– Ничек инде ул алай? – диде Коля, кара коелып.
Серёжа авыр көрсенеп куйды.
– Ничек килеп чыккандыр, үзем дә белмим. Укучыларның өчтән берен генә күчерделәр.
Кинәт ул кычкырып көләргә тотынды. Аңа ияреп, Коля да елмайды.
– Ә беләсеңме, кемнәрне күчерделәр? – диде ул, көлүдән туктый алмыйча. – Класста өч ел утырып, буйга укытучыдан узып киткәннәрне. Андый малайларның сыйрагыннан тотып селкесәң, бер хәреф төшми. Кул гына селтәделәр дә күчерделәр. Ә минем… буем җитмәде…
– Ә хәзер сез кайда торасыз? – дип сорады Коля, сүзне икенчегә борып.
Ләкин Серёжага җавап кайтарырга туры килмәде. Урам ягыннан бер иләк виноград күтәреп килүче Евсеич күренде. Ул ерактан ук:
– Кара инде син аларны! Бер сөйләшә башласалар, бөтен дөньяларын онытырлар дип уйлаган идем аны. Ярый әле бире килдем. Корташевский әфәнде янына барасыгызны…
Малайлар икесе берьюлы сикереп тордылар һәм Евсеичка каршы йөгерделәр.
– Син нинди алтын кеше! – диде Серёжа, Евсеичны кочаклап. – Чыннан да, без бөтенләй онытканбыз. Әйдәгез, тизрәк!.. Виноград сатып алуың да шәп булган.
Серёжа иләкнең өстенә бәйләнгән мунчала бауларны тартып өзде һәм, берничә виноградны алып авызына капкач:
– Аша… ал инде… – дип, Коляны кыстый башлады. – Нинди баллы!
Урамда халык күп иде, шуңа күрә өчесенә бер рәттән барырга туры килмәде. Малайлар, кулларына виноград тәлгәшләрен тотып, алдан йөгерделәр, Евсеич та калышмады.
Юллары кыска булды аларның, ике катлы һәм балконлы ак таш йортка җиткәч тә, Серёжа туктады.
– Мине көтеп торма, үзем кайтырмын, – диде ул Евсеичка һәм аннан Коляга карап әйтте, – менә шушы кечкенә капкадан керәбез.
Ишегалды зур түгел иде: сарай, ат абзары һәм кое.
Малайлар, бер ишеккә кереп, текә баскычтан йөгерә-йөгерә, икенче катка менделәр. Кыңгырауның бавын тарткач, асрау кыз чыгып ишек ачты һәм кабинетка кадәр озата барды.
Кыюсыз гына ишек шакыганнар иде, эчтән бик таныш көләч тавыш ишетелде:
– Керегез, кер, – диде.
Малайлар, бер-берсенә карашып, кабинетка керделәр.
Түрдә – бик дәү язу өстәле. Өстәл өстендә төпләнгән һәм төпләнмәгән, зур һәм кечкенә китапларның күплегенә Коля хәйран калды. Ләкин шунда ук өстәл артында утырган кешене күреп, Серёжаны кулыннан эләктереп алды. Башына ука белән чигелгән түбәтәй кигән, сюртугын муенына чаклы каптырган киң җилкәле кадерле укытучылары аларны ачык йөз белән каршылады.
– Нигъмәт… Николай Мисаилович?! – дип, куанычыннан кычкырып җибәрде Коля. – Мин бит әле…
– Сихер ярдәмендә Корташевский Ибраһимовка әйләнгән дип уйладыгызмы? – дип көлә-көлә, аның сүзен очлап куйды укытучы һәм алдындагы китабын ябып читкәрәк этте. – Әллә мине күрәсегез килмәгән идеме?.. Шулай дисәгез генә, юкса мин күңелсезләнә идем. – Ул, хәйләле елмаеп, малайларга каршы килде һәм Серёжаның аркасыннан сөеп сорау бирде: – Минем Телемакның [12] Телемах (Телемак) – Одиссейның улы (борынгы грек эпосыннан).
хәле ничек?
– Яхшы, Нигъмәт абый.
Ибраһимов Коляга карап алды:
– Геометрия патшалыгында нинди уңышлар бар?.. Ишетүемә караганда, катехизис чаклы катехизис та сезне геометрия дәресенә качудан туктата алмаган. – Ибраһимов көлеп җибәрде, һәм аның кара күзләрендә очкыннар чагылды.
«Минем турыда барын да каян белә икән ул?» – дип аптырады Коля.
– Качкан идем шул… – дип сөйләнде малай. – Тик менә геометрия мин уйлаганнан авыррак булып чыкты. Бүген өч сәгатькә якын Румовский дәреслеге белән утырдым. Тагын да ныграк бутала гына төштем…
Ибраһимов тәрәзә янына барып, аның ике канатын да ачып җибәрде. Бүлмәгә алма исе килеп керде. Яфраклар кыштырдаганы ишетелде.
– Сәламәтлекнең кадерен белмичә, ял көнендә дә китап укып утыруыгыз миңа ошамый, – диде укытучы, бераз сүзсез торгач. – Геометрия… геометрия ул – усал ханбикә, аның өчен зирәк башың булу гына җитми, сәламәтлегең дә бер дигән булырга тиеш. Юкса аның гаскәрләрен – теоремаларын тиз генә җиңә алмассың. Искиткеч үзсүзле, чая сугышчылар. Сезгә ничә яшь хәзер? – дип, көтмәгәндә сорап куйды ул.
– Унике… тула.
– Ала-ай икә-ән, – диде Ибраһимов, сузып кына. – Әтиегез бармы соң?
Коля кызарынып китте, аның өчен бу бик четерекле сорау иде.
– Барын бар да, безнең белән тормый.
– Юк дип исәпләргә була, – диде Ибраһимов уйчан гына, башын тәрәзәгә таба борып. – Аңа таяна алмаячаксыз, үзегезгә таянырга кала, үз көчегезгә. Тормышта көч күп сорала. Акыл да, шулай ук сәламәтлек тә бик кирәк була. – Кинәт ул, әсәрләнеп: – Бура уйный беләсезме? – дип сорап куйды.
Читать дальше