Шул озын гомердә ахырдан сагынырлык нәрсә эшләнгән? Үткән эшләрдән каюсы артык мәсгудиятле [22] Мәсгудият – бәхет.
булып күренә? Шул сөальгә җавап булып, хыялымда кичкән хәятның төрле кисәкләре, төрле минутлар килә. Һәммәсе, җанланып, каршыма килеп басалар. Аз-аз шатлыклар, бәхетләр бар. Үземне чын мәсгуд санап, ахырдан үкендергән эшләр дә күп.
Ләкин бер күренешкә һичберсе җитешә алмый. Бу шундый якты, шундый матур һәм мәсгудиятле ки, башка сәгадәтләр гомер күгендә ялтыраган берәр йолдыз булсалар, бусы үзенең зурлыгы, яктылыгы, күңел каршындагы куәте белән олуг кояшка охшый. Бу да – минем беренче мәхәббәтем.
3
Сөйләячәк сүзем унҗиде яшь тулып, яңа унсигезгә чыккан заманыма гаид [23] Гаид – бәйләнешле.
.
Адәм кайбер вакыт үзенең кулларында һәм тәнендә шундый бер куәт сизә ки, бар нәрсәне ватасы, җимерәсе, әллә нинди авыр әйберләр күтәрәсе яки куәтле бер батыр белән биртенгәнче сугышасы килә – ничек тә булса үзеңдәге куәтнең тилергән бер чагы була.
Ул елларым гомеремнең шул халәткә охшаш бер дәвере иде.
Бу көнге кебек ачык хәтерлим: ул вакыт җаным тәнемә сыеша алмый, үземдәге куәтне канәгатьләндерерлек һичбер эш вә иштигаль [24] Иштигаль – шөгыль, эш.
таба алмый идем. Нинди генә эшкә тотынсам да, ул минем куәтемнән түбән күренә, аңа караганда бик вак тоела иде.
Моның өстенә йөрәкнең, бик аз нәрсәдән дә җилкенеп, куәтле сугарга әзер булганлыгын, рух вә күңелнең һичбер нәрсә белән тапланмаган булганлыгын да кушарга кирәк.
Яшьлекнең бу дәверен адәмнең хәятында иң гали вә иң кыйммәт бер заманы дип хисаплыйлар.
Бу вакыт, ата-анаңа, үзеңнән зурларга ияреп эш кылына торган балалык чагыннан чыгып, һәр тугрыда үз уем, үз хисем белән генә яшәргә һәм бөтен дөньяга үз күзең белән карый башларга кирәк дигән уй, сиңа Тәңредән килгән илһам кебек, зиһенеңә керә башлый.
Мин дә шулай булдым. Бу хәл миңа зур бер кәшеф [25] Кәшеф – ачыш.
кебек булып, үзе аерым ләззәт бирә, хәятны мөстәкылә [26] Мөстәкылә – тулысынча.
үз кулыңа алган кебек бер хисне тудыра иде. Гүя дөнья вә табигатьнең яңа күрке, матурлыгы, кәшеф ителә барып, мине мәфтүн итә [27] Мәфтүн итү – сокландыру.
, гүя дөньяда булган һәрбер эштә, һәрбер нәрсәдә зур бер мәгънә, тирән бер сер бар да, ул серләрне мин кәшеф итәргә тиешле; һәм миндә гүя шундый куәт бар, гүя мин ул кәшефне булдыра алам.
Гүя дөнья вә табигатьнең тирән вә нечкә серләре эченә куелган хәятның зур мәгънәсе, бөек әһәмияте, ниһаясез матурлыгы миңа яңа гына ачыла да, мин аның һәрбер кисәгеннән аерым бер хозур, киң бер сәгадәт күзләп, гомер юлында шатлана-шатлана алга һәм югарыга атлыйм.
Менә шул чакта язмыш, хәятымны артыграк бизәү өчен булса кирәк, минем гомер юлыма X. атлы бер фәрештәне чыгарып куя.
Мин моңарчы, йөрәгемдә куәтле бер дәрт хис кылсам да, хатын-кыз дөньясыннан бөтенләй читтә яши, үземә кан кардәше булганнарымнан башкалар белән һичбер төрле мөнәсәбәттә булганым юк иде. Боларның галәме миңа бөтенләй ят һәм дә башка бер җирдә булмаган сер, ләтафәт вә илаһият [28] Илаһият – Аллага, күкләргә бәйле.
белән тулы тоела. Шулар белән бәрабәр мин, йөрәгемдә куәтле бер ялкын хис кылсам да, аның бер җирендә аерым бер бушлык бар кебек сизә, ләкин ничек тутырырга белми идем.
X. белән очрашу минем хәятымны берьюлы баетып җибәреп, анда яңа ләтафәт, яңа матурлык арттырды. Гүя теге бушлык берьюлы тулып китте.
Мин аларның өендә тора башлаган көннән, тагы арттырыйм, аның белән очрашкан сәгатьтән, аны беренче мәртәбә күргән минутымнан алып йөрәгемнең төбеннән куәтле бер дулкынның акрын гына югары күтәрелә башлавын, күңелемдә моңарчы булмаган бер ашкыну кергәнен ачык хис кылдым. Кыскасы, күземнең аңа беренче төшүе минем йөрәгемә үзенә башка бер ялкын керүе булды.
Иптәшләрем аны: «Ямьсез дә түгел, ләкин, син әйткәнчә, хур кызына биргесез дә түгел, гади бер кыз!» – диләр. Берсе миннән көлә, үзенчә, минем тилелегемне тәэвил [29] Тәэвил – аңлату.
өчен:
– Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер! – ди.
Ләкин мин боларның тупаслыгына, аяз көндә кояшны күрә алмауга охшаш сукырлыкларына хәйран калам. Мин бөтен рухым белән ышана идем ки, бөтен дөнья- да аннан гали, аннан югары җанлы мәхәббәт булган кыз булырга түгел, аның мәр- тәбәсенә якынлашырга да мөмкин түгел. Бөтен адәмнәрнең, минем кебек, аның голүвияте [30] Голүвият – бөеклек.
каршында сәҗдә итмәве мине чыннан гаҗәпләндерә.
Минемчә, ул – илаһи; ул – табигатьнең аерым бер сәнгате; ул – хозур язның бөтен күркен, бөтен ләтафәтен җыйнаган бердәнбер асыл чәчәк.
Читать дальше