Ахырдан йөрәкнең ашкынуына чыдый алмадым. Үземне үзем белештермичә, урынымнан торып, аның «Изге кич!» дип матур елмаюына каршы, ихтыярымны югалтып, барып кулын үбә башлаганмын.
Ачык хәтерләмим, аяк астындагы җирнең каядыр авышып, караватка таба ауганыбызны гына беләм. Бөтен дөньяның асты өскә әйләнеп, үземне ут эченә, ихтыярсызлыкка аткан табигый куәт тәэсире чагымда аның әллә кайдан, ерактан, йөрәкнең иң төбеннән, ләкин бик акрын вә бик сузып, «Ку-у-у-уй, җи-бә-р!» дигән хәлсез тавышы әле дә колагымда.
Ул миндә калды. Тик төн үтеп, өйдәгеләр торыр вакыт якынайгач кына китте.
Без моңарчы бер-беребезне аңлашмый йөрүебезгә – үз сәгадәтебездән үзебез качуыбызга аптырый калдык. Бу кичә, бу минутлар минем гомеремнең иң мәсгудиятле вә иң гали сәгатьләреннән булды.
Гомер үтә. Еллар кичә. Көрәк кебек кара сакалга чал керә. Куәт азая. Баштан кичкән хәлләр берәм-берәм мазыйның [36] Мазый – үткән.
караңгы пәрдәсе артына кереп югала, онытыла баралар, һәрнәрсә бетә, югала… Әмма… әмма бу кичәне оныту, бу сәгатьләрне минем хәтеремнән чыгару – бу ике мөхальнең [37] Мөхаль – булмый торган, мөмкин булмаган.
берседер. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, боларның минем хәтеремнән чыгуы асла, асла мөмкин булачак эш түгелдер.
6
Шул кичтән соң без, аның белән кочаклашып, берлектә, ниһаясе булмаган сәгадәт диңгезенә чумабыз. Ул, үз хөрриятенең хуҗасы, мин дә шулай ук. Мин аларда торам, теге карчык минем «ышанычлы адәм» булуыма тәмам ышанган. X. нең икенче адәмгә билгеләнгән булуы карчык каршында безнең арада һичбер «андый-мондый» нәрсә булмавын тәэмин итә. Шунлыктан безгә агалы-сеңелле дусларга караган кебек карыйлар. Шикләнмиләр – йөртәләр.
Дөрес, без алар шикләнсә, йөртмәскә уйласа да тукталмас идек. Ләкин ул тәкъдирдә бераз көрәшкә, һич булмаса, аның тарафыннан үзенең әбисенә: «Мин үземә үзем хуҗа, һәрбер эшемнән үзем мәсьүлмен [38] Мәсьүл – җаваплы.
. Миңа юк-бар кануннар куймагыз!» – дип әйтергә мәҗбүр булыныр иде.
Язмыш безгә артык рәхимле, имеш ки, безгә гали сәгадәтнең ишекләре тәмам ачык иде. Без аның белән бу ишектән кереп, үзебезнең рухларыбыз теләгән һәрбер эшләр белән хәятыбызны илаһи бер рәвешкә сала идек.
Бу дәвердә һәрбере матур, һәрбере аерым сәгадәтле булган әллә ничаклы сәгатьләр, минутлар бар. Алар һәммәсе кадерле, һәммәсе сагындыра. Ләкин… ләкин… бер кичә вә бер кичәнең берничә сәгате минем хәтеремдә шундый урын тота ки, мин аны ихтыярсыз хәят күгемнең кояшы, гомеремнең язы дип атыйм.
7
Май аеның соң көннәре иде.
Язның ахыр чакларында гына була торган җылы, йомшак, ләтыйф кичә бик акрын гына якынаеп килүе хис ителмәктә. Күк йөзе аяз, ачык; һава саф; бөтен дөнья тын.
Без аның белән шәһәрнең һәртөрле чәчәкләр белән бизәнгән әгъла бакчасы эчендә, шат, матур вә ачык адәмнәр арасында музыканың бер куаныч вә бер моңлы көйләрен тыңлап йөри идек. Шөбһәсез, икебезгә дә рәхәт, икебез дә мәсгуд идек. Ләкин без үзебезгә генә калып ирек ачарга, күңелебездәге ялкынның тышка чыгуына ирек бирмәгән бу адәмнәрдән еракка, читкә китәргә теләдек. Күңел ашкына, рухыбыз, читлектәге кош кебек, ялгызлыкка, азатлыкка омтыла. Каршы торган һичбер нәрсә дә юк. Ул минем беренче сүземдә үк бу халыктан, бу кырмыска оясыннан котылырга риза булды.
Без йөргән бакча зур суның яр башына эшләнгән. Аның түбәнендә елга, анда көймәләр бар. Шунда төштек тә, уңай бер көймәгә икәү генә утырып, кояш баешына таба карап, акрын гына киттек; моны ул үзе теләде:
– Мин кояш баткандагы күренешне яратам. Шуңа таба баруда аерым бер ләззәт бар, – ди.
Бераздан шәһәр турысыннан узып, һәрьяктан табигать уртасында гына калдык. Елганың бер ягы – зур һәм карт урманлы биек таулар, икенчесе – яшел үләннәр, аллы-гөлле чәчәкләр белән түшәлгән зур, киң тугай; бара торган суыбыз яхшы ук киң генә; аның өсте тымызык, тигез, шома. Кояш батып бара, шуның тәэсиреннән көзге кебек ялтыраган су өсте, саргылт алтынга әйләнеп, күңелне әллә кая, күккә, мәхәббәт галәменә ашыра, җанга аерым бер рәхәтлек, ләтыйф бер тәэсир килә.
Кояш бата. Җирдән тын гына, сизелми генә караңгылык күтәрелә – төн килә. Аның белән бергә тынлык килә, сиррият [39] Сиррият – серлелек.
килә.
Сизелмәстән генә артып барган караңгылык бераздан куера, бөтен нәрсәне чолгап, күзнең күрә алачак җирләрен тарайта, кыса килә, ниһаять, тәмам куерып, кара төнгә әйләнә. Монда матурлык юк, ләкин серрият бар, җанга үзенә башка бер тәэсир бар.
Читать дальше