Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Утыр, утыр, атакай, – диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. – Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай. Күк астында һәммә халыкка да, барча халыкның аллаларына да урын җитәрлек, адәми затларга гына җир кысан була башлады. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай, һәр халык үз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. Кайберләре исә барысыннан да ваз кичеп, читләргә барып ялланалар. Әйтик, мин яулаган аланнар илбашы яугирләре белән Византия императорына барып ялланган. Ул миннән койрык чәнчеп качты, тота алмадым үзен. Тоткан булсам, утка ташлаячак идем.

– Батырбәк, хөрмәткә ия шаһзадә, сылу бикәңнең күңелен башкачарак күрәсе иде сиңа.

– Ул миңа үпкәләмәс, атакай, мин аңа үпкәләмим. Бикә миннән кимсетү көтмәсен. Минем тарафтан ул хәл кылынмас. Миңа җиткерделәр инде, атакай, Сафура бикә унуклар ханы Мәңгүк белән далага чыгып чапкан икән. Димәк, бикә яшьлеген исенә төшергән. Сарматлар өчен бу язык гамәл түгел, атакай, без фарсыларда аны моның өчен җәзага тарткан булырлар иде. Аннары, хатын-кызның канатларын илдәшләре каермый, диләр. Бүген-иртәгә булмаса да, тора-бара безне римлылар кыса башлар, кытайлылар ак төрекләрнең кайбер кавемнәрен үз канатлары астына алуга ирештеләр. Ул чират сарматларга гына түгел, куәтле кавем саналган унукларга да җитәр.

– Мин синең тел төбең аңладым, без сарматлар белән кушылып, атаң Ядигәргә баш иеп барырга мәҗбүр булачакбыз. Шулаймы, шаһзадә батырбәк Бәһрам?

– Атам бүген илдә мөбәтләр белән ызгыша. Мөбәтләр халыкка таяна. Аның бездә кайгысы юктыр кебек, атакай.

Шулчак әлегә кадәр дәшми утырган Шахрай тамак кырды. Иллә хәтта шунда да Бәһрам бәк аңа игътибар итмәде.

– Ил өстенә афәт килгәндә, хатын-кызны гына түгел, ук-кылычны да бүлешмиләр, батырбәк Бәһрам, – диде Көнбаш атакай.

– Хак, атакай, безгә хәзер хатын-кызларны гына түгел, ук-кылычларны да бүлешергә ярамый, без бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез.

– Мин шул йөк-йомыш белән йөрим дә инде, батырбәк Бәһрам. Мәңгүк хан да бер кызлар сорарга гына килмәде сарматларга, ягъни синең алга, батырбәк.

– Тик бит Мәңгүк хан – хан, мин бары тик бәк кенә, атакай.

– Ят хатыннардан туган булсалар да, Сафура бикәдә ике углан булачак. Менә аңа биленә кылыч тагу белән, «хан» дип кычкырырлар. Һәм бер сарматлар гына түгел, гуннар да.

– Мин баштан ук хан тәхетенә өмет итмәгән идем, атакай. Ләкин гаскәр башында үзем торырмын. Бу минем Мәңгүк хан алдына куела торган алшартымдыр, атакай. Корал мәсьәләсе өчен дә кайгырмагыз, атам барысын да җибәреп торыр.

– Моңа кадәр ук-коралны без тимерче болгарлардан сатып ала идек, шаһзадә…

Бәһрам бәккә, күрәсең, Көнбаш атакайның сүз сөреше күңеленә хуш килде, ул каһине Шахрай ягына күз төшереп елмаеп алды. Ул арада чатырга, кулга-кул тотынышып, король балалары килеп керделәр. Каһин Шахрай аларны икесен ике ягына утыртты. Шуннан соң гына Шахрайга «сүз кат» дип, Бәһрам бәк ияк какты. Әмма каһин авыз ачарга да өлгермәде, чатырга Шахрай каһин кебек үк тоташ карадан киенгән янә бер каһин килеп керде. Керде дә, ишек янына да туктап тормый, шаһзадә Бәһрам янына үтте һәм бәкнең аягына төште. Шаһзадә аңа бер сүз әйтми, итек башы белән генә читкәрәк китеп торырга дигән ишарә ясады. Каһин күчеп, бөкләнеп утырырга өлгермәде, чатырга Сафура бикәнең чапкыны килеп керде һәм, Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште.

– Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны миңа? – диде Бәһрам бәк, кинаяләп.

– Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң…

– Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә? – дип торып басты Бәһрам бәк.

– Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик…

– Нәрсә «тик», суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?!

– Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә, Сармат хан кызы сылу бикә, унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп, Кара Иделне кичеп…

Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бер мәлгә тып-тын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте:

– Син нинди йөк китердең инде атамнан? – диде.

– Йөк-йомышым куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә.

– Илгә, кайчан?!

– Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз, – диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x