Малай шунда гына үзенең урам уртасына чыкканлыгын абайлады. Китапларын кысып тоткан килеш, як-ягына карана-карана, урам аркылы чыкты һәм гимназиягә таба атлады.
Шул көннән алып Коля, дәрестән соң буш класска кереп, почмакка утырып, грек теле грамматикасын өйрәнә торган булып китте.
Көннәр кыскару сәбәпле, сукыр лампа яндырып, төтен исе сулап утырырга туры килде. Ләкин малай бер көнен дә бушка уздырмады. Аның юньләп ашамыйча, рәтләп йокламыйча, төннәр буе тырышып-тырышып грек телен өйрәнүе һәркемне таңга калдырды. Ниһаять, аның бу үҗәтлегенә чик куелды: көннәр суыту белән, ул авырып егылды.
Нәкъ шул вакытны Казанда бизгәк авыруы таралган иде. Доктор Бенес урынына килгән Риттер фамилияле табиб исә авырулар һәм даруларга караганда аракыны яхшырак өйрәнгән кеше иде. Бу нинди авыру икән дип баш ватып ятмый, атка җитәрлек итеп хина һәм глаубер тозы язып бирә. Коляга да Риттер үзе белгән даруны язды.
Авыруның хәлен белергә килгән Ибраһимов белән Корташевский аңардан зирәгрәк булып чыктылар. Коляның соңгы айларда ничек яшәгәнен белгәнгә күрә, Сашага энесенә күз-колак булырга, китап ише нәрсәне кулына да тоттырмаска куштылар һәм җиләк-җимеш китерделәр.
Ноябрь ахырында гына Коляның хәле яхшырып, врач аңа торып йөрергә рөхсәт итте. Малайга шул гына кирәк тә иде: ул кача-поса грек телен өйрәнүен дәвам иттерде.
Бер якшәмбедә аңа Корташевский квартирасына барырга рөхсәт иттеләр.
Тиз-тиз киенде һәм, китапларын култык астына кыстырып, вестибюльнең авыр ишеген ачып, урамга чыкты. Тротуарга аяк басу белән, аңа әллә нәрсә булып китте, башы әйләнергә тотынды… колоннага сөялеп кенә аяктан егылмый калды. Салкын саф һава, кан тамырларына үтеп, хәл кертеп җибәрде. Төн буе котырынган буран иртән басылган, нурланып кояш чыккан. Зур-зур булып өелгән көртләргә карарлык түгел – күз чагыла. Дворниклар, көрәкләрен-себеркеләрен күтәреп, кар көрәргә чыкканнар. Аларга ярдәмгә хатыннары, хәтта бала-чагалары да килгән иде.
«Григорий Иванович грек теленнән нинди сораулар бирер икән?..» Ирексездән малайның хәтеренә исемнәр һәм фигыльләр килде… Теләсә нәрсә сорасын – Коля һәммәсен белә.
Менә ул Григорий Иванович яшәгән Елагиннар йортына килеп җитте һәм капка төбендә Серёжа Аксаковның зур агач көрәк белән кар көрәвен күреп, туктап калды.
– Син түгелме соң?! – дип гаҗәпләнеп сорап куйды Коля, исәнләшергә дә онытып.
Ә аның дусты, бит алмалары алсуланып киткән Серёжа, көлә-көлә көрәген җайлы гына итеп селтәп җибәрде һәм икесенең дә өстенә кар тузаны очырды.
– Күрдеңме абыеңны? Дворниктан көчкә алдым мин бу көрәкне. Бирмәскә маташа. Барин эше түгел ул кар көрәү, ди. Мин әйтәм аңа, фәннәрне уңышлырак үзләштерү өчен, акыл сафлыгыннан тыш тән сәламәтлеге дә кирәк, дим. Син аякка баскан икәнсең инде. Әйдә, Воскресенская урамын бер урап килик!
Коля дустының теләгенә каршы килә алмады, әлбәттә. Серёжа теленә һич тә ял бирергә уйламый иде.
– Мин дә бизгәк белән яттым бит, – диде ул. – Ә Иван Ипатович үзенең пансионын япты. Әнкәй Григорий Ивановичны кабат мине үз өенә алырга күндерде. Беләсеңме нәрсә?.. – Кинәт Серёжа тотлыгып калды. Бераз уйланып баргач: – Беләсеңме нәрсә? – дип кабатлады. – Хәзер безнең арада укытучы белән укучы мөгамәләсе бетте, хәзер без иптәшләр, якын дуслар булып киттек. Аның 26 яшьлек галим икәнлегенә ышанасы да килми.
Сүзгә мавыгып китеп, Серёжа дустының пальто сәдәбен тарткалый башлавын да сизмәде. Коля исе китеп тыңлый иде. Үзалдына сөйләнгән кебек сөйләнеп куйды:
– Иптәшләр, диген!.. Дуслар, диген!..
– Әйе шул! Өйдә мине аерым укыта. Гимназиянең кирәге дә калмады, ахры. Тик менә… – Серёжаның кинәт башы аска иелде, аның аяк астына боз кисәге килеп эләкте, һәм ул аны тибеп очырды. – Тик менә математикадан эш пешми.
– Математикадан? – дип кабатлап сорады Коля, бик гаҗәпләнеп. – Арифметика белән алгебраның ние бар инде аның? Үзеннән-үзе башка кереп утыра. Геометрия дисәң инде…
– Үзеннән-үзе кереп утыра! – диде Серёжа, көлемсерәп. – Ә менә минем башыма бүген кереп утырса, иртәгә җилләр исә. Еларга җитәм. Әдәбиятны, тарихны көч белән дә куып чыгара алмыйсың менә…
Малайлар кирегә борылдылар.
– Беләсеңме нәрсә? – диде Серёжа, сүзен дәвам иттереп. – Григорий Иванович миңа әдәбиятка күбрәк игътибар бирергә куша. Ломоносов, Державин, Сумароков китапларын укытты. Әдәбият турында, шигырь турында сөйләгәнен тыңлыйсың да, их, язучы булсам иде, дисең.
– Булырсың әле, – диде Коля уйчан гына. – Бәлки, синең тормыштагы юлың шулдыр. Бәхетле кеше син, Серёжа!
Читать дальше