– Туктагыз, туктагыз, сез кемгә, кемнәр сез? – дип аркылы төште берсе, унбаш булса кирәк.
– Унуклар атакае Көнбаш мин, унбаш. Мине бирегә Дәян атакай җибәрде, Бәһрам бәк кырына.
Дәян атакай исемен ишеткәч, яугирләр күзгә-күз карашып алдылар да кунакларга юл бирделәр.
– Атакай нинди сөенче китерде сылу бикәдән? – дип калды унбаш алар артыннан. – Әллә соң бикәбез бала таптымы?
– Бала тапты, унбаш, бала тапты, ир бала, – диде, аңа таба каерылып.
– Уфтанырлык нәрсә юк, Бәһрам бәк аңа тагын бер углан бала тапты, атакай, – диде алар артыннан унбаш. – Ай, тукта әле, тукта, атакай. Мин каравыл торам һәм сөенчене мин җиткерергә тиеш бәккә. Нинди сөенче китерәсең бәгебезгә? Яман хәбәр китерсәң – башың кисәр, шатлыклы хәбәр китерсәң— күтәреп алыр. Бәгебез череп баеды, атакай. Германрих корольнең бар булган байлыгын кулына төшерде. Тик сезне кисәтеп куям, атакай, унуклар турында бәгебезгә сүз катма— яратмый бәгебез унукларны, шул исәптән Мәңгүк ханны да.
– Яхшы, унбаш, син дигәнчә итәрмен.
– Һаваланма әле алай, атакай. Без дә монда төшеп калганнардан түгел, сарматлар диләр безне.
– Мин дә чыгышым белән сармат, унбаш, мин дә сармат.
– Сармат булсаң, юлыңда бул, атакай. Сөенчеңне дә үзең җиткер. Тик белеп торсаң иде, сарматлар – кырыс халык. Безнең әбиләребез дә, бабаларыбыз да шулай булганнар. Күрәм ич, атакай, ике кырыңда ике унук. Мин ишеттем, атакай, унуклар бөтен хатын-кызларын чиннарга калдырганнар икән дә… Хакмы шул сүз?..
– Хак, унбаш, хак. Тик син мине җибәр инде.
– Ә болар сарматларга кызлар сорарга килделәрме, җансакчыларың, дим?
– Нәкъ эзенә бастың, унбаш. Кызлар сорарга килүем, тик синең каршыңа түгел, бәк каршына.
– Аның каравы Шимбай ханыгыз шанлы иде. Без аның белән берләшеп Германрих корольне кыйнаган идек, хәзер тагын арт сабагын укыттык. Тик ул яман корольне әсир итмәде бәгебез, иленә җибәрде, киң күңеллелек күрсәтте.
– Инде син дә киң күңеллелек күрсәт, унбаш, җибәр безне.
– Мин сине баштан ук тоткарламадым, атакай, баштан ук. Китә бир, ак юл сиңа! Бәкнең бәхетле чагы, ике кырында ике бала утыра.
– Кем балалары?
– Германрих корольнең кулыннан алды. Король Бәһрам бәк кулыннан ирек алды, шул балалар исәбенә инде.
– Кайгырма, унбаш, Германрих корольнең хатыннары бихисап, диләр. Әллә ни уфтанмагандыр.
– Кичер мине, атакай, тоткарлавым өчен, кичерә күр!
«Бу тагын ни инде?! – дип үзалдына сөйләнде ике яктагы юлдашларына Көнбаш атакай. – Акылдан шашканмы бу унбаш, әллә соң чынлап та батыр егетме?»
– Борчылма, атакай, күл – сусыз, ил гарипсез булмый, диләр, – диде юлдашларының берсе һәм, атын куалый төшеп, алан уртасына утыртылган Бәһрам бәк чатырына таба кузгалды.
Бәһрам бәк чатырын челтерәп аккан инеш буена утырттырган иде. Чатыры зәңгәр төстә, әллә кайдан күзгә ташлана. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, ә җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды: «Көнне игелекле ит, Тәңрем!» һәм туп-туры чатырга таба китте. Шулчак чатырдан сары ефәк күлмәктән Бәһрам бәк чыкты һәм үзенә таба килүче Көнбаш атакайны күрде дә аңа каршы китте. Бәккә җитәрәк Көнбаш атакай бер тезенә төште:
– Саумы, ил бәге, саумы, Бәһрам олан!
– Йә-йә, атакай, килешмәгәнне. Тор. Чатырдан уз. Мин сине көткән идем.
Шулай дия-дия, кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте.
– Мәрхүм бабам Сармат хан да исән булса, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда, яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай.
– Мәргән аткан ук, канга сусап, дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк.
– Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем.
Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды.
– Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты.
– Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам. Кайгырма, атакай, барысы да әйбәт булыр.
Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде.
Читать дальше