Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңбу томына «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр» романнары кертелде.
«Шайтан каласы» романындагы вакыйгалар укучыны Идел буе болгарлары тормыш-көнкүреше белән таныштыра.
«Хан оныгы Хансөяр» романында исәборынгы кыпчак-болгар бабаларыбызныңмангулларга каршы батырларча көрәше сурәтләнә Әсәрдәсөйгән ярлар белән аерылышу, илаһи-романтик мәхәббәт белән үрелеп килгән фаҗигале язмышлар да тасвирлана.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр».
События романа «Город Дьявола» знакомит читателя с жизнью и бытом волжских булгар.
В романе «Внук хана Хансияра» рассказывается о древних кыпчакско-булгарских предках, описывается их героическая борьба с мангулами. В произведении описываются трагические судьбы, связанные с расставанием с возлюбленными, с божественно-романтической любовью.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Атың ничек, бәең кемдә?

– Атым – Артык, бәем әмир Хаҗида, аксакал.

– Хуш-хуш, инде йомышың җиткер. Ә сез китебрәк торыгыз, – диде ул үзен уратып алган сакчыларына.

– Аксакал, сезгә Җик Мәргән баһадир сәлам юллады.

– Ишеттем, Җик Мәргән әмир Хаҗида баһадир икән. Хуш.

– Аксакал, сезгә әмир Хаҗиның да, Җик Мәргән баһадирның да хөрмәте зурдыр, алар исеменнән зур йомыш белән килгән идем.

– Йә-йә, сузма, йомышың әйт.

– Аксакал, Болгарны камауда тотканда әмир Хаҗи үзе җитәкләгән гаскәр белән урыс кенәзенең корабларын яндырды, сакчы азатларын әсир итте.

– Минем кирмәнемне яуларга килүең түгелдер бит, Артык меңбаш?

– Аллам сакласын, аксакал. Әмир әйтте, Ягъкуб тархан олы вә хөрмәткә ия кеше, диде. Оста Дәүран сезнең кулда икән…

– Ә-ә, әнә нәмәстә, юкәдә икән чикләвек. Йә-йә, шуннан?

– Миңа оста Дәүранны алып кайтырга кушылды. Аны алып кайтырга тиешлемен, аксакал.

– Тәвәккәлсең, мактыйм. Ләкин мин дә бит каршыңда буш кул белән басып тормыйм. Орышып алырга исәбеңме?

– Туганнар канын кою миңа ят нәрсә, аксакал. Иллә чарасыз итсәгез…

– Яныйсың! Һә!.. Ярый, нишләмәк кирәк. Туганнар канын кою чынлап та гөнаһтыр. Олылар белән дорфа вә һавалы сөйләшкәнең өчен сыртыңа камчы белән салсаң ярыйсы булыр иде. Ярый, кем әйтмешли, кәкре агачны ут турайта. Хәзер инде мине тыңла. Син минем каршыма «әмир Хаҗи боерды» дип килеп бастың. Ә миңа, меңбаш азат, хан үзе оста Дәүранны калдырып китте. Шулай булгач, кайсыбыз хаклы инде безнең?

– Аксакал, яман сөйләшкән булсам кичерә күреңез. Тик мин әмир Хаҗи алдына Дәүран остадан башка кайта алмыйм. Бирмәсәңез, көч алышырбыз.

– Усалсың, азат. Ярый, дөнья үзе өйрәтер әле сине. Мин риза. Бирегез кәгазь-кара, – диде Ягъкуб тархан. Ул, тиз генә язып, мөһерен сукты да Артыкка сузды. – Оста Дәүран зинданда булыр. Шушы битекне күрсәтегез дә алып китегез. Тик, меңбаш, янымда ике азатыңны калдырырсың. Бу минем шартым. Шулай кирәк.

Артык ризалыгын белдереп баш иде. Ягъкуб тархан кулыннан рөхсәт кәгазен алды, түшенә яшерде дә, саубуллашып, атын камчылый-камчылый, калага таба чабып китте.

– Бер оста артыннан мең азат, – диде тархан янында басып торган сакчыларына. – Үзе кыю егет, тәвәккәл. Ә тәвәккәл таш ярыр, дигәннәр.

– Тархан, бүген иртән Дәүранны чыгарып җибәрәселәр иде бит инде, – диде бер сакчысы.

– Беләм. Әйткән булсам, күңеле төшәр дип курыктым. Алар аны барыбер табарлар.

– Сезне калдырдылармы? – дип сорады Ягъкуб тархан, ике азатны камчы сабы белән үзенә табарак чакырып. – Менә нәрсә, азатлар. Синең атың ничек?

– Сәлим, – диде алдарак килгән азат.

– Ә синең?

– Лачын.

– Сәлим, Лачын. Бик әйбәт. Хәзер калага кайтыгыз даәмир Хаҗига әйтегез: Ягъкуб тархан сәнең остаңны җибәрде, диеңез. Ак юл сезгә. – Аксакал Ягъкуб тархан аннары озак итеп шул азатларга карап торды һәм кисәк кенә: – Минем дә шулай өздереп атта йөргән чакларым бар иде, – диде. – Ә менә хәзер картаелды, буыннар катты. Яшь чакта йөреп калыгыз, азатлар. Инде кузгалыйк, юкса теге тәвәккәл баш кирмәннең астын өскә китерер.

10

Аның исәбенчә, әмир Хаҗи Шайтан каласында булырга тиеш иде. Назлыгөлне урлаучылар Җик Мәргән кешеләре булса, алары да Шайтан каласындадыр, мөгаен. Чөнки кеше-кара күзеннән хан кызын яшереп тоту өчен, шуннан да кулай урын табуы читен иде. Шунлыктан Назлыгөлне эзләүне ул Шайтан каласыннан башларга булды, иреккә чыгу белән шул тарафка юнәлде. Иң мөһиме: ул иректә. Димәк, Назлыгөлен дә табар.

Дәүран ике аты белән йөзмә күпергә җитте, күпер тотучыларга акча түләп, аръякка чыкты. Көнозын юлда булды, бары тик кич якынлашканда гына атларын утлатырга дип туктады. Кече инеш буена борылырга теләгән генә иде, олы юл башында хан азатлары күренде. Алар да аны күреп калганнар икән, чаптырып килә башладылар. Дәүран атын куаларга ниятләсә дә, һични кыла алмады, азатларның күп булуын күреп туктап калды.

– Юлчы кай тарафка юнәлә? – дип сорады алдагы унбаш.

– Шайтан каласына.

– Кая-кая?! – дип сорады алар артыннан килгән йөзбаш. Йөзбашның өстендә кызыл төстәге сырма, очлымында дүрт каурый, кулында камчы. Садагы да, җәясе дә юк, нәкышләп бизәлгән кылыч кынысы сулъяк янында. Кара кашлы, тут йөзле, калын иренле, юан борынлы. Тавышы көр, тамак төбе белән сөйләшә. – Җайдак атын алырга! – дип боерды ул азатларына. – Күрмисезмени, тутый кош үзе кулыбызга килеп керде. Укбашлар, безнең алда хан кияве!

– Хан кияве?! – дип гаҗәпләнде азатлар һәм, өзәңгеләренә баса төшеп, үрелеп карадылар.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x