Сызылып таң атып килә иде инде. Коля китапны кадерләп кенә тумбочка өстенә куйды. Ләкин йоклый алмады. Мендәр астыннан теге серле дәфтәрне тартып чыгарды да, ишек ягын одеялы белән пәрдәләп, укырга кереште.
«Ата-анасының өендә ул юньле тәрбия алмаган, тик шулай да белем ачкычына ия булган: укырга һәм язарга өйрәнгән, ә табигать аңарга кызыксыну кебек асыл сыйфат биргән…»
Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Коля, инде укуга бер бирелеп киткәч, саклык дигән нәрсәне хәтереннән үк чыгарды, иңбашыннан шуып төшкән одеялын да сизмәде. Ул фәкать кулдан күчереп язылган юлларны гына күрде. Кинәт ул абыйсының: «Коля, минем янга килеп ят, бер сүз әйтәм», – дип пышылдаганын ишетте.
Саша йокламый икән. Бәлки, бүтәннәр дә шулайдыр? Малай тирә-ягына каранды. Юк икән, йоклыйлар икән. Ул абыйсы янына күчеп ятты.
– Син нәрсә укыйсың? – дип, кырыс тавыш белән төпченергә тотынды абыйсы. – Баядан бирле карап ятам – нигәдер яшерәсең. Тыелган әсәр укыйсыңмы?
– Әйе шул, – дип җавап кайтарды Коля, оялып кына. – Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» е. Миңа аны Григорий Иванович бирде. Укыганың бармы синең?
– Бар, – диде Саша. – Ул әсәрне язган кешене императрица Екатерина Икенче Петропавел крепостена ябарга кушкан. Язучыны үлем җәзасына хөкем иткәннәр, ләкин асмаганнар, Себергә сөргәннәр.
Коля тын да алмыйча тыңлап ятты. Берара гына:
– Григорий Иванович миңа аларны сөйләмәде бит, өлгермәгәндер инде, – дип куйды.
– Беләсеңме, Радищев без Казанга килер алдыннан бер ай элек кенә үлгән. Кәгазьләрен актарып карасалар – «Киләчәк буыннар минем өчен үч алыр» дигән язу ята, ди.
Бераз вакыт, шул сүзләрнең тәэсиренә бирелеп, дәшми яттылар. Коля беренче булып телгә килде:
– Син, абый, нинди фәнне яратасың? – дип сорады ул.
– Философияне.
– Бөтен гомереңне шул фәнгә багышларга ризамы син?
– Риза булмыйча! – дип әсәрләнеп җавап бирде Саша. – Кешеләргә чак кына булса да файдам тиячәгенә ышансаммы!..
Бу сүзләргә Коля сөенеп бетә алмады.
– Мин дә шулай бит, – диде ул. – Тик менә син философияне яратасың, ә мин – геометрияне… Хәзер үз урыныма ятам: акай күз кергәнче, Радищевны укып чыгасым бар, бүген үк кире кайтарам.
Ул көнне Коля дәресләр беткәнне түземсезлек белән көтеп алды. Аннан соң, рөхсәт сорап, Корташевский квартирасына китте.
Григорий Иванович аны ачык йөз белән каршы алды.
– Бүген надзирателегездән рөхсәт сорап килгәнсездер инде, – дип шаяртты укытучы. – Шулай булгач, утырыгыз да сөйләп җибәрегез. Нәрсә турында сорарга теләгән идегез?
– Геометрия турында. Ул фәнне ничек өйрәнергә? Нәрсәдән башлап җибәрергә?
– Уйлашып карыйк бергә-бергә, – диде Корташевский. – Әйтик, менә сез Ломоносов биографиясен укып чыктыгыз. Хәтердә саклар өчен, ниндирәк фикерләрен күчереп яздыгыз?
– Күчереп язмадым мин, – диде Коля, бөтенләй югалып калып. – Белмәдем мин… Яткан килеш кенә укыган идем.
– Анысы жәл. Күрәсең, сез, гомумән, укыганда игътибар биреп җиткермәгәнсез. Нәрсәдән башлап җибәрергә икәнен Ломоносов турыдан-туры әйткән.
Корташевский китапны ачты:
– Менә өченче биттә үк алтын сүзләр китерелгән: «…зур белемле вә янә галим булу өчен, латин телен белү зарурдыр». Бераз арырак киткәч, алтынчы биттә Ломоносов турында автор болай дип яза: «Бер ел эчендә ул латин телен шулчаклы яхшы үзләштерде ки, хәтта шигырьләр дә язгалый башлады. Аннан соң грек телен өйрәнергә кереште. Моның максаты – Эллада математикларының хезмәтләрен бозылып тәрҗемә ителгән нөсхәләреннән укымыйча, төп чыганагында танышып, аларның фикер байлыкларын бергә китереп, чагыштырып карау иде…» Менә шушы сүзләрне сезгә, һичшиксез, күчереп язарга кирәк булган, – дип тәмамлады сүзен Корташевский һәм, китапны өстәлгә куеп, зәңгәр тышлы дәфтәрне ачты.
– Төшендем хәзер! – дип куйды малай. – Озакка сузмыйча, бүген үк эшкә башлыйм!
Кичен укытучысы яныннан кайтканда, аның куенында бик кадерле ике китап ята иде: «Грек теле грамматикасы» һәм «Грек теленең лексиконы». Грамматика китабы аның өчен аеруча кадерле тоелды, чөнки ул китапны Мәскәүдәге славян-грек-латин академиясе бастырып чыгарган. Ломоносов та шунда укыган бит. Ихтимал, нәкъ менә шул китаптан өйрәнгәндер!..
Малайның башында фикерләр өерелә, ашкына. Малай тирә-ягында нәрсә барын да күрми, канатланган сыман кайтып бара.
– Юл бир! – дип, ямьсез тавыш белән баш өстендә кычкырганга айнып киткәндәй булды. Күз алдында ук атның танавы күренде, бер хатынның коты алынып чәрелдәгәне ишетелде. Коля читкә тайпылып калды, аның яныннан выжлатып зиннәтле фаэтон узып китте.
Читать дальше