Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова

Здесь есть возможность читать онлайн «Җәвад Тәрҗеманов - Көмеш дага / Серебряная подкова» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2021, ISBN: 2021, Жанр: literature_20, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Көмеш дага / Серебряная подкова: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Көмеш дага / Серебряная подкова»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә.
1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.

Көмеш дага / Серебряная подкова — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Молодец та инде үзең! Молодец! Менә кем язучы булачак! – диде ул, сөенеп. – Григорий Иванович хәзер генә мине чакыртып алды. Алар бүген Ибраһимов белән театрга бармакчы булганнар икән, ләкин ниндидер эш килеп чыккан. Билетларын безгә бирәләр. Белдеңме шуны? Сергей Александрович сиңа рөхсәт итте инде. Ул да бара.

Коляның шатлыгы әйтеп бетерерлек кенә түгел иде. Бүгенге бәрелештән соң каядыр китеп онытылып тору һәм бераз ял итү, әлбәттә, шәп булачак. Шуның өстенә ул, ниһаять, театрны күреп кайтачак.

Менә ул Серёжа һәм Сергей Александрович белән бергә урамга чыкты. Кичкә табан суытып җибәргән. Морҗалардан төтен баганалары күтәрелгән. Агач ботакларына челтәр-челтәр бәс сарган. Аяк астында кар шыгырдый. Кичке эңгердә болар һәммәсе дә әкияттәге сыман булып күренә.

Балык базары тирәсендә халык мыж килә иде. Кайсы җәяү, кайсы атка утырып, театр мәйданына агылалар. Караңгы төшәр-төшмәс үк, бозланган тәрәзәләрдән саран гына саркып, утлар күренә. Ерактан, салкын һаваны ярып, төнге каравылчының шакылдавык тавышы ишетелә.

Малайлар һәм Сергей Александрович, Грузинский [13] Хәзерге Карл Маркс урамы. урамына җиткәч, әле узган ел гына салынып беткән мәһабәт агач бина каршында туктап калдылар. Казанның беренче даими театры шунда урнашкан иде. Афишаларга күз салдылар. Алпавыт Есиповның крепостнойларыннан оешкан труппа Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» комедиясен куя, бүген шуның премьерасы икән.

Сергей Александровичка ияреп, малайлар театрның вестибюленә керделәр. Партердан үзләре утырачак урыннарны таптылар. Шуннан Сергей Александрович аларга звонок булганчы галеркага менеп төшәргә рөхсәт бирде. Малайлар галеркадан түбән караганнар иде – исләре китте: театр ифрат зур коега охшап тора, ә стенага уеп эшләнгән яруслары исә карлыгач ояларын хәтерләтә.

Звонок булгандырмы, юктырмы – малайлар аны ишетмәделәр. Тик менә берзаман аларның күз алдында түр стена чайкала-чайкала түшәмгә менеп китте. Пәрдә күтәрелә дигәннәре шул икән. Коля, барьерга ябышкан көе, урыныннан кузгала алмыйча торды. Шулчаклы гүзәллекне күреп сокланды. Актёрларның гаҗәп оста уйнавы малайны көлдерде дә, шулай ук уйланырга да мәҗбүр итте. Митрофанның ничәмә-ничә ел дәверендә укып та чеп-чи надан калуын күреп, ничек көлми түзәсең? Әнисенең мәзәклеге… Скотининның тупаслыгы… Фамилиясен дә тапканнар бит үзенә! Чиләгенә күрә капкачы. Дөрес, сәхнәдә Правдин, Стародум һәм Софья кебек әйбәт кешеләр дә бар. Гадел һәм кискен Стародум, инде карт булуына да карамастан, нәрсәсе беләндер Григорий Ивановичны хәтерләтә иде. Ятим кыз Софья ролен башкаручы уртача буйлы, ябык чырайлы, зур кара күзле крепостной кыз Феклуша Аникиева үзенең гади, әмма бик табигый уйнавы, тыйнаклыгы белән һәркемнең мәхәббәтен яулап алды.

Театрдан кайткач, Коля таң алдыннан гына йоклап китте. Спектакльнең тәэсире белән тузга язмаган төшләр күреп бетерде. Имеш, Скотинин белән бергә Яковкин да сәхнәдә чуала, ә Митрофан иң симез, иң ялкау гимназист Овчинниковка әйләнгән. Тәэсирләре нәтиҗәсендә малай, иртән звонок булгач та, киенгәндә, нәрсәнең – төш, нәрсәнең өн икәнлеген аера алмый торды.

Ләкин ул көнне театрдан алып кайткан тәэсирне оныттырырлык зур хәбәр килеп җитте һәм бөтен гимназияне дер селкетте. Ул ашыгыч хәбәр Петербургтан килде: Казанда университет ачасылар икән. Ул заманны Россиядә фәкать өч кенә шәһәрдә – Мәскәүдә, Юрьевта [14] Хәзерге Тарту шәһәре (Эстония). һәм Вильнода – университет булып, монысы дүртенче иде.

Гимназия умарта оясына охшап калды. Куанычтан малайлар бер-берсен кочаклыйлар, тәбриклиләр, университетка кереп уку өчен көчләрен кызганмаска ант итәләр. Өлкән класстагыларны көндез дә, төнлә дә китаптан аерып булмый башлады. Артык тырышудан сәламәтлекләренә зарар килмәсен дип куркып, начальство хәтта аларга ул чаклы көч түкмәскә кушты. Дежур надзирательләр йокы бүлмәләрендә шәмнәрне сүндереп йөрделәр, сөйләшүне тыйдылар. Ләкин гимназистлар анда да аптырамадылар: караңгыда одеялны башларыннан ук бөркәнәләр һәм бер-берсенең ничек үзләштергәнен шыпырт кына тикшерәләр иде.

Малайларның бу үҗәтлеге укытучыларга да йокты, әлбәттә. Алар, кичләрен һәм ял көннәрен кызганмыйча, үз теләкләре белән балаларга өстәмә рәвештә белем бирергә алындылар. Корташевский исә аеруча сәләтле гимназистларга математикадан махсус лекцияләр укыды.

Саша белән Серёжа, мөгаен, быелдан ук студент булырлар, ә Коляга тагын бер елын гимназиядә уздырасы… Малайның күңелен моңаю кебек тә, көнләшү кебек тә авыр бер тойгы әрнетеп алды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Көмеш дага / Серебряная подкова» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова»

Обсуждение, отзывы о книге «Көмеш дага / Серебряная подкова» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x