Малайлар бер-берсенә карашып алдылар, тик инде Ибраһимов моңа игътибар итеп тормады, Серёжаның аркасыннан кагып:
– Үткән якшәмбедә оттырганыгызны оныттыгызмыни, Телемак? Хәзер үк сарайдан бура таякларын алып чыгыгыз. Сәламәтлек – шунда. Мин хәзер чыгып җитәм.
Малайларның үкчәләре генә ялтырады. Баскычтан атылып төштеләр һәм узыша-узыша сарайга таба йөгерделәр.
– Беләсеңме, ни өчен бура уйнарга ярата ул? – дип кычкырып сорап куйды Серёжа. – Геометрияне яхшырак аңлар өчен! Менә күрерсең әле!
Малайлар таяклар һәм чүрәкәйләр күтәреп Ибраһимов янына килгәндә, ул инде бакча ишеген ачып өлгергән иде. Кытай һәм әнис алмалары белән сыйлангач, алар арткы капка аша бушлыкка чыктылар. Анда ни эшләргә белмичә каңгырып йөргән берничә үсмер малай бар иде, боларны күреп, йөгереп килделәр. Ике командага бүленеп уйнарга булдылар.
– Ну, геометр, белемеңне практикада күрсәт әле, – диде укытучы Коляга, «конверт» итеп тезелгән чүрәкәйләргә ымлап.
Коля оялып китте: моңа кадәр аның бура уйнаганы юк иде.
– Тизрәк инде, тизрәк! – дип ашыктырды Серёжа. Ул инде җайлырак таяклар сайлап алган һәм, түземсезләнеп, баскан урынында тора алмый иде.
Коля аткан таяк «конверт» ның өстеннән генә очып узды һәм ерак барып төште. Икенчесе дә тимәде.
Ибраһимов таяк тоткан кулын тырышып-тырышып төзәде дә «конверт» ка ыргытты. Таяк «конверт» ның нәкъ уртасына төшеп, берничә чүрәкәйне бәреп чыгарды.
…Уйный торгач мавыгып китеп, Коля үз яннарына Корташевскийның килеп басуын сизми дә калды.
– Ерактан сезнең чыр-чуыгызны ишетеп килдем… Исәнмесез, дускайларым! – диде Григорий Иванович һәм кинәт Колядан: – Лобачевский, Сергей Александрович сезне сәгать ничәгә чаклы җибәрде? – дип сорады.
Коляның чырае ап-ак булды.
– Рөхсәт сорарга онытканмын, – диде ул.
Корташевский, сәерсенеп:
– Аптыраган инде сезнең белән, – диде. – Яковкин кулына кабат эләгәсегез килмидер ич? Әйдәгез, Сергей Александровичка язу язып җибәрим. Сезнең китүегез турында, ихтимал, хәбәр итеп өлгермәгәндер әле… Городкины җыймый торыгыз, мине дә кызыктырдыгыз.
Кабинетына кергәч, ул тиз генә кәгазь алып берничә сүз язды һәм Коляга сузды.
– Хәзер инде сөйләшер чак түгел, икенче килерсез, – диде һәм китаплар арасыннан берсен алып сузды. – Менә Ломоносов биографиясе… Ә менә бу дәфтәрдә – Радищевның Ломоносов турында язганнары. Укыганда сак булыгыз, начальство күзенә эләкмәгез. Хәзер йөгерегез!
Коля, укытучыга рәхмәт әйтергә дә онытып, ишеккә атылды.
…Очсыз-кырыйсыз кар диңгезе. Көчле җил исә. Күз ачып күз йомганчы кеше биеклеге көртләр өеп ташлый. Кар, себереп, юлны күмә. Суытканнан-суыта бара. Туңмас өчен, Коля йөгерә дә йөгерә, ләкин салкын аның җелекләренә кадәр үтә… Күз күреме җирдә һич бертөрле җан иясе юк.
Берзаман алда, еракта, ниндидер карамчык күзгә чалынган сыман була. Олау икән ич! Бер олау, ике, өч… Кешеләр… Коля актык көчен җыеп йөгерә һәм олауларны куып җитә. Чаналарга туң балык төягәннәр. Арткы чанадан чуртаннарның ачылган авызлары күренә, гүя алар нәрсәдер әйтергә телиләр. Чү! Коля олаулар артыннан баручы киң җилкәле үсмер белән тигезләнде түгелме! Ул үсмернең аркасында капчык, адымнары кызу. Аның йөзе Коляга таныш төсле тоела. Кайда күрде икән?..
– Кая ашыгасың болай? – дип сорый Коля.
– Мәскәүгә, укырга барам, – дип җавап кайтара теге. – Исемем Михайло, фамилиям Ломоносов минем.
– Чынлап та шулай ич әле, – ди Коля, шатланып. – Мин сине таныдым. Бүген портретыңны күргән идем. Тик анда син бик олы. Хәзер ник бәләкәй? Син нәрсә, кирегә үсәсеңме әллә? Күр, ничек җил котыра. Кире кайтмыйбызмы?
Үсмер, үзсүзлеләнеп, башын чайкый.
– Гадәтем шундый минем, – ди, – юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм. Сиңа да шулай эшләргә киңәш бирәм…
Шулвакыт кар бураны бөтерелә – атлар, чаналар, авызларын ачкан туң балыклар һәм аркасына капчык аскан үсмер каядыр китеп югалалар…
Коля тагын берүзе генә. Ул кычкырып карый, ләкин аңар берәү дә җавап кайтармый. Карны ерып бара торгач, ул биек тау янына килеп чыга. Менә башлаган иде, бик тиз хәлдән тайды. Шулчак кайдандыр югарыдан Ибраһимовның «Бирешмәгез, бирешмә!» дигән тавышы ишетелә. Соңгы көчен җыеп, ул тагын күтәрелмәкче була, ләкин аягы таеп китә дә түбәнгә оча…
Коля куркынып кычкырып җибәрде һәм күзен ачты. Одеялы идәнгә төшкән, ачык тәрәзәдән салкын җил өрә. Янәшәсендә Саша белән Алёша тыныч кына йоклап яталар. Коля тәрәзәне ябарга дип урыныннан торды. Кроватеннан идәнгә шапылдап китабы килеп төште. Ломоносов биографиясе. Әнә каян икән аның хәзер күргән төше! Ничек диде әле? «Юлга чыксам – кирегә борылмыйм. Эшкә тотынсам – бетермичә ташламыйм» дидеме? Яхшы төш. Гомереңдә онытмассың.
Читать дальше