдә бик аз сүзле була, тик бик сирәк кенә миңа бик гали вә бик тирән мәгънәле булып күренгән берәр сүз генә әйтеп куя.

Ике, өч, кайбер вакыт дүртәр-бишәр сәгать тә шул рәвешле үтеп китә. X. һаман китми, нуры белән балкып, матур гына утыра. Аны ятарга чакыралар, ләкин ул бик коры гына итеп кире җавап бирә.

Үзе һаман утыра. Мин моңа бик шатланам. Үземне аның янында, аңа карап яки үзеңне аның куәтле карашы астында итеп хис кылу ниһаясе [33] Ниһая – чик. булмаган бер сәгадәт була.

Ул яңа унҗиденчедә. Шулай да бер адәмгә билгеләнгән. Ләкин ул аны яратмый, һәрвакыт, бигрәк тә минем алдымда, аны яманлап, җирәнгәндәй кылып сөйли.

Бу да минем өчен бик зур өмет һәм шатлык була.

Була төннәр: әнисе дә, хадимә [34] Хадимә – асрау, йомышчы хатын-кыз. дә, теге фәлсәфәче карчык та, балалар да йоклыйлар. Мин үз бүлмәмдә рухымны тутырган ләззәтле хиссият эчендә утырам. Ул миңа янәшә залда ялгызы гына нидер эшли. Өй тын, бөтен заводларның вакыт-вакыт мәгънәсез акыруыннан башка һичбер тавыш-тын юк. Мин алдыма китап ачып куйган булсам да, якында гына аның ялгыз утыруын хис кылу миңа укырга юл бирми, күңелем үземне аңа алып китә. Башымда ул гына, аныкында да мин генәдермен кебек тоям. Ләкин һичбер сүз эндәшергә, берәр нәрсә кылырга куәтем җитми. Телим, ләкин булдыра алмыйм. Ул да шулайдыр дим.

Ул, ахрысы, миннән батыррак. Утырып йөдәгәч булса кирәк, үзенең нуры, ялкыны белән балкып, минем бүлмәмә керә дә, җитди, рухани бер елмаю белән күзләремә туры карап, матур тавышы белән:

– Сез мичегезнең душнигын ачып куегыз, җылы булса, йокларга рәхәт була ул! – ди һәм үзе килеп ача.

Мин, атылып урынымнан торып, юл бирәм дә:

– Мәшәкатьләнмәскә иде, рәхмәт… – дим. Артык бер сүз әйтергә вә һичбер хәрәкәткә куәтем бармый.

Ул чыга. Артыннан бүлмәм гаҗәп бер хуш искә тула. Тәмле, рәхәт. Эчемдә әллә нинди бер дулкын башлана, бүлмәмдә аннан калган әгъла [35] Әгъла – тәмле. хуш ис акрын гына дулкынланып, тойгыларымны рәхәтләндерә.

5

Ләкин беркөн күңелемнең ашкынуын җиңә алмадым.

Сәгать төнге өч иде. Өйдәге һәммә кеше йоклап беткән. Тик мин дә ул гына. Мин үз бүлмәмдә, ул залында; миннән алган бер романны укып утырды.

Гадәтенчә, мичнең душнигын ачу мәсьәләсе белән бүлмәмә керде.

Йа Ходай, фәрештәме керә… яхут бүлмәмә күктән илаһи нур капусымы ачыла… Тезләрем калтырый, аның каршысында сәҗдә кыласым килә…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x