Ләкин бу хәл мәңге түгел. Ул, ул олуг кояш, ирексез вә теләмәстән түбәнгә таба йөз тота. Ниһаясез югары урыныннан күчеп, куәтен киметә башлый. Үткән һәрбер минут аның бу түбәнәюендә аерым бер хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, аның урыны түбәнәя, куәт вә мәгънәсе азая-азая, бетәргә таба бара. Аның төшлегендә куәт вә кибер [16] Кибер – олылык, горурлык.
зур, чыгыш вә батышында матурлык, ләтафәт [17] Ләтафәт – гүзәллек, матурлык.
ниһаясез, ләкин бу матурлык, бу ләтафәтне тәкъдир итүчеләр аз. Шунлыктан аны бата, югала, диләр, һәм ул шулай үткән бер минутта түбәнәя, куәтсезләнә барып, ниһаять, бөтенләй югала – юк була, бетә…
Минем хәятым да, дим, шулай. Мин үзем дә, дим, шулай булдым. Дөньяга аяк баскан көнемнән башлап, акрын, ләкин туктаусыз рәвештә алга һәм югары атлый башладым. Үткән һәрбер минут мине күтәрә, куәтемне, урынымны югары ашыра бара иде. Ниһаять, табигатем булдыра алган кәмаләтнең чигенә, иң югары ноктасына – егетлегемнең соң көненә ирештем дә шуннан үзем ачык сизмичә үк түбән китә, хәяттан еллар буенча алган нәрсәләремне акрынлап бирә, сүтелә башладым. Тау ба- шыннан йомшак ком белән бергә акрын гына ишелеп барган малай кебек, мин дә сизелмәслек, ләкин туктаусыз рәвештә түбәнгә – үлемгә таба агып барам. Әкрен генә бетеренәм, сүтеләм. Узган һәрбер минут мине түбәнгәрәк тарта, аскарак баса. Моңарчы белмәмешкә салынырга тырышсам да, инде булдыра алмыйм, әйтәм: хәзер минем хәятымның кәмаль вә куәте соң ноктасына ирешеп, гомернең кыйммәтле дәвереннән авыша башлаган, төшлегемнән түбәнгә, кара төн эченә таба баерга юл тоткан чагым.
Үтәр еллар. Мин дә, хәят күгеннән югалып, үлемнең караңгы кичәсе артына ба- тармын, югалырмын. Ләкин нинди зур аерма: мин үлем артына мәңгегә, кабаттан хәят күгенә һичбер килмәскә батам. Ә бәхетле кояш алай түгел: ул чыга, күтәрелә, бата, югала, әмма мәңгегә түгел, таңда янә чыкмак, дәхи дә ерак күкнең иң гали ноктасына ирешеп, табигатькә үзенең олуглыгын белдермәк, куәт вә матурлыгы белән адәмне үзеңә табындырмак өчен генә бата. Ул – туктаусыз; бәлки, мәңге дә шулай әйләнер.
Әмма мин, әмма без бетәбез дә мәңге кайтмыйбыз, әбәдия [18] Әбәдия – мәңгелек.
үлемнең шул томаны, шул караңгылыгы эчендә югалып, онытылып калабыз…
Уем, шул җиргә җиткәч, үзенең табигый агымын җуя. Рухымны авыр, тын, ләкин бик фәгъгаль [19] Фәгъгаль – көчле, куәтле.
бер изтираб [20] Изтираб – борчылу, дулкынлану.
ала. Күз алдыма хәзергедән, үткән вә киләчәктән, буталып, кисәкләнеп, чуалчык күренешләр килә. Мин шулар эчендә хыялымны байтак әварә кылып [21] Әварә кылу – хыялны җигү, артык мавыгып хыяллану.
талдыргач, мием авырып, рухым куәтен азайткач, табигый юл буенча, үткән гомернең төрле күренешләре хыялымда гәүдәләнеп күренә башлый. Анда матурлык та, ямьсезлек тә бар.
Үткән хәятымны ачык күз алдыма китерсәм, ике хәл ярылып ята: берсе – ниһаясе булмаган өмет, икенчесе – шул өметнең бертуктаусыз җимерелә, юкка чыга баруы.
Мин хәзер, яшь йөрәкнең өметкә ни дәрәҗәдә бай булганлыгын күреп, шашып калам.
Бигрәк шунысы гаҗәп: шул өметләр атлаган саен кырыла бара, ләкин бетми; яшь рух беткән һәрбер өмет урынына яңадан-яңа һәм һәрберсе ниһаясез матурлык вә нур белән тулган өметләр тудыра тора. Хәзер ачык беләм: аның иң зур хозуры, пәйгамбәре дә шул булган икән. Шул өметләр һәммәсе җилгә корылган. Шуңа күрә үзләре хәят юлында бик күп ялгышлыклар тудырганнар. Гомернең өстеннән кичеп чыккач, артыңа әйләнеп карасаң, барын аңлыйсың: «Ай… ул гомер кабат кайтса, мин шул төшлегемә яңадан менсәм, нинди итеп яшәр идем!» – дисең. Ләкин үкенүдән ни файда?!
Ул киткән, беткән. Кайгыру йөрәк маеңны гына ашый. Алдыңда үлем тора. Син, табигать канунының куәтенә буйсынып, шуның акрын гына килүен вә, бервакыт килеп җитеп, тын вә караңгы үлемгә алып китүен көтеп торырга мәҗбүрсең.
2
Мин – яшьтән үк ямь вә матурлык гашыйкы. Бу – минем бер кимчелегем. Менә әле, уем күз алдыма үлемне китереп бастырганда да, хисем белән үткән гомердә булган күренешләр арасында матурлык эзлим. Аларның каюсы бигрәк ямьле вә каюсы матурлыкка бай булса, хыялым шуңа кадала, шуны зурайта, эшләтә башлый. Үзем дә шуны сагынам.
Ярты ягы сары алтынга манылган зур күлнең артына батып барган кояшка карап уйга чумганым хәлдә, күңелем һәрнәрсәдән элек хәзерге тормышымда ямь вә матурлык азаюына кайгыра. Шул кайгы минем үткән көннәрем эчендә күмелгән матур чакларны, үчеккән кебек, күз алдыма китерә. Үзем дә, шуңа тәмам бирелеп, иске хатирә дәфтәрен актарган адәм кебек, артта калган күренешләрне актара башлыйм!
Читать дальше