Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)

Здесь есть возможность читать онлайн «Галимҗан Ибраһимов - Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Биографии и Мемуары, russian_contemporary, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке): краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Китапта татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның мәктәп программасына кертелгән хикәяләре һәм бер повесте тупланды. Аерым бүлекләрдә әсәрләргә анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар бирелде.
Әлеге басма мәктәп укучыларына, студентларга һәм укытучыларга тәкъдим ителә.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Аждаһа… аждаһа!.. Ух… нинди коточкыч нәрсә! Моның исемен генә ишетү белән, минем куркуым әллә ничә кат артып китә. Бу мин уйлый ала торган нәрсәләрнең иң усалы, иң явызы һәм иң коточкычы иде. Җеннән, албасты, су анасыннан, упкыннан бигрәк мин шуңардан курка идем. Аның үзен күрү түгел, хакында сөйләгән әкиятләрне тыңлаган чакта да, күз алдыма әллә нинди явыз, куркыныч сыйфатлар килеп, тәннәрем чымырдап китә, кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. Бу чакта авылыбызның тәмле, килешле итеп әкият сөйләү белән даны чыккан Фәхринең сөйләгәннәре, иң элек ишетүем булганга, әле дә исемнән чыкмый: «Тауларда йөри торган туз башлы кечкенә еланнар бармы, – әнә шулар, йөз яшәсә, аждаһага әйләнәдер, ди. Шуның өчен аны күргән берен үтерә барырга кирәк, ди. Аның өчен бер дә гөнаһ булмый, ди. Әгәр инде аны үтермәсәләр, йөзгә җитә дә, ди, аждаһа бу- ла, ди.

Ул камышлы һәм кеше керә алмый торган күтерлекләрдә [2] Күтерлек – сазламык. була, ди. Аны минем бабам күргән: буе унбиш колач, калынлыгы ат чикле, ди. Шундый батыр, ди, сулышы-теше белән зур үгезләрне ерактан суырып аладыр, ди. Ул шул камышта ята бирә, ди. Әгәр дә тирә-якка зыяны булмаса, ята да ята, ди. Зыян итә башласа, маллар, адәмнәр, хайваннар алса, болыт килеп, җил-давыл белән күтәреп китә, ди.

Шуннан алып китә, китә, китә икән дә, ди, җиде диңгезне, җитмеш дәрьяны чыгып, Каф тауларына алып барып, гел еланнар, аждаһалар гына кайнап, ыжгырып ята торган бер төпсез мәмерҗәгә [3] Мәмерҗә – тау тишеге. ташлыйдыр, ди. Моннан күтәргән чакта аждаһа каршы торырга тели икән, ди. Фәрештә аны тимер чылбырлар белән авызлыклаган булганга, ай-ваена карамыйча тарта бирә, аждаһа тирә-яктагы зур агачларга, ташлар- га урала икән, ди. Ләкин фәрештә аны калдырмый, шунлыктан карт агачлар тамырлары белән өзелеп чыгалар, ташлар күчәләр, ди.

Әгәр дә аждаһа тирә-якка зыян тидермәсә, меңгәчә яши икән дә, ди, аннан ары юха еланга әйләнә икән, ди. Юха булгач, ул җен, пәри кебек булып, төрле сыйфатларга керә ала, имеш, ди… Элгәре безнең авылда бер карт булган. Берзаман шул карт яшенле көндә урманнан кайтып килә икән, ди. Юлда япь-яшь бер кыз очрап: «Абзыкаем, мине генә арбаңа утыртсана!» – дип ялына башлаган, имеш, ди. Бабай кызганып утырткан, ди. Менә аты гыжлый башлаган, манма суга төшкән, ди. Бераздан соң теге кыз: «Туңам, туңам, куеныңа алсана», – дип әйтәдер, ди. Бабай алган, кыз тагы, елый башлап: «Авызыңа кертсәнә», – ди башлаган. Шул чакта яман тавыш белән күк күкрәп, яшен яшьнәп җибәргән дә, ди, кызны яшен ташы атып, шул җирдә юк иткән, ди. Менә бу да чын кыз булмаган, юха елан булган, ди. Теге картның авызына кергән булса, аны да яшен суккан булыр иде, ди. Яшен ул мөселман кешегә тимидер, ди, тик шундый җен, иблисне атам дип, ялгыш кына эләгәдер, ди…»

Аждаһаның күтәрелүе хакындагы хикәяләр тагы күбрәк булып, үземчә, алдау ихтималлары булмаган адәмнәр, урынын, көнен әйтеп, үз күзләре белән күргәнлекләрен, нинди атлар, адәмнәрне эләктереп алып, егермешәр чакрым читкә тетеп ташлаганын сөйлиләр иде.

Һәм ышанмау да мөмкин түгел: алар аждаһаның калын койрыгына, аның тирә-яктагы калын агачларга уралуына чаклы бәян итәләр иде.

Болар өстенә бик бала чагымда әнинең итәгенә ятып, йокы аралаш тыңлаган мәсәлләр, хәзрәти Галинең авызыннан утлар чәчеп торган кырыгар башлы аждаһаларны кыруы хакында хикәяләр дә хисапсыз күп иде. Шуларның барысы җыелып, миңа шундый халәт ясаганнар иде, «аждаһа» дигән сүзләрне ишетү белән, күз алдына әллә нинди коточкыч бер сурәт килеп баса иде.

Теге иптәшнең «бу камышлыкта аждаһа… җил-давыл күтәрелә» кебек сүзләрен ишеткәч тә, шул коточыргыч сурәт тагы килеп, шулхәтле курыктым, гомеремдә һичбер вакыт ул чаклы курыкканымны белмим: башым гел яман сурәтләр белән генә тулып, хәзер каршыма ун башлы, табактай күзле, тау кебек зур аждаһа килеп чыгар да минуты белән мине йотар шикелле тоя башладым.

Җил-давыл һаман көчәя, тау-таш җимерелгәндәй булып, күк күкрәве һаман арта бара, куәтләнә, яшен һаман ялтырый, күл ачулы дулкыннары белән күккә сикерә, дөньяның каралыгы, караңгылыгы һаман арта бирә иде. Без исә әле һаман да теге шомлы камышны чыгып җиткәнебез юк иде. Мин инде үземне югалта башладым.

Камышка якынайган саен, аның хакында сөйләнгән куркынычлар аякланып каршыма чыгар кебек тоелу көчәя бара, күзем әлҗе-мөлҗе килеп, зиһенем ят, куркыныч бер галәмгә кереп югала тора иде.

Менә артык яман җиренә якынлашабыз, ух… йөрәгем урыныннан чыга… Шул чакта гына минем алдымда бик көчле өермә кузгалды, һәм шул ук сәгатьтә күктән бик калын болыт шул җиргә сузылгандай булды, шул ук минутта колагыма «шши…» иткән бер тавыш ишетелеп, бүрәнәдәй бер нәрсә, камышларны ярып, миңа таба килгән сыман тоелды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)»

Обсуждение, отзывы о книге «Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке)» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x