– Сарматлар, туктагыз!
Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак, сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук, сызгырып, икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды, һәм ул, йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде.
– Торып тор, мәргәнем, – диде аңа Бәһрам бәк.
– Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына, – диде мәргәне.
– Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар! – дип кычкырды Бәһрам бәк.
Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар.
– Король, – диде аңа Бәһрам бәк, якын ук килеп. – Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача.
Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты.
– Якын килмә, яубаш, – диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып. – Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың.
– Ләкин бер шарт белән, король Германрих, – диде Бәһрам бәк, аттан төшми генә.
– Нинди шарт, яубаш?
– Балаларың исән-сау миңа тапшырасың.
Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды:
– Алар минем белән үләчәк, яубаш.
Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде:
– Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король.
– Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм.
– Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә, мин сине исән-имин илеңә җибәрә алам, Германрих король.
– Вәгъдә – иманмы, яубаш?!
– Вәгъдә – иман, король.
Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яу-ясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип, балалары белән Бож кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел, баш бирмәгән өчен, үз углын, кыйный-кыйный, каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки угыллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән «ирек» сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә.
– Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам, – диде Германрих король, җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды.
Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашына карады, янәсе, укка алыйммы үзен? Ни өчен икәне дә билгеле иде – «очрашырбыз» дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә «калдыр» дигәндәй тыелырга кушты.
– Атма, китә бирсен, – диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Соңрак беленде, әсир төшкән готлар да арада булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм, сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде.
Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамады. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм, олауда булган бар байлыкны алып, өч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар.
– Бәгем, куып җитеп, җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, – диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне.
– Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзең укка алдың, үзең кадерләп җирлә дә.
Читать дальше